news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа»да почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр: «Сезне сакларга да, сакларга»

news_top
«Татмедиа»да почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр: «Сезне сакларга да, сакларга»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген «Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан почтасы» һәм «Шәһри Казан» газетасы иң югары күрсәткечләргә ия булган хезмәткәрләрне билгеләп узды. Үткән елгы язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечкә ия булучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Сез булмасагыз, газеталар халыкка барып җитмәс иде»

Татарстан Республикасы «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләү чыгышында укучыларга бас­маларны таратучы, журналистлар хезмәтен җиткерүче почта хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.

«Бик матур традиция, аны «Шәһри Казан» газетасының элеккеге мөхәррире Радик Сабиров башлап җибәргән иде, ул хәзер дә дәвам итә. Сезне сакларга да, сакларга инде – тырышып эшлисез, сез булмасагыз, газеталар халыкка барып җитмәс иде. Яздыру бер хәл, аны бит кешегә җиткерергә дә кирәк. Бик зур хезмәт куясыз, сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Укучылар белән араларны өзмик, эшебез алга таба да шулай дәвам итсен!», – диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев аларга күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Татмедиа» агентлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Айдар Сәлимгәрәев: «Сез булмасагыз, газеталар халыкка барып җитмәс иде»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу – зур хезмәт, бүлмәдә утырып кына эшләү түгел»

Быел «Шәһри Казан» га язылуның иң зур үсешен тәэмин иткән 30 почтальон 3 меңәр сум акчалата премия алды. Иң югары күрсәткечләргә ия булган тагын өч кеше 10 000 сумлык премияләр белән билгеләп үтелде. Бәйрәмдә шулай ук иң яхшы почта бүлекчәләре аталды. Лидер районнар арасында: Саба (бүләкләнүчеләрнең яртысыннан артыгы), Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районнары.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бүген почтага карата тәнкыйть күп булуын искәртеп узды. Аның сүзләренчә, әлеге өлкәдә проблемалар бар.

Без нинди генә сыйфатлы, кызыклы газета-журналлар эшләсәк тә, аларны безнең укучыларыбызга җиткерүчеләр булмаса, бөтен булган эшебездән бер файда да юк. Әгәр дә без укучыга барып җитмәсәк, эшебезнең нәтиҗәсе булмый. Без бер гәүдәнең ике кулы – уң һәм сул куллары кебек. Бер-беребезнең эшчәнлегенә зур файда китерүчеләр. Без булмасак, сезгә дә күңелсез булыр иде, кешегә макарон, консерва ташып кына булмый, газета-журналлар күтәреп килсәң, тагын да зуррак сөенеч юктыр. Аеруча олы яшьтәге абый-апалар үзләренең тормышын матбугаттан башка күрә алмый, бу – аларның җаны өчен ял, җиңеллек.

Без зур эш белән шөгыльләнәбез, әлбәттә, бүген почтага карата тәнкыйть күп, ләкин аны эшләп карамаганнар әйтә. Үз куллары, аяклары белән газета таратмаган кеше генә әйтергә мөмкин. Бу – зур хезмәт, бүлмәдә утырып кына эшләү түгел. Кыш та, яз да, эсседә дә, салкында да, яңгыр астында да кеше янына чыгып китәргә кирәк, халык көтә. Зур хезмәтегез өчен рәхмәт!

Бездән башка мондый бәйрәмнәрне үткәрүчеләр юк инде, үз вакытында Радик Сабиров башлап җибәргән иде, ел саен без моны дәвам итәбез, ә сезгә алга таба да матур гына эшләргә язсын», – диде ул.

Шамил Садыйков: «Газета-журналларны укучыларыбызга җиткерүчеләр булмаса, эшебездән файда юк»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Һәрбер укучыбызны исемләп беләсез»

«Шәһри Казан» газетасы атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Басманың баш мөхәррире Илсөя Садыйкова сүзләренчә, һәр елны газетага 10 меңләп кеше языла. «Почта белән редакция арасында эш җайлы барса, кәгазь газета үлмәячәк. Һәм мин моңа ышанам», – дип белдерде ул.

Безнең кадерлеләребез, без сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез! Почта хезмәткәрләре белән күп эшләгән кеше мин, барысын да беләм. Кар яуса да, этләр йөрсә дә, авыр булса да, барырга кирәк. Без һәрбер газетаны укучыларыбызның йөрәгенә ятсын дип эшлибез, ә сез безнең һәрбер укучыбызны исемләп беләсез. Сез булышмасагыз, без берничек тә эшли алмыйбыз. Һәрбер җыелышта кәгазь бетмәсен иде дигән теләк яңгырый», – диде баш мөхәррир.

Илсөя Садыйкова: «Сез булышмасагыз, без эшли алмыйбыз»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар