news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татьяна Тарасова: «Безнең илдә Камилә Вәлиеваны якларлык кеше булмау кызганыч»

news_top
Татьяна Тарасова: «Безнең илдә Камилә Вәлиеваны якларлык кеше булмау кызганыч»
Фото: © "Татар-информ"

СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры Татьяна Тарасова Швейцария судында CAS карарына шикаять белдереп, Камилә Вәлиеваны яклау процессы турында фикерләрен уртаклашкан. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләде. Аның шикаяте кире кагылды.

Хәзер Камилә Вәлиева суд чыгымнарын – 7 мең швейцария франкы (700 мең сум чамасы), ISU һәм WADA өчен 8әр мең франк компенсация түләргә тиеш.

«Ул бит аппеляцияне үз исеменнән бирде. Белмим, суд чыгымнарын аңа кем түләшер. Камилә кызганыч. Ул гаепле түгел бит. Камилә беркайчан берни эчмәде. Бу – гаделсезлек.

Әгәр илдә безне якларга кеше булмаса, бик кызганыч. Бу – бик начар. Камилә эше бөтен дөньяга билгеле инде. Кемдер моңа катнашырга тиеш. Эш белән башыннан ук профессионал кеше шөгыльләнергә тиеш иде. Бездә бу кызга ярдәм итәрлек профессионаллар юкмы әллә?» – ди Тарасова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар