«Тауга менгән кебек булды» - Рөстәм Нәбиев «Яңа татар җыры» сәхнәсендә чыгыш ясады
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев беренче тапкыр зур сәхнәдә җырлаган. Ул VI «Яңа татар җыры» гала-концертында җырчы, композитор Зифа Нагаева белән дуэтта чыгыш ясаган. Әлеге видеоны Ваһапов фонды социаль челтәрләргә куйды.
Чыгышыннан соң Рөстәм Нәбиев Зифа Нагаевага рәхмәтле булуы хакында әйтә. «Зифа апа, мине шулай иҗат юлына кертеп җибәргәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Минем өчен бу тауга менеп төшкән кебек булды. Алда тагын яңа җырлар туар дип өметләнеп калам. Насыйп булсын», - ди ул.
Рөстәм Нәбиев белән Зифа Нагаева «VI Яңа татар җыры» конкурсында 1 урын лауреатлары булганнар. Авторга да, башкаручыга да 200 мең сум күләмендәге акчала бүләк бирелгән.
«Тамашачылар Рөстәмгә аягүрә алкышлый! Бик көчле, мәгънәле һәм йөрәк түренә үтеп керердәй чыгыш булды бу. Рөстәмнең хәттә үзенең дә күзләрендә яшьләр күренде», - дип яза Ваһапов фонды.
«Әче үләннәрдән бал җыям» җырын Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева Рөстәм Нәбиев өчен махсус иҗат иткән иде. Җыр – Рөстәмнең тормыш сынауларына бирешмичә һәрвакыт алга баруы, максатчан булуы турында.