news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык фаршыннан кекс

Казанда яшәүче пешекче Марат Фәсхетдинов ял көннәрендә тәмле кекс әзерләргә тәкъдим итә.

news_top
Тавык фаршыннан кекс

Ингредиентлар: тавык ите (күкрәк өлеше), 1-2 суган, 150 грамм шампиньон гөмбәсе, берәр кишер һәм борыч, кечкенә генә ташкабак. Шулай ук тоз, кара борыч, укроп, кибет каймагы, сыек май кирәк булачак.

Суганны ваклап турарга һәм кыздырырга, гөмбәне кыздырырга. Тавык фаршына тоз, борыч, тәмләткечләр салып тугларга. Аннан соң кыздырган яшелчәләрне өстәргә. Әзер массаны алдан әзерләп куелган майлаган кекс формаларына салырга, өстен каймак белән майларга. 

180 градуслы мичтә 20-30 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар