Татмедиа коллегиясе-2022: «Журналист шәхесен үстерү, шәхси брендын булдыру әһәмиятле»
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2021 елгы эшенә йомгак ясады. Гадәттәгечә, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров каләм ияләре эшенә бәясен биреп, яңа бурычлар билгеләде. Шундый бурычларның берсе - журналистның эше генә түгел, йөзе дә мөһим. Халык авторны белергә тиеш.
«Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгышын пандемиядән башлады. Аның сүзләренчә, пандемия безне үзгәртсә дә, һөнәргә мөнәсәбәтне, вакыйгалар эчендә кайнау омтылышын киметмәде.
— Карантин чикләүләре чоры профессиональ редакцияләр әзерләгән сыйфатлы дөрес мәгълүматка ышаныч артканын күрсәтте. Татарстан элеккечә Россиянең укырга яратучы төбәкләренең берсе. Матбугат белән тәэмин итүдә алдынгы урында. Ләкин без контент кулланылышы һәм традицион модельләр үзгәргәнен аңлыйбыз — контент җиткерү өчен онлайн, мобиль каналлар, социаль челтәрләр аша укучылар белән туры коммуникация барлыкка килде. Моңарчы коммуникатив функция үтәгән социаль челтәрләр бүген кулланучылар өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы. Һәр дүртенче Россия кешесе социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән мәгълүмат чараларына ышана. Бигрәк тә бу яшьләрдә сизелә. Әмма дә ләкин яңалыкның төп чыганагы элеккечә рәсми мәгълүмат сайтлары кала, — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Агентлык җитәкчесе узган 2021 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы дип игълан итүе журналистикада ничек чагылыш тапканын әйтеп узды. Татар телендәге проектлар белән беррәттән, рус, чуваш, мари телләрендә дә проектлар булуын, башкорт язучыларының китаплары чыкканын искәртте.
— Бу практика дәвам иттереләчәк. Без милләтара тынычлык һәм татулык мөһимлеген аңлыйбыз, — диде медиахолдинг җитәкчесе.
«Кадрлар бүген кирәк!»
Тармак өчен мөһим сорауларның берсе — кадрлар әзерләү.
— Кадрларга ихтыяҗ зур, бигрәк тә яшьләр җитми. Иҗади, идарәгә караган компетенцияләр медиабазарда актуаль сорауларның берсе. Эре компанияләрне сораштырдык — корреспондент, режиссер, SMM-белгеч, редактор, реклама буенча белгечләр җитмәве ачыкланды, — диде агентлык җитәкчесе.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018-2019 елларда «татар журналистикасы» белгечлеге буенча белем алу өчен абитуриентларны максатчан кабул итү оештырылганын искәртте. КФУ да республика бюджеты хисабына белем алучы беренче сигез студент быел диплом алып, республика һәм район редакцияләренә эшкә урнаштырылганын әйтте. Айдар Сәлимгәрәев 2019 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен журналист квалификациясенә белгечләр әзерләнгәнен әйтеп үтте.
— Редакцияләрнең югары уку йортлары белән багланышларын дәвам иттерү, укыту процессында катнашу, редакцияләрдә стажировка мәйданнарын булдыру, максатчан укытуны дәвам иттерү зарур, — дип белдерде.
Ул бүген журналистларны бары тик «Татмедиа» һәм «Яңа гасыр» телеадиокомпаниясе генә укытуын искәртте. «Республика масштабларында бу аз. Кадрлар инде бүген кирәк», — диде.
Кадрлар дигәннән, каләмен әле чарлый гына башлаган яшь журналистлар белән «Интертат» электрон газетасы да актив эшли.
Коллегиягә кадәр узган күргәзмәдә Liveinternet рейтингында унлыкка кергән һәм 1 млн 130 мең уникаль кулланучысын җыйган «Интертат» коллективы казанышлары белән ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та танышты.
Күргәзмәдә Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев беренче тапкыр «Интертат» сайтының Интернет-басмаларның унлыгына кергәнен билгеләп узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов «Интертат» та уникаль караучылар 1 млн 130 меңгә җиткәнен әйтте.
«Элек көненә 1500 кеше булса, реаль түгел дип саный идек. Бүген татар укучылары 1 миллионнан артып китте, без моны зур күрсәткеч дип саныйбыз, үсешкә таба барабыз», — диде ул.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Интертат» коллективының сериал төшергәнен билгеләп узды. «Бөтен чил илләрдә сторис-сериаллар популяр, „Интертат“ телефонга беренче татар сериалын төшерде», — диде. «Яхшы юнәлеш бу, шулай дәвам итегез», — диде Әсгать Сәфәров.
«Балалар өчен кызыклы контент булдыру — киләчәкне тәрбияләү»
Айдар Сәлимгәрәев балалар һәм яшүсмерләр матбугаты үсешенә зур игътибар бирелүен, заманча буын мәнфәгатьләренә туры китереп, контент әзерләнүен телгә алды. Уңышлы проектларның берсе — «Татмедиа Junior».
Агентлык җитәкчесе тупланган тәҗрибәне тагы да ныгытып, YouTube, Instagram һәм TikTok та караулар санын, шулай ук, яшь тамашачылар белән офлайн-чараларны арттыру кирәклеген әйтте.
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина замана балалары текст укырга яратмавын, мәгълүматны фото, видео һәм аудио аша кабул иткәнен, үзләре өчен авторитет булырлык билгеле блогерлар сүзенә колак салуын, популяр фән, сәнгать һәм иҗат белән кызыксынуын ассызыклады.
— Буыннар теориясен уйлап табучылар фикеренчә, алар белән эшләгәндә түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
1. Tiktok, YouTube, Likee, Instagram социаль челтәрләрендә актив эш алып бару.
2. Минимум текст, максимум фото һәм видео куллану.
3. Трендларны күзәтеп бару һәм алардан файдалану.
4. Популяр блогерлар белән эшләү.
5. Балаларның үзләренә сүз бирү.
6. Интерактивлар, онлайн-дәресләр, очрашулар үткәрү.
Галимнәр фикеренчә, интернет белән танышуын балаларның 73 проценты YouTube тан башлый. Нәни интернет серферларның 95 проценты видеороликлар карау белән мәшгуль.
Алда әйткәннәрне истә тотып, без журналларны мультимедиа басмаларга әйләндердек. Гади генә QR код аша, без татар интернетын җанландырдык дип әйтсәм дә була. Youtube хәзер татарча аңлый башлады, ә иң мөһиме — меңләгән татар баласы хәзер 5 яшьлек Зөбәйдә белән татар әлифбасын өйрәнде. Салаватик дигән балалар төркеме бер ел эчендә балаларның иң яраткан төркеменә әйләнде.
Балаларга аз текст һәм күп фото, видео кирәк, дидек. «Сабантуй» журналы битләрендә мәгълүмат тезислар рәвешендә бирелә, ә иң зур басым фото- һәм видеоконтентка ясала.
Интернеттагы мультимедиа журналларыбызның басма вариантына игътибарны киметер дип курыккан идек, ләкин чынлыкта алай булып чыкмады. Киресенчә, видеоконтент басмаларның да популярлыгын арттырды, журналларыбызның тиражы үсте. Мәсәлән, соңгы 1-2 елда нәниләр өчен нәшер ителүче «Салават күпере» журналының тиражы 2 тапкыр (7-8 меңнән 10-15 меңгә), башлангыч һәм урта мәктәп балалары журналы «Сабантуй”ның — 3 тапкыр (2-3 меңнән 8-9 меңгә) күтәрелде, — дип сөйләде Зилә Фәйзуллина.
Матбугат сәркатипләре игътибар сорый
Айдар Сәлимгәрәев профессиональ рәвештә эшләүче матбугат сәркатипләренә ихтыяҗ булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, җәмәгатьчелек фикерен тудыру, халык белән даими эшләү өчен, министрлык-ведомстволарга, муниципалитетларга, предприятиеләргә эш юнәлешен үзгәртеп, матбугат сәркатибе функционалын киңәйтеп, аның статусын күтәрергә кирәк.
— Әлегә дәүләт хакимияте органнарының медиакиңлектәге дәрәҗәсе өчен җавап бирүче белгечләрнең роле сизелми диярлек.
