Татарстанның сөт чишмәләре саекмасын иде дә: Минералка сөттән кыйммәтрәк заманда сөт сату
Татарстанстат мәгълүматлары нигезендә азык-төлек продуктларына бәяләр кимү теркәлүе күзәтелә, диелгән иде инде. Ә бу күренешнең төбенә төшәргә тырышсак, беренче чиратта, сыерлар асрап, сөт җитештергән фермерларга, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы авыл халкына барып төртеләбез. Мин исә авыл уңганнарының хәлләрен белешергә булдым.

Авылларыбыз – байлыгыбыз, дип әйтәбез. Ләкин шул ук вакытта халыктан җыела торган сөтнең бәяләре кайдадыр уртача, кайдадыр бөтенләй түбән булуы күңелне кыра шул. Һәрхәлдә, сораштырган кешеләрнең берсе дә сөт тапшырган бәядән артыгы белән канәгать булуларын белдермәде. Ил күләмендә сөт җитештерү буенча республика лидерлар рәтендә бара, тик зур-зур кибет киштәләрендә үзебезнең сөтләр бик сирәк чыга. Күбрәк киң танылган, илкүләм маркалы сөт продуктларын күрәбез. Шулай да супермаркетларда Яшел Үзәннең сөтчелек товарлары тәкъдим ителә.
Иң беренче чиратта гомере буена абзарында берничә сыеры булган, олыгайган көннәрендә дә 1-2 сыер тоткан авыл халкы белән сөйләштем. Хәер һәр авыл көтүлеге «электр көтүче» белән уратылса да, мал асраучының мәшәкатьләре, эшлисе эшләре чиктән ашкан.Көтү чиратлап көтелгән авылларда көтү чираты «ә» дигәнче килә дә җитә.
Яшьләр бүгенге заманда мөгезле эре терлек түгел, кош-корт та асрап интекми, бакчаларга газон гына чәчәләр, диләр. Шулай да бәрәңге ише яшелчәләрне, әлбәттә, үстерәләр берникадәр. Ярый, кем әйтмешли, хикмәт мөгезендә түгел, кәҗәсендә иде, иптәшләр!

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Бәхәсле мәсьәлә авыл халкының кесәсенә ничек йогынты ясый?
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләү – һәрвакытта да зур бәхәсләр тудырган мәсьәлә.
Сөтне литрын 33 сумнан җыеп йөриләр. Аз булса да керем, районга йөрергә транспорт мәсьәләсе дә катлаулы, аннары сәламәтлек тә начар. Базар көннәрендә район үзәгенә алып барып саткалыйм. Ләкин алай бик катлаулы, сөт сатар өчен генә район үзәгенә йөрисем килми, шул җиләк-җимеш, яшелчәдер, иван-чәйләр дә алып баргалыйм. Базарга чыксаң, бер 500-1000 сум чамасы керем була инде. Оныкларга кәнфитләргә, – дип елмая Актаныш районында яшәүче Фәридә апа Закирова.

Фото: © «Татар-информ» архивы
Аннары Әлмәт якларында яшәүче Рәзинә апа Тимашева белән дә сөйләшеп алдым. Кайчандыр алар ире Шәйдулла абзый белән гаять күп мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта үрчетәләр иде. Бервакыт атлары бар иде. Әле дә сарай тулы маллары икән. Умарталарын гына киметкәннәр. 3 сыерлары бар. Телефоннан сөйләшкәндә дә сыер савып йөри иде, малкайларының мөгердәве дә ишетелеп торды.
Без сөтне тапшырабыз да, сатабыз да. Клиентларыбыз көтеп тора, алдан ук заказ бирәләр, гадәттә. Бездә литрын 36 сумнан җыялар. Ә болай 1,5 литрлы шешә сөт һәм катыкны 100 сумнан, 500 граммлы банка каймакны 300 сумнан һәм эремчекне килосын 200 сумнан сатам, – дип бәян итте Рәзинә апа. – Печәнен хәзер рулонлап кына сатып алабыз, аннары саламын да китереп бирәләр. Безнең пай җирләре юк. Кайсыбер авылларда пай җирләре бар бит, шуның белән уңайлы. Игеннәре бар, димәк. Әле көч-хәл булганда, дәрт-дәрман булмаса да асрарга иде, энекәш, – диде ул.
Ә менә Әлки районында яшәүче яшь Сафиннар гаиләсе сөт җыючыларга тапшырмыйлар. Арткан сөтне авылдашларына саталар. Район үзәгенә алып барып та саталар.
Сөтнең 1,5 литры 120 сумнан, 500 граммлы банка каймакны 350 сумнан, эремчекнең 1 килосын шулай ук 240 сумнан, катыкның литрын 120 сумнан сатабыз. Алдан мессенеджерлардагы чатларга, районның социаль челтәрләрдәге игълан төркемнәренә язабыз кайчан алып киләчәгебезне, халык бик теләп ала. Гаилә бюджетына да берникадәр ярарлык кына керем инде бу, – диләр Миләүшә һәм Руслан.
Бу акчага малларга азык юнәтергә яисә инде, һичьюгы, абзар белән йорт арасында йөреп тузган галошларына алмашка тагы пар җылы эчле, ялтырап торган кап-кара өр-яңа галош алырга да кирәк бит авыл кешесенә. Саный китсәң, бу акчаны тотар җирләр дә артканнан-арта гына бара.
Чагыштырмача күптән түгел авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, күп еллар Мамадыш районы башлыгы булган Анатолий Иванов, шәхси хуҗалыкларда һәм тулаем республика буенча баш санын арттыру өчен, сөтне сатып алу бәясен күтәрергә кирәк, дигән фикерен ирештергән иде.
Закон нигезендә, әйтик, эре предприятиеләр өчен бүген литры 50 сум, авыл халкы өчен литры 40 сумнан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта хәзерге вакыттта сәүдә челтәрләрендә өстәмә бәя – 2 тапкыр. Менә аларда киметергә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыю бәясен күтәрергә кирәк. Шунда ук сыер асрый башлаячаклар. Техниканы да сатып ала алачаклар, – дип тәкъдим итте ул вакытта парламентарий.
Суыткычлар проблемасы һәм фермерлыкның мең дә бер мәшәкате
Татарстанда товарларның күпчелек категорияләре июльдә арзанайган иде. Сөт продукциясе сегментында төрле юнәлештәге үзгәрешләр күзәтелә. Әйтик, ак май бәясе 1,61 процентка кимегән, ә эремчек исә кыйммәтләнгән. Пастеризацияләнгән сөт 0,24 процентка арзанайган, ә сыр бәясе үзгәрешсез калган, диләр.
Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның чыгышларын күргәннәр һәм тыңлаганнар яхшы белә. Ул мал асраучы авыл халкына һәм фермерларга льготалар булуын тели. Аның белән күптән түгел булган сөйләшүебез вакытында ул төрле районнарда, төрле җирлекләрдә хаклар бер үк булмауны бик начар күренеш, дип атады.
Саба районы авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе, күпьеллык намуслы эшләре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены иясе Шәүкәт Гайнетдинов сөт җыю мәсьәләләренә килгән чакта болайрак ди:
Сөт җыю белән дә шөгыльләнәбез. Узган ел аена уртача 145 тонна җыйдык, җәйге чорда аена 200 тонна булды. Алу бәясе – литры өчен 32 сум, сату хакы – 36 сум. Аена хуҗалыкларга 6 миллион сум акча алып кайтып бирәбез. Сөт буенча проблемалар да күп хәзер. Элек сөтнең чисталыгын су барлыгына гына тикшерәләр иде. Әлеге заманда 7-8 параметрга тикшерү үтәргә кирәк. Әйтәсем килә, хатын-кызның өендә бәбигә узганмы-юкмы икәнен тикшерә торган тест тора, ә малның сөтен тикшерергә тест белән тәэмин итә алмыйбыз. 1 чиләк сыйфатсыз сөтне 5 тонналы цистернага чыгарып сала да, аннары ничәмә тонна сөт бозык, дигән сүз. Безнең Саба районында сөт җитештерү артып бара, кимү бик юк, – диде ул.
Җитәкче әйтүенчә, сөтне бозмыйча саклау өчен дә ярдәм кирәк.
Нюанслар бар: җәйге якта сөт ачый. Бөтен кешедә дә әллә никадәр савылган сөтне саклау өчен суыткычлар юк. Берничә мәртәбә бу хакта әйткәнем дә бар: бирелгән субсидия дәрәҗәсендә суыткыч ясатып бирү. Ул аңа 20-25 елга җитәчәк. Бүгенге көндә күпләр әти-әниләрдән калган суыткычлар белән эшләп килә. Мәсәлән, үзебезнең Алабугада да суыткычлар ясала бит. Вертикаль, 4-5 чиләк сыйдырышлы суыткычлар эшләп бирүне сорар идем, – дип ассызыклады Шәүкәт Әсхәдетдин улы.
Шуннан соң Саба районы Татар Икшермәсе авылындагы, республикада күләмендә дә алдынгы булган Зөфәр Зиннәт улы Мөхәммәтшинның да крестьян-фермер хуҗалыгына шалтыратып, хәлләрне белешеп алдым. Алар исә күптәннән роботлаштырылган сөт комплексы белән эш итә. Сөт бәясенә дә, икътисад мәсьәләләре вә сәясәте катлаулылыгына да зарланмадылар. Биредә «Эше кара, акчасы – ак. Сыерлы көнең сыйлы, уңыш артында – тырыш хезмәт» дип, тырышып эшләп йөриләр.
Биектау районының Торнаяз авылыннан фермерлар гаиләсе Минсинә апа Латыйпова ире белән авыл хуҗалыгы өлкәсен 30 ел элек үк үз иткәннәр. Алар 134 баш сыер асрый. Барлыгы – үгезләр, бозаулар белән исәпләгәндә – 175 мөгезле эре терлекләре бар. Сыерлары күп сөт бирә торган «Голштин» токымыннан икән. Көнлек савымнары 3 тоннага якын чыга, артып та китә кайвакыт, ди авыл уңганнары. Мисал итеп алсак, бүгенгә 2780 тонна сөт савылган, диләр. Әлеге фермерлар гаиләсе, югары уку йортында авыл хуҗалыгы тармагы буенча белем алганнан бирле диярлек, крестьян-фермер хуҗалыклары белән көн күрәләр. Нибары 3 ел чамасы гына колхоз ябылганчы күмәк хуҗалыкта эшләп калалар да үз фермерлык эшләрен булдырып җибәрәләр.
Без үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгында сатылган сөтнең бер өлешен Казандагы күпфатирлы йортларның ишегалларына алып барып сатабыз, гадәттә, әбиләр ала. Бик күп алмыйлар, үзләренә кирәклесен генә, 3-4 ноктада булып кайтабыз. Казанга якын булгач, шулай җайлы инде безгә. Анда литры 50 сумнан. Аннары сөт комбинатына тапшырабыз. База бәясе анда 36 сумнан 1 литрына. Шәһәргә алып барып сату күпкә отышлы инде, – дип сөйли Минсинә апа. – Урак бара, 380 гектарлап басуларыбыз бар. Техникаларыбыз искерде, әмма