Тавык бавырыннан хлебцы
Казанда яшәүче пешекче Марат Фәсхетдинов тавык бавырыннан хлебцы пешереп карарга тәкъдим итә.
![Тавык бавырыннан хлебцы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/4/27/f97dd5af758a88f9984b9e30cdf773fe91b1d46ab90d3e77e08caeeea1d7.jpg)
Ингредиентлар: бер кг тавык бавыры, яшел тәмләткечләр (укроп, яшел суган, петрушка, кинза). 1 чәй калагы тоз, 14 йомырка, 3-4 аш кашыгы крахмал, төелгән кара борыч.
Бавырны һәм 7 йомырканы пешерергә. Пешкән йомырканы дүрт, бавырны ике өлешкә бүлергә. Яшел тәмләткечләрне ваклап турарга. Калган 7 йомырканы тоз, борыч салып миксер ярдәмендә күпертергә һәм шуңа крахмал өстәргә. Барлык ингредиентларны бергә кушып, яхшылап болгатырга.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/de8178c289713241b0a1914f8f052823dde99f6a05c3bb492997ccadd5bb.jpg)
Майланган табага салып, духовкада пешерергә. 180 градуслы кайнар мичтә 40 минут чамасы пешә.
Аннары суытып, телемләп кисәргә. Бик тәмле.