news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның төп дәүләт уку йортларына күпме бюджет урыны бирелгән?

news_top

Татарстанда абитуриентларны укырга кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды, хәзерге вакытта документлар кабул ителә. Республика югары уку йортларына бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча 23 346 бюджет урыны бирелгән, шул исәптән дәүләтнеке булмаган вузлар өчен – 550 урын. Кабул итү кампаниясендә 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы катнаша.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Ул соңгы өч елда Татарстан уку йортлары өчен каралган бюджет урыннар 6 процентка артканын билгеләп узды.

«Абитуриентка нинди белем бирү программасы туры килүен, вузлар исемлеген карау өчен, укырга керүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталында «Подбор вуза» сервисыннан файдалана ала», – диде министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бюджет урыннары түбәндәгечә бүленгән:

  • Казан федераль университетына барлыгы 7831 урын каралган.
  • Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына (КХТИ) 4038 бюджет урын бүлеп бирелгән.
  • Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университетына (КАИ) бюджет нигезендә 2752 урынга кабул итәчәкләр.
  • Казан дәүләт энергетика университетына 1905 урын бүленгән.
  • Казан дәүләт аграр университетына 1268 бюджет урыны каралган.
  • Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында – 1190 бюджет урыны.
  • Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә 928 бюджет урыны каралган.
  • Калган 3436 урын башка уку йортлары арасында бүленәчәк.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бюджет урыннарының иң күбе педагогикага, инженер-техник юнәлешләргә каралган. «Бу – мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше, авыл, урман, балыкчылык хуҗалыгы, техника һәм төзелеш технологияләре һәм башкалар», - дип ачыклык кертте ул.

Соңрак «Интертат»та Казанның иң төп дәүләт югары уку йортларында нинди яңалыклар кертелгәне һәм аларның Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган абитуриентлар өчен нинди өстенлекләр әзерләгәне турында язма чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар