«Мин бәхетле!» — Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне Эльмира белән никах укыткан
Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгән кызы Эльмира белән никах укытканнар. Бу хакта ул Инстаграм битендә хәбәр итте.
Мин бәхетле! — дип язган Ришат Фазлыйәхмәтов Инстаграм битендә һәм Эльмира белән бергә төшкән фотосын урнаштырган.
Ришатны никахы белән тамашачылары да котлаган: «Молодцы, бәхетле тормыш телим!», «Без шундый-шундый шат сезнең өчен», «Бәхетле тигез гомерләр насыйп итсен», «Тормышыгыз үзегез кебек якты булсын», «Аллаһы Тәгалә бәхетне өеп-өеп бирсен», — дигәннәр.