Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа» коллегиясе: матбугатта «Үзгәреш җиле», почта проблемасы һәм яңа бурычлар

Коллегия яхшы оештырылган, мәсьәләләр дөрес куелган. Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышына шундый бәя бирде.

news_top_970_100
«Татмедиа» коллегиясе: матбугатта «Үзгәреш җиле», почта проблемасы һәм яңа бурычлар
Рамил Гали

Татарстанда татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә чыгучы 500 ләп басма исәпләнә.

Район газеталарының тугры укучылары бар

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, хәтта зур шәһәрләрдә дә реклама базарының кимүе шартларында «Татмедиа» муниципаль басмалары иҗтимагый-сәяси көн тәртибен яктыртучы бердәнбер массакүләм мәгълүмат чаралары булып кала. «Шуңа күрә аларны яраталар һәм аларның үзләренең тугры укучылары бар. Һичшиксез, алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ», — диде ул.

Сәлимгәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка техник җиһазландыру һәм узган елда хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру буенча күрелгән нәтиҗәле чаралар өчен рәхмәт белдерде.

Безнең бурыч — эшкә яңа ысуллар кертү. Без яңа стандартларны укыту һәм гамәлгә кертү өчен мөмкин булган барлык мәйданчыкларны файдаланачакбыз, бу редакцияләр эштә заманча алымнардан калышмасын өчен кирәк, — дип искәртте ул.

Почта хикмәтләре

Утырышта күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе почта хезмәте белән бәйле. Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, басма матбугатка ихтыяҗ бар, тик укучыга китерү проблемасы кискен тора.

Матбугатны вакытында китерү генә түгел, почтальоннар булмау проблемасы да бар. Матбугат китерүгә бәйле ташламаларны бетерү укучыларны мәхрүм итте. Почтальоннар, бигрәк тә, шәһәрләрдә абунәчеләр белән аралашуны туктатты. Ә «Россия почтасы»нда көне буе чират торып язылу өчен шул басмага бик тугры булу кирәк. Бу гомумроссия проблемасы, ул Татарстан бүлегенә генә кагылмый. «Россия почтасы»ның Татарстан бүлеге белән агентлык уртак тел табарга тырыша, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Почтаның бүгенге эше «канәгатьләнмәслек» дип тә бәяләрлек түгел

Форсаттан файдаланып, почтадан «үчен» бүген «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та алды.

Хәзерге шартларда син нинди генә яхшы мәкаләләр язып, искиткеч басма булдырсаң да, заманындагы йөзәр мең тиражлы басмалар дәрәҗәсенә җитә алмыйсың. Чөнки синең продукцияң халыкка барып җитми. Редакциябез хезмәткәрләре көн саен берничә югалган «Безнең гәҗит»не таптырып, абунәчеләргә илтеп җиткерү мәсьәләсе белән шөгыльләнә.

Почтада газета килмәде, редакция гаепле, диләр укучыларыбызга. Укучылар зарланып, башка язылмыйм, дип янап безгә шалтырата. Әле шалтыратмаганнары никадәр?! Газеталарны җыеп, берәр атна соңарып китерәләр. Почтаның бүгенге эше «канәгатьләнмәслек» дип тә бәяләрлек түгел. Югалган газеталарны эзләп шалтырата торгач, без нишлик, шушы хезмәт хакына эшләп йөргәнгә рәхмәт әйтегез, дип тә җавап биргән очраклар бар.

Әйе, авыл почтальоны, бүген оптимизацияли торгач, 0,2 ставкага калды, 5 — 6 мең сумга эшли. Мин туган авылымда еш булам. Авылым почтальоны Зөлфиянең хезмәт хакы 5200 сум. 0,5 ставкага эшли. Күрше авылдан почта ташый. Пенсия өләшә, түләүләр җыя. Әле кибеттәгегә караганда 20–30 процентка кыйммәтрәк бәягә товар сата. Үтәргә планы куелган.

Почта башлыклары шул кадәр чиккә барып җитте ки, узган ел Арча почтамты җитәкчесе киңәшмәдә авыл почтальоннарына шундый белдерү ясаган: «Сезнең миңа матбугатка яздыруыгыз кирәкми, товар сатыгыз. Кешене үгетләргә кирәкми, ул газеталарга үзе килеп язылсын». Бу булган хәл. Моны расларга кешеләр бар. Мин бу хәл буенча «журналист запросы» ясадым. Җавап алдым, тик аннан берни аңламадым, «отписка».

Элек Татарстан почтасы мөстәкыйль булганда, табышка эшлиләр иде. Мондый проблемалар юк иде. Мәскәүгә күчкәч, хәтта район газеталарының да абунәче акчасы Мәскәү аша килә башлагач, хәлләр менә шундый юнәлеш алды.

Почтаны да, шул ук киоскларны да рәхәт йокыларыннан айнытырга, сез шулай гаделсез ысул белән безне юкка чыгару һәм талау юлына баскансыз икән, без менә болай, сездән башка да эшли алабыз, дип, аңларлык итеп эшне оештырырга кирәк.

Почтаны да, шул ук киоскларны да рәхәт йокыларыннан айнытырга, сез шулай гаделсез ысул белән безне юкка чыгару һәм талау юлына баскансыз икән, без менә болай, сездән башка да эшли алабыз, дип, аңларлык итеп эшне оештырырга кирәк. Алар үз бәяләрен туктаусыз күтәрә, тик сервисны яхшырту өчен берни эшләмиләр, — дип ялкынлы чыгышын тәкъдим итте Илфат Фәйзрахманов.

Утырышта катнашучылар көчле алкышлар белән аның фикерләрен хуплады.

Сүз уңаеннан, утырыш азагында Әсгать Сәфәров Илфат Фәйзрахманов чыгышына уңай бәясен бирде.

Ишеттек, уйлашып бетерербез, почтальоннар, дотацияләр буенча да, — диде.

Матбугат сатучы павильоннарга дәүләт ярдәме

Татарстанда газета-журналлар сату нокталарын арттыру кирәк. Айдар Сәлимгәрәев шул хакта әйтте. Республикада матбугат сатучы 233 сәүдә объекты исәпләнә. 2018 ел белән чагыштырганда, аларның саны 20 процентка кимегән.

Елдан-ел вакытлы матбугат сатучы нокталар кими. Бу мәсьәләдә республика, Казан яхшы позициядә түгел. Аерым павильоннарга ярдәм буенча дәүләт программасы кирәк. Кече һәм урта бизнес бу проблеманы хәл итүгә алынырга әзер, ләкин ярдәмсез булмый. Электр энергиясенә тарифларны киметү, җиргә аренда бәясен киметү кирәк, — диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә «Пресса» павильоннары киңәя баруын билгеләп узды. Алай гына да түгел, анда гәҗит укый-укый чәй эчәрлек тә шартлар тудырылганы турында сөйләде.

«Интертат» — беренче

«Татар Интернеты» сегментында, Лайф-Интернет мәгълүматлары буенча, узган елның декабрендә татар телле веб-ресурслар арасында «Интертат» сайты алдынгы урынга чыккан.

«Интертат» аудиториясе аена 305 мең кеше тәшкил иткән. Айдар Сәлимгәрәев, шулай ук, лидерлар бишлегенә «Шәһри Казан», «Сөембикә», «Татар-информ.татар», «Матбугат.ру» кергәнен билгеләп узды.

Аудитория өчен көрәштә технологик яңалыкларга һәм аудитория ихтыяҗларына җавап бирә белүчеләр җиңә. Лайф-Интернет мәгълүматлары буенча, лидерлар өчлегенә «Бизнес-онлайн», «Казан-ферст», «Татар-информ» керә, — диде.

Соцчелтәрләр белән эш

Социаль челтәрләр ярдәмендә аудитория белән элемтәләр булдыру — «Татмедиа» өчен өстенлекле бурычларның берсе санала.

Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, балалар-үсмерләр өчен басмалар арасында социаль челтәрләрдә «Идел» журналы лидер. Аның 41 меңнән артык язылучысы бар. Журналлар арасында «Сөембикә» алда бара — 34 мең язылучы. Республика газеталары арасында беренче урында «Акчарлак» газетасы, аның 113 меңнән артык язылучысы бар. Район басмалары арасында «Челнинские известия» газетасы 52 меңнән артык язылучы җыйган.

Айдар Сәлимгәрәев телеканаллар да социаль челтәрләрдә эшчәнлеген киңәйтүен билгеләп узды. «ТМТВ» телеканалы соцчелтәрләрдә аудитория саны буенча лидер санала, җәмгысе 258 меңнән артык язылучысы бар.

Төбәк радиостанцияләренә мобиль кушымта булдыру киңәш ителде

Утырышта барлык җирле радиостанцияләр актив рәвештә социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгәне әйтелде. Тик камилләшерлек җирлек әле бар.

— Бүген шәһәр һәм район радиостанцияләрен Интернет челтәрендә тыңлау мөмкинлеге бар, ләкин барысының да мобиль кушымталары юк. Медиаскоп тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы өч елда мобиль кушымталардан файдаланучылар саны 22 процентка арткан. Шул ук вакытта компьютер аша куллану 3 процентка кимегән. Төбәк радиостанцияләренә мобиль кушымталар эшләүгә игътибар юнәлтү кирәк», — дигән бурыч куйды Айдар Сәлимгәрәев.

Республика шәһәр-районнарында яңалыклар «Татмедиа» җәмгыятенең 11 радиостанциясендә чыга. Холдинг радиостанцияләренең потенциаль аудиториясе 2,5 миллион тыңлаучыдан тора. Атналык тапшыруларның 97 проценты татар телендә.

Республиканың «Китап» радиосы өчен яңа FM ешлыгын җиңүе мөһим вакыйга булды. Быел ул онлайн эшли башлаячак. Кушымтаны iOS һәм Google Play да күчереп алырга мөмкин. Былтыр радиостанциягә 98.6 МГц ешлыгында эшләү мөмкинлеге бирелде.

«Без бергә» газетасы киләчәге

«Без бергә» газетасының таралу өлкәләрен киңәйтү һәм тиражын арттыру мөмкинлеге күз уңыда тотыла. Айдар Сәлимгәрәев басманың Россиянең 15 өлкәсендә 20 татар газетасына кушымта булып 79 мең тираж белән «Без бергә» газетасы чыгуын искәртте.

«Без бергә» проекты татар халкын берләштерү, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм туган телгә өйрәтү ягыннан бик әһәмиятле вазифа башкара. «Без бергә» газетасы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, шулай ук, Бөтенроссия халык санын алу кысаларында, ватандашлар өчен үткәрелә торган чаралар турында даими рәвештә таныштырып барырга тиеш», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул республикадан читтә яшәүче татарлар өчен регионнарда чыга торган милли басмалар әһәмиятле чара булуын билгеләп узды. «Россия өлкәләрендә 122 мең данә гомуми тираж белән 30 газета басыла. Барлык редакцияләр белән дә актив хезмәттәшлек алып барыла», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Үзгәреш җиле

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковның чыгышы «перезагрузка» рухында булды.

 Эш формасы һәм бурычларын яңадан төптән уйларга кирәк. Без АҖ баш офисыннан башларга уйладык, структура һәм персонал аудитын уздырдык, 30 лап вазифаны кыскарттык, штат расписаниесен яңарттык, яңа идарә моделен керттек, урынбасарлар санын ике тапкыр кыскарттык. Мондый эш филиалларны да көтә. Административ-идарә персоналында бушаган резервлар SMM-белгечләр һәм сайт редакторларының яңа вакансияләрен булдыруга кулланылачак, — диде.

Аның фикеренчә, бүген массакүләм мәгълүмат чаралары Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу нәтиҗәсендә генә исән кала ала. Ул комфорт зонасыннан чыгу кирәклеген билгеләде.

 Кешеләр Инстаграмда видео карый, ул телевидениега гына түгел, YouTubека да конкурент. Без «сторис буыны» чорында яшибез, ә алда «Тик-Ток» буыны куркынычы тора. Болар барысы да Татарстанның традицион ММЧлары өчен төп куркыныч факторлар. Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте. Контентны Интернетка кертү — бу инде ММЧның киләчәге түгел, бүгенгесе. Барлык традицион ММЧларның аналоглы һәм басма версиядән, сайттан, соцчелтәрләрдән торган үз экосистемасы булырга тиеш», — диде Шамил Садыйков.

