Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа» коллегиясе: Басма матбугат киләчәге, милли матбугат үсеше, эш хакы һ.б.

«Татмедиа» агентлыгы 2020 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Басма матбугатка, телевидение, радио, социаль челтәрләр эшенә кыскача күзәтү ясалды. Коллегия утырышы коры чыгышлар рәвешендә генә булмасын өчен, аудиторияне җанландырып җибәрергә сораштырулар да үткәрелде.

news_top_970_100
«Татмедиа» коллегиясе: Басма матбугат киләчәге, милли матбугат үсеше, эш хакы һ.б.
Рамил Гали

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев утырышны узган елда колакны ярып кергән иң актуаль тема — коронавирус пандемиясеннән башлады.

Пандемиядә ничек эшләдек?

Ул узган елда медиакиңлек үзгәргәнен, редакцияләр эше читтән торып оештырылганын искәртте.

— 2020 ел дәвамында республика журналистлары пандемия белән бәйле темаларны яктыртуда алдынгы сафта булды, «кызыл зона»дан репортажлар ясады, — дип рәхмәтен җиткерде.

Пандемия аркасында, медиа реклама керемнәренең 50 процентын югалтканын әйтте.

— Бар кеше дә җиңел генә чыга алмады, кайберәүләр базардан китте. Кечкенә форматлы басмалар пәйда булды. Шул ук вакытта медиа тармагы пандемиягә бәйле рәвештә тотрыклыкны саклап калу өчен ярдәм дә алды, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате буенча медиа тармагы чикләүләр аркасында зыян күргән тармак булып танылганын искәртте.

— Республика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелде. Кабул ителгән чаралар ярдәмендә социаль әһәмияткә ия басмаларга язылу, былтыргыга караганда, 23 процентка артты, — диде.

Шулай да, гомуми тиражлар узган елга караганда кимегән. Айдар Сәлимгәрәев басма матбугатның алдагы үсеш юнәлешен саклау максаты белән яшәргә тиеш.

Медиалогия мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2020 елда Татарстан укучыларын массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк хакимият эше кызыксындырган. Икенче һәм өченче урыннарда социаль өлкә һәм сәламәтлек саклау тармагы.

Традицион басмаларның рәсми аккаунтлары аудиториясе актив арткан. Бу халыкның ышанычлы мәгълүматка ихтыяҗы турында сөйли. «Татмедиа”га бүген 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайт керә. 2020 елда медиахолдинг тиражларны 20 процентка арттырган.

Соцчелтәрләр

Агентлык җитәкчесе бүген соцчелтәрләр һәм мессенджерлар язылучыларын арттыра барганын билгеләп узды. Былтыргы коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә, мәгълүмат алу-бирүдә яңа алымнарга бигрәк тә соцчелтәрләр әзер булды, дип саный ул.

— Җитешсезлекләре булса да, алар аудиториянең яңалык алуда яңа күнекмәләренә яхшырак яраклашкан булып чыкты. Иң популяр аккаунтларда профессиональ редакция билгеләре барлыкка килде. Техник яктан да, профессиональ состав белән дә тәэмин ителгән. Реклама керемнәре интернет мохиткә күчүе дә моңа йогынты ясый, — диде.

Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, Ютуб һәм Вконтакте иң популяр интернет ресурслар булып кала. Инстаграм — аудиториясен иң зур тизлектә үстерүче. Мессенджерлар арасында — Телеграм.

Милли матбугат үсеше — мөһим бурыч

— Республикада һәм төрле төбәкләрдә чыгып килгән чуваш, удмурт, татар газеталарын саклау. Бу сегментны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саныйм. Төбәкләрдә чыга торган милли басмалар бөтен Россия татарларына тарихи Ватаннары белән элемтәне тоярга ярдәм итә. Без Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елдагы планнарны гамәлгә ашыруда актив катнашачакбыз, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Россия төбәкләрендә гомуми 122 мең тираж белән 30 татар газетасы чыгуын искәртте ул.

Агентлык җитәкчесе татар телендәге телепрограммаларга кызыксыну артуын билгеләп узды. Телевидениегә кагылышлы авырлыклардан медиахолдинг җитәкчесе сигнал җиткерүгә чыгымнар артуын, лицензия таләпләре катгыйлануын, кабель челтәрләре операторларының сигнал сыйфатына запросларын атады. Бигрәк тә җирле телевидениеләргә, керемнәр кимүен исәпкә алганда, кыенга туры килә.

Айдар Сәлимгәрәев телепрограммаларны Интернет челтәренә һәм социаль челтәрләргә үткәрү эшен дә телгә алды.

Сүз уңаеннан, телевидениегә кагылышлы сораштыруда күпчелек «төбәк телеканаллары ихтыяҗ булган контект җитештерү студияләре булачак» дип җавап бирде.

«Журналистлар тармактан „пачкалап“ китә»

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларның хезмәт хакы түбән булу проблемасын күтәрде. «Талантлы журналистлар ел саен „пачкалап“ китә», — диде.

— Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк. Анда уртача 80-100 мең сум түлиләр, — диде Илшат Әминов.

Ул ММЧ хезмәткәрләре хәзер уртача, ә районнарда түбән акча түләнә торган категориягә керүен билгеләп узды.

— Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» журналист һөнәре абруен күтәрер өчен бөтен көчен куячак. Без инде гонорарлар турында күптән әйтәбез, — диде Әминов.

Айдар Сәлимгәрәев чыгышында радиостанцияләргә дә тукталды. Аның сүзләренчә, нинди генә үзгәрешләр булмасын, радиостанцияләр үзләрен тотрыклырак хис итә. Ул 2020 елда «Татарстан авазы», «Тәртип», «Китап» кебек татар телле проектлар өчен старт булуын искәртте. 

«90нчы елларны узган кешеләр — аерым бер буын»

Айдар Сәлимгәрәев олы яшьтәге журналистларның куркулары белән эшләү бурычы торганын әйтте.

— Безнең бурыч — аларга үзләренең мәгънәви фикер йөртүчеләр булуын аңларга ярдәм итү. Алар да булдырачак, яңача эшләү ул кыен түгел. Цифрлы компетенцияләр аларга шәхес үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. 90нчы елларны узган кшеләр — аерым бер буын, — диде.

Ул шулай ук быел зур медиамәктәп ачу планы булганын әйтте. Айдар Сәлимгәрәев фикеренчә, безгә бүгенге процесслар турында сөйләшү җитми. «Кызганыч, журналистика гаеплеләрне эзләүгә таба тәгәри. Безгә гавәми дискурс җитми, ә процесслар бик тиз бара, — дип белдерде.

Әсгать Сәфәров: «Вакытлы матбугат җитештерүне сакларга кирәк»

Айдар Сәлимгәрәев газета-журналларны вакытында китермәү, хат ташучылар булмау проблемасының укуга киртә булуын әйтте. Кама Тамагы, Минзәлә, Тәтеш, Баулы, Аксубай, Актаныш газеталары редакцияләреннән шундый хатлар килгән.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстанда вакытлы матбугат җитештерүне сакларга кирәклеген әйтте.

— Район газеталары, журналлары, телеканаллары халык арасында бүгенгәчә популяр санала. Редакцияләрне төрле платформалар нигезендә үстерү турында уйларга кирәк. Традицион матбугат чараларын цифрлы медиага берләштерү укучы өчен мөмкин кадәр кыенлык тудырмаска тиеш, — диде ул. Аналитик материаллар һәм җиңелчә мәгълүмат бирүче язмалар балансын сакларга кушты.

«Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов фикеренчә, Интернет үсүенә карамастан, традицион ММЧ Интернет киңлегендә үз урынын табачак.

Традицион ММЧның киләчәге турында сораштыру булды. «46 процент кеше дәүләт матбугат чаралары яңа медиа белән көндәшлектә җиңеләчәк дип тавыш биргән. Җиңелерме, юкмы — бу әле зур сорау», — диде Сәфәров. Мисалга киноиндустрияне китерде ул, театрны алмаштырыр дип уйланган булса да, алай булмады.

«Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова басма продукция чыгаруны социаль әһәмияткә ия бизнес итеп тануны сорады.

— Без быел басма продукцияне ваклап сату проблемасына аеруча игътибар сорыйбыз. Татарстанда басма продукция таратуның заманча челтәрләре булырга тиеш, — диде Венера Якупова.

Ул бу бизнесны Воронежда, Липецкидагы кебек үк социаль әһәмияткә ия бизнес итеп тануны сорады. «Анда хакимият үзләренең матбугат чыгаручыларын ишеткән, тармак үсеше өчен чаралар күргән», — диде Венера Якупова. Ул Татарстан хакимиятеннән дә шундый ярдәм сорады. «Бу бизнес безнең республикада чәчәк атсын иде. Басма матбугат кулланучылар да артыр иде», — дип әйтте ул.

— Аудиториянең бер өлеше интернетка күчсә дә, күпчелекнең кәгазь матбугатка ихтыяҗы зур. Халык кәгазь вариантта мәгълүмат алырга тели, бу уңайлы, гадәтләнгән уку. Галимнәр дә кәгазьдән уку баш мие күзәнәкләрен чыныктыра, интеллектны үстерә дигән нәтиҗәгә килде — дип белдерде Венера Якупова.

Ул  23 декабрьдә Татарстан Республикасының басма матбугат бастыручылар һәм таратучылар ассоциациясе булдырылганын әйтте. Ул үзе шушы ассоциациянең президенты итеп сайланган.

— Ассоциация вәкилләре шундый нәтиҗәгә килде: уку кризисы китап кыйммәтләнү белән генә бәйле түгел, күпчелек халык өчен үтемлеге кимүдә. Безнең күз алдында басма продукция тарату каналлары җимерелә. Мәсәлән, матбугат киосклары юкка чыга. Казанда да киосклар сирәк, — дип белдерде ул.

Венера Якупова фикеренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында җәмгыятьтә укуга мода формалаштыра башларга кирәк.

— Безгә дәүләт дәрәҗәсендә биш елга Татарстан Республикасында басма продукция таратуга ярдәм системасы программасын кабул итәргә кирәк. Бу безгә Россиядә лидер булырга ярдәм итәчәк. Шәһәр халкына матбугатны үзе торган җирдә үк алырга мөмкинлек бирәчәк, — диде ул.

«Интернет ресурслар һәм басма матбугат — бер-берсенә көндәш түгел»

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Интернет ресурслар һәм басма матбугат бер-берсенә конкурент түгел, дип саный.

— Кемнәрдер Интернет басма матбугатны юкка чыгара ди, ләкин Интернет ресурсларын басма матбугатта бик яхшы кулланырга була. Алар бергә барса, киләчәге бар. Шактый яхшы эшләүче порталлар бар, — диде Ренат Вәлиуллин.

Ул чит илләрдәге һәм төбәкләрдәге татар сайтлары, татар матбугат басмалары җитәкчеләре һәм татар блогерларының онлайн форматта эшләүче берлеген төзү турында фикерләшкәннәрен әйтте.

«Питер.татар» порталы базасында андый берлек булдырылган. Редакторлар белән элемтәдә торабыз. Үзебезнең хештэгларны булдыру турында уйлыйбыз, — дип сөйләде Ренат Вәлиуллин.

 Туган телләр елында Әсгать Сәфәровтан киңәш-күрсәтмәләр

Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чараларына төрле милләт аудиторияләре белән эшләү буенча яңа мәйданчыкларга чыгарга кушты.  

Ул Татарстанда яшәүче чуваш, мордва, удмурт, мари аудиторияләре белән эшләү буенча яңа эш алымнарын табарга киңәш итте. «Эшләми торган» форматлардан китәргә кирәклеген әйтте.

— Глобализация шартларында республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә кирәк. Дөнья үзгәрә, сездән дә үзгәрешләр сорала, туган телләрдә сыйфатлы контент булдыра беләсез. Татарстан территориясендә яшәүче халыклар гел бердәм, ә безнең көч шушы бердәмлектә булды, — дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Ул Россиядә Фән елы булуын искәртеп, бу темага да өстенлек бирергә кушты. 8 февраль көнне Фән көнендә чара узачагын, республикада Фән елын үткәрү комитеты төзеләчәген әйтте.

Президент Аппараты җитәкчесе Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте.

— Яңа алымнар кулланырга,  туган телдә актуаль темаларга подкастлар яздырырга, Тик-токка үз контентыгыз белән чыгарга кирәк, — дип белдерде ул.

— Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров журналистларга.

Фейкларга каршы көрәш

Ул шулай ук дәүләт хакимияте органнарының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлеге фейк хәбәрләргә каршы көрәштә аеруча мөһим, дип саный.

— Кызганыч, фейк-ньюс җәмгыятьне тарката. Бер үк күренеш, фото, видео аудиториянең дөрес кабул итмәвенә, тискәре караш булдыруга китерә. Безнең якшәмбе, шимбә көннәрендә нәрсәләр булганын үзегез күрәсез. Дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бергә эшләве кирәк, — диде Әсгать Сәфәров.

Аның сүзләренчә, укучылар һәм тамашачылар массакүләм мәгълүмат чараларыннан проблемалы мәсьәләләрне җәмгыятькә чыгарып хәл итүне көтә.

Әсгать Сәфәров ялган хәбәрләр буенча 2020 елда рекорд куелганын да әйтте. «Кайбер фейклар һаман да тарала. Мәсәлән, коронавирустан вакцина чиплаштыру өчен кулланылачак дигәне. 2021 елда яңа фейклар гына түгел, хәзерге фейкларның тискәре нәтиҗәләрен дә күрү куркынычы бар», — диде ул.

Әсгать Сәфәров «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» журналларын берләштергән «Татмедиа Junior» проектының уңышлы эшен билгеләп узды.

Чыгышының азагында 2021 елда Россия Дәүләт Думасына сайлау узачагын искәртте. Бүген җәмгыятьтә позитив яңалыкларга һәм объектив журналистикага ихтыяҗ зур булуын әйтте ул.

Әсгать Сәфәров коллегия утырышының яңача, җанлы форматта оештырылуына югары бәя бирде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100