news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Артык тәнкыйтьләмәгез» - блогер Рөстәм Нәбиевнең тагын бер таланты ачылган

news_top

Башкортстан блогеры, паралимпияче, кулларында бик күп таулар яулаган Рөстәм Нәбиевнең тагын бер яшерен таланты ачылган. Ул әле бик матур итеп җырлый да белә икән. Рөстәмне «ТНВ» телеканалында уза торган «Музыкаль Сабантуй» тапшыруына чакырганнар. Ул анда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева белән дуэт башкарган.

«Сәхнәдә беренче тәҗрибәм. Үз туган телем - татар телендә җыр башкардым. «Әче үләннәрдән бал җыям» дип атала. Зифа апа Нагаевага махсус минем өчен язылган искиткеч матур шигыре өчен рәхмәт. Бүген әлеге җырның премьерасы булды. Артык каты тәнкыйтьләмәгез, мин әле өйрәнәм генә», - дип яза ул бу хакта.

Съемкалардан ял иткән арада, Рөстәм Нәбиев, тапшыруның алып баручылары Алмаз Мирзаянов, Илсөя Бәдретдинова, аның концерт директоры Гүзәл Карамиевалар арасында кызыклы сөйләшү дә булып алган.

«Рөстәм космоска очарга җыена, инде сөйләшүләр бара икән», – дип шаярткан Гүзәл Карамиева.

«Мин инде бернидән дә шикләнмим. Татар дөньясының горурлыгы. Күз алдына китерәсезме, Рөстәм бүген җырлады! Саф татар телендә Зифа апа белән җырлады», – дигән Илсөя Бәдретдинова.

Рөстәм исә, шаяртып, тиздән Илсөя Бәдретдинова белән гастрольләргә җыенуын да әйткән. «Безнең дуэт «полторашка» дип аталачак», – ди ул

Артистлар барысы да Рөстәм белән горурлануларын белдергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар