Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстанның үз Венециясе, тик беркем дә шат түгел» – Көек авылы юлларын су баскан

news_top_970_100
«Татарстанның үз Венециясе, тик беркем дә шат түгел» – Көек авылы юлларын су баскан
Видеодан скриншот

Татарстанның Питрәч районы Көектә (Куюки) яшәүчеләр яз җитүгә авыл урамы юлларын су басуга беренче ел гына зарланмый. Әмма бу проблема ел саен кабатлана. Кешеләр машинада ишегалларыннан чыга алмый, чөнки зур күлләвек барлыкка килгән. Барысына эрегән кар гаепле.

Биредә яшәүчеләр «Халык контроле»нә яза, җирле хакимият белән дә элемтәдә тора. Әмма алар узган атнаның пәнҗешәмбесеннән бу проблеманы «хәл итә».

Мөрәҗәгать итүләрне игътибарга алучы булмагач, блогер Люция Алеева башка ысулны кулланырга булган. Ул диңгезгә җыенган кебек киенгән – су коену киеме, галәмәт зур эшләпә, яланаякка биек үкчәле аяк киеме, кулында – суда йөзә торган боҗра. Блогер, зур боз кисәгенә басып, ел саен бер үк темага репортаж ясый.

Блогер Люция Алеева халыкны да җирле «курорт»та ял итәргә чакыра. Ул, сәламәтлеген куркыныч астына куеп, бозлы суга керә. Шул рәвешле авыл проблемасына җитәкчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын юнәлтергә тели.

Видеоролик социаль челтәрләрдә таралды һәм зур популярлык казанды. Гадәттә матур буй-сынлы һәм су коену киеме кигән хатын-кыз күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Әмма проблеманы яктырткан очракта түгел икән… Блогерның берничә ел шулай итеп репортаж ясавына карап, проблема хәл ителми. Люция Алееваның бозлы суга кереп, сәламәтлеген какшатуына әлегә гади халык кына борчылган. 

Блогер «Көек диңгезе»ндә су керергә чакыра - Казан янындагы бистәне су баскан.

«Ел саен биредә яшәүчеләрнең үз курортлары – Көек диңгезе барлыкка килә. Ул балалар бакчасына, мәктәпкә бара торган бердәнбер юлны баса. Кешеләр өйләреннән машина белән чыга алмый, өйләренә керә алмый», – дип сөйли Люция Алиева.

Көек авылында яшәүчеләр төшергән видеоны Россия журналисты һәм телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак та күреп алган. Ул Татарстан авылы юлларын яз саен су басуын тәнкыйтьләгән. 

«Минем юлга гына чыгасым килә. Ә ул юк. Ә бу – безнең урам. Без моннан чыга алмыйбыз, лицейга бара торган юлларның берсе дә су астында. Бәхеткә, балалар каникулда. Һәр ел саен галәмәт зур күлләвек хасил була. Машинада чыга алмыйбыз, чыккан очракта, кыйммәтле ремонт кирәк булачак», – дип сөйли видео авторы. 

«Җирле хакимият бу проблеманы хәл итәргә вәгъдә итә, әмма, чынлыкта, барысы да кипкәнен генә көтә, берни дә эшләми. Татарстанның үзенең кечкенә генә Венециясе бар булып чыга. Әмма аңа беркем дә шат түгел», – дип язган Ксения Собчак «Телеграм» каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100