Җанлы укучыны табу кирәк

Агентлык директоры басма матбугат таратуның яңа юлларын кертү мөһимлегенә тукталды. 2020 елда «Татмедиа» басма матбугат сату нокталарын тулысынча колачларга планлаштыра.

 Журналлар белән актив эш башланды. Барлык журнал редакциясе коллективлары белән очрашулар узды. Безнең өчен төп ориентир — реаль, җанлы укучы табу, иң мөһиме — без конкурентлы булырга тиеш. Киоск һәм кибет киштәләрендә матур, зәвыклы тышлыклар, кешеләргә кызыклы контент булу зарур. Китапханәләр һәм административ ресурслар безнең юл түгел. Бу юлның нәтиҗәсе юк. Без җанлы укучыны эзләргә тиеш, мәсәлән, «Сәхнә» журналы тышлыгын үзгәрттек. Иске һәм яңа тышлыгын чагыштырып карагыз. Мондый аерма журнал эчендә дә булыр дип өметләнәбез, — диде.

Шамил Садыйков авыл җирлекләрендә сәүдә челтәрен үстерүгә игътибар биреләчәген әйтте.

— Без «Минзәлә» редакциясенең уңышлы эш тәҗрибәсе ярдәмендә матбугат таратуны оештырачакбыз. Анда ераграк урнашкан авылларга матбугатны редакция машинасы илтә, авыл кибетләрендә газеталар куелган киштәләр бар, авыл халкы матбугат сатып алу мөмкинлеген алды, — диде.

ММЧ — биш челтәр линиясенә

Татмедиа» АҖ массакүләм мәгълүмат чараларын биш челтәр линиясен берләштерәчәк. Шамил Садыйков шул хакта әйтте.

Беренче линейкага йөздән артык сайттан торган tatmedia.ru бердәм яңалык агрегаторы керәчәк. Икенче линейкага «Татарстан-24» телечелтәре кертелә. Өченче линейка «Атна вакыйгалары» һәм «События недели» газеталары комплексын тоташтырачак һәм район газеталарын берләштерүче ресурс булачак. Тагын бер комплекска «Күңел» радиосы һәм «Китап» онлайн-радиосы керәчәк. Шулай ук социаль челтәрләрдә «Татмедиа» профиленең аерым линиясе булдырылачак.

Алга таба tatmedia.ru яңалыклар агрегаторы татар телендәге яңалыкларны да үз эченә алачак, дип уртаклашты Садыйков.

«Тиздән сайтта республиканың барлык яңалыкларының татар телендәге тасмасы да урнаштырылачак», — дип сөйләде спикер.

Яңа бурычлар

ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2020 елда массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә һәм каләм ияләренә яңа бурычлар билгеләде. Агентлыкка мәгълүмати сәясәт өчен җаваплылык йөкләнгәнен билгеләп узды. «ММЧ өчен иң киң спектр — социаль икътисади, иҗтимагый-сәяси үсеш, этноконфессиональ тынычлыкны саклау», — диде һәм әлеге бурычларны санап чыкты.

1. ММЧ халык белән нәтиҗәле кире элемтә булдыру, халыкның төрле өлкәләрдәге мәнфәгатьләрен тәкъдим итү бурычын истә тотарга тиеш.

2. ММЧ республикада яшәүче халыкларның туган телләре һәм мәдәниятләрен саклап калуда роле зур. «Бу безнең өстенлек», — диде Сәфәров.

3. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү, «Үтемле Интернет» программалары турында яктырту; РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында фикер алышуда гражданнар мәнфәгатьләре, теләкләрен күрсәтүдә актив эшләү.

4. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында тарихи гаделлекне якларга кирәк. «Без тарихны күчереп язарга теләүчеләрне һаман күбрәк күрәбез. Безнең бурыч — халкыбызның бөек каһарманлыгы турында хәтерне саклау», — диде ул.

5. Журналистларга илкүләм проектларны активрак яктырту кирәк.

— Республика аларны гамәлгә ашыру буенча актив эшли. Ләкин без бу хакта аз сөйлибез, Рөстәм Нургалиевичның тәнкыйть зонасында, — диде Аппарат җитәкчесе.