Дәүләт хакимиятенең барлык органнарында да штат расписаниесендә матбугат сәркатибе дигән ставка юк. Күп очракта матбугат хезмәтләре белгечләре оештыру һәм административ-хуҗалык бүлекләре, бухгалтерия, ведомство карамагындагы структуралардагы ставкаларга рәсмиләштерелгән, — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Матбугат сәркатипләренең эше ММЧ белән элемтәдә торып, пресс-релиз гына әзерләү түгел, аларның вазифасы киңәйде. бу хакта коллегия утырышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Хәсәнова да әйтте.
— Без матбугат сәркатибе ставкасы дәүләт хакимияте органнары структурасына кертелүенә һәм матбугат хезмәтләре штатлары киңәйтелүенә мохтаҗ. Барлык ведомстволарда да матбугат сәркатибе ставкасы юк. Матбугат хезмәте белгечләре эше буенча норматив документлар инде искергән, алар цифрлы коммуникация тармагы зур тизлек белән үсүен исәпкә алмый. Матди-техник һәм ресурс базасы да бүгенге көн таләпләренә туры килми — бүген безгә тулы канлы эш өчен заманча смартфон, онлайн трансляцияләр өчен фотокамера, видеокамера, ноутбук һәм өзлексез элемтә кирәк.
Социаль челтәрләрдә эш тәүлек буе игътибар сорый, моны бер генә хезмәткәр башкарып чыга алмый, ул бит әле ММЧ белән дә элемтәдә торырга тиеш. Коллегаларым исеменнән моңа игътибар бирүегезне сорыйм. Матбугат хезмәтләре эш шартларын яңартуга ихтыяҗ зур: матди-техник җиһазланыш, статусны, штат расписаниесен, белгечләрнең компетенцияләрен арттырып тору кирәк, — дип сөйләде республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.
Татарстанда күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы торак пунктларда хат ташучылар җитмәве. Татмедиа» АҖ матбугат чараларының баш редакторлары арасында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре Лаеш, Мамадыш, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында хат ташучылар җитмәвен күрсәткән.
«Минзәлә районында дистәләгән авылларга бер хат ташучы хезмәт күрсәтә. Әтнә, Биектау, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Тукай районнары торак пунктларында почта бүлекләре ябыла. Кама Тамагы районында элемтә бүлекләре алты торак пунктта юк», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренчә, үзәк, республика, шәһәр һәм район басмаларына язылу турында сөйләгәндә, 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимү күзәтелә.
«Кәгазь гәҗит соңгы татар белән бергә бетәчәк»
Журналист Искәндәр Сираҗи коллегиядән тәэсирләре турында:
— Саннар күп яңгырады, ләкин алар истә калдырырлык түгел. Шулай да кайбер нәтиҗәләрне ясадым: кәгазь матбугат күпмедер үлеп барганын аңладым, мин үзем кәгазь матбугат яклы, чөнки аны җитди дип саныйм, компьютерга кереп киткән әйбернең нәрсә икәнен… Мин иске формат кешесе. Х буын кешесе буларак аңлап та бетермимдер. Компьютерга кереп китү тенденциясе бик үк яхшы түгел, ни булса да, кәгазь гәҗит соңгы татар белән бергә бетәчәк.
Әсгать Сәфәровтан төп ун бурыч һәм киңәш
Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игътибарны юнәлткән мәсьәләләрне ун пунктка бүлеп билгеләргә уйладык. Сәфәров чыгышын рәхмәт сүзеннән башлады.
- «Былтыр республиканың киңкырлы эшен яктырту, халык белән конструктив диалог кору бурычлары, тулаем алганда, лаеклы үтәлгән. Узган ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды: сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау узды, Бөтенроссия халык санын алу үткәрелде. Эш катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында барды», — диде Сәфәров. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан материаллар күп чыкканын искәртеп, рәхмәтен җиткерде.
- Чынбарлык шундый: бөтен булган буш вакытын кулланучы гаджетлар каршында уздыра. Аудиториянең игътибары кыскарды. Социаль мөһим мәгълүмат белән беррәттән, күңел ачу һәм реклама контенты да аудитория игътибары өчен көрәшә. Сезнең алда укучы һәм тамашачы игътибарын беренче өч секундта җәлеп итү бурычы тора, юкса ул башка әйбергә күчәчәк.
- Журналист шәхесен үстерү, социаль челтәрләрдә шәхси брендын булдыру әһәмиятле. Аудиториягә контент кына аз, аның артында кем торуын аңларга кирәк. Көн кадагындагы мәсьәләләр турында нәрсә уйлый, нәрсә белән мавыга, иртәнге ашка нәрсә ашый… Журналистның шәхси бренды аудитория алдында абруе барлыкка килүенә йогынты ясый.
- 2022 ел — Цифрлаштыру елы. Татарстан халкы белән багланышлар сыйфатын арттыруда, цифрлы технологияләр һәм социология коралларын кулланып, медиакырга комплекслы анализ системасын булдыру мөһим адым булып торырга тиеш. Цифрлы карарларга килгәндә, кемдер уйлап тапкан сервисларга гына таянып калмаска, үз продуктларыңны да булдырырга кирәк. Продуктлар конкрет бурычларга, мәнфәгатьләрне исәпкә алып, шуларга туры китереп эшләнергә тиеш. Сез шуны эшлисез дә, сез дөрес юнәлештә.
- Балалар өчен кызыклы контент ясау — киләчәкне тәрбияләү дигән сүз. «Сабантуй», «Салават күпере, «Ялкын» «Татмедиа Junior» юнәлеше, «Шаян ТВ» уңышлы эшли, туган телдә аралашу, белем алу мөмкинлеге булдыра. Шушы эшчәнлекне дәвам итәргә, киңәйтергә кирәк.
- Татарстанның дәүләт мәгълүмати сәясәте шулай төзелергә тиеш ки, һәр кеше аңа хәзерге мизгелдә кирәкле мәгълүматны ала алырга тиеш. Күп кенә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре кешеләр белән элемтәнең һәм матбугат хезмәтләре эшенең мөһимлеген бәяләп бетерми. Без кайчак министрлык җитәкчеләреннән инициатива булмаганлыктан, атналык брифингларга актуаль тема да сайлый алмыйбыз, диде. Ул кайбер матбугат хезмәтләре белән рәтле элемтә дә булмавына ишарәләде. Бу сорау кискенләште. Республика Президентының шимбә көнне үткәрелә торган киңәшмәләренең берсенә чыгыш әзерләргә тәкъдим итәм. Әзерләгез, — диде.
- Мәгълүмат бик нык таралган шартларда журналист үзе җиткергән белешмәләрнең дөреслеге өчен җаваплы. Теләсә нинди ялгыш аңлатма, хата яки игътибарсызлык фейк, вәсвәсә тудыра һәм кемнәрнеңдер мәнфәгатенә зыян сала ала.
- Телевидение, радио, басма матбугатка, аудиториясен саклап калу өчен, бер каналлылык ягына таба үсәргә кирәк, төрле коммуникация каналларын бер системага берләштерү зарур. Бу безгә аудитория белән өзлексез контактта булырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең бурыч — аудиториягә контентка юлны аңа уңайлы форматтагы каналлар аша тәэмин итү.
- Электрон сәүдә каналлары аша продукция тарату газета һәм журналларны Татарстаннан читтә алдыручы аудитория өчен дә үтемле итә. Без басма продукцияне популяр маркетплейслар аша сатуны хуплыйбыз.
- Илкүләм проектлар, программаларны яктырту белән беррәттән, игътибар үзәгендә һәрвакыт кеше. Республика халык тырышлыгы белән уңышлы үсеш ала. Вакыйгаларга, казанышларга гына түгел, кешеләргә күбрәк игътибар бирү мөһим. Халык хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә, республика дәрәҗәсе арта, республика абруйлы кешеләргә бай — җәмәгатьчелек вәкилләре, спортчылар, галимнәр, башка өлкә белгечләре. Алар безнең өчен үрнәк булып тора, ул шәхесләр турында язарга кирәк, алар моңа лаек.