Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтешледә Фәнис Хөсәенов белән хушлашу мәрасиме бара – видео

news_top_970_100
Тәтешледә Фәнис Хөсәенов белән хушлашу мәрасиме бара – видео
социаль челтәрләр

Әлеге минутларда Тәтешле мәдәният йорты каршында Украинада һәлак булган Фәнис Хөсәенов белән хушлашалар.

Хушлашу мәрасименә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Тәтешле башлыгы Фанур Шәйхисламов, Фәниснең хезмәттәшләре, якыннары, дуслары һәм аның батырлыгын ишетеп, аның өчен борчылып торган башка бик күп кешеләр килгән.

Фәнис, махсус операциядә батырлыклар кылып, массакүләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелеккә танылды. Фәнис Хөсәенов «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрелгәч, үзләренә БТРда һөҗүм иткән дошманның икесен юк итә, берсен әсирлеккә алып, БТР белән үзебезнең якка алып чыга. Шулай ук Фәниснең яраланган генерал-майорны БТРы белән куркыныч янамаган урынга күчерүе дә билгеле. Халык аны, үз итеп, «безбашенный Фәнис» дип тә йөртте.

Фәниснең һәлак булуы турындагы хәбәр инде озак вакытлар йөрде. Кичә Фәниснең җәсәден, үзенең әманәте буенча, туган авылына алып кайтып төн кундырдылар.

Хушлашу митингыннан соң аны туган авылы Яңа Кайпан зиратына җирләячәкләр.

 

Фото: © Фәниснең авылдашы җибәргән фото

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Это единый башкирский народ, разговаривающий на диалектах С и Һ на этой основе разделили на татар и башкир. Причём тут татар, их нет.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100