Әсгать Сәфәров сүзләренчә, проектларны гамәлгә ашыру күрсәткечләреннән шактый эш башкарылганы күренсә дә, «массакүләм мәгълүмат чаралары бу теманы тирән ачмый». «Кешеләр илкүләм проекттан нинди практик файда күрә ала дигән сорауга җавап юк», — диде ул. Матбугат роле монда зур булуын билгеләп үтте.

6. Журналистлар бер шәһәрдә үз аудиториясе белән яши. Проблемаларыннан хәбәрдар булгач, чыннан да ихтыяҗлы материаллар эшли ала. Бүген җәмгыятьтә позитив журналистикага ихтыяҗ зур.

7. Һәр журналистның персональ роле арта бара. «Татмедиа» Республика агентлыгына журналистның персональ үсешенә шартлар тудыру буенча аерым игътибар кирәк.

8. Республикада читтә яшәүче татарларга ярдәм итү безнең бурычыбыз. Бу нисбәттән Татар китап нәшриятына зур роль бирелә. Әсгать Сәфәров нәшриятның электрон мәйданчыкларда сату системасын киңәйтү өстендә эшне киңәйтергә кушты. Республикадан читтә эшләүче газета-журнал редакцияләренә ничек ярдәм итәчәгебезне уйлагыз, юл картасы булырга тиеш.

9. Буыннар элемтәсе өзелергә тиеш түгел. Республика халыклары телләрендә чыгучы ММЧларны саклап кына калу түгел, үстерергә кирәк.

10. Балалар белән эш мөһим. Танылган авторларның балалар өчен әсәрләрен, повесть, романнарын бастыру кирәклеген әйтте.

11. ММЧ ның төрле мәйданчыкларда булуы мөһим. Әсгать Сәфәров ММЧ җитәкчеләренә мәгълүматны максатчан аудиториягә юлларга өйрәнү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Подкастлар, Ютуб, Яндекс серивсларын да күз уңында тотарга киңәш итте. Медиа өлкәсе тулысынча мобиль форматка күчәчәк. Сез калыша алмыйсыз. Реорганизация, шул исәптән район газеталарын да үзгәртү кирәк.

Әсгать Сәфәров Татарстан өчен мөһим чараларны актив яктырткан өчен рәхмәтен җиткерде.

Әсгать Сәфәров Татарстан өчен мөһим чараларны актив яктырткан өчен рәхмәтен җиткерде.

«2019 ел вакыйгаларга бай булды. 2020 ел тагын да зуррак максатлар куя. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Бөтенроссия халык санын алу, ТАССР 100 еллыгы, ТР Президентын сайлау вакыйгаларында сыйфатлы мәгълүмат белән тәэмин итү турында бара», — диде.

Илфат Фәйзрахманов «Татар-информ»га да коллегия турында фикере белән уртаклашты.

Шулкадәр ошады. Минем коллегияләрдә катнашканым бар. Чакыргалыйлар иде әллә нигә бер, кайсы елны чакыралар, кайсы елны оныталар иде. Утыра идек тә арткы рәттә йокымсырап, кайтып китә идек. Бу коллегия шулкадәр эшлекле, нәтиҗәле булды. Үзем чыгыш ясаганга гына түгел. Миңа шушындый рухта чыгыш ясарга рөхсәт иткәнгә шатмын, чөнки бу чыннан да минем «крик души».

Ул бит мине генә борчырга тиеш түгел. Моңарчы күп проблемаларны «Татмедиа»да белмәгәннәрен дә аңладым. Ул бит проблема — синең язган газетаң, синең эшең, хезмәтең каядыр югалса.

Без бит бүген җаваплы чорда яшибез. Халыкка дөрес мәгълүматны җиткерергә кирәк. Инстаграмда ниндидер блогерларның сафсаталарыннан белергә тиеш түгел мәгълүматны халык. Җитди законнар нигезендә эшләүче, үз сүзенә җавап бирә алучы мәгълүмат чыганакларыннан алырга тиеш. Шул юнәлештә эшлибез, күз тимәсен дип әйтәм. Иң борчыганы — альтернатив тарату. Ул сүздә генә калмас, чыннан да эшләсәк иде, халыкка җиткерсәк иде, почтага, киоскларга чыннан да конкуренция булдырып, бу базарны дөресләсәк иде, - дигән теләген җиткерде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100