Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның тагын бер районында дуңгызларда Африка чумасы табылган

news_top_970_100
Татарстанның тагын бер районында дуңгызларда Африка чумасы табылган
Ильяс Фәттахов

Югары Ослан районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Режим Килди авылында дуңгызлар күпләп үлү сәбәпле кертелгән. Дуңгыз үләксәләренең патологик материалында Африка чумасы табылган. Хайваннар Пашков КФХ дуңгызчылык комплексында булган.  Бу турыда «Волжская новь» район басмасы хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы булган. «Уйлап торырга вакыт юк, тиешле чараларны күрергә кирәк, һәм алар күрелә дә. Әлегә инфекция чыганагы турында беркем дә төгәл әйтә алмый. Тикшерү комитеты моның белән шөгыльләнә», – диелә бу хәбәрдә.

Аучылар һәм биредә яшәүчеләр сүзләренчә, якын-тирә урманнарда берничә тапкыр кыргый кабан үләксәләре табылган, дигән сүзләрне инде ике атна чамасы сөйлиләр.

Пашков хуҗалыгында дуңгызларның баш саны 5 мең чамасы булуы билгеле. Хәзер аларның барысын да юк итәргә тиешләр. Бу эшне терлекләрне махсус чокырларда термик эшкәртеп башкарачаклар. Ферма бинасын дезинфекцияләп, 5-6 айга консервациялиләр.

Вирус табылган учак тирәсендә 5 км радиуста карантин билгеләнә. Аеруча игътибар зонасына Федяево, Килди, Харино, Карагуҗа, Уланово, Макыл авыллары керә. Бу шәхси хуҗалыклардан да дуңгызларны алып юк итәчәкләр дигән сүз.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары буенча, Африка чумасы таралмауны профилактикалау һәм таралуны булдырмау өчен оператив план төзелгән, ул катгый үтәлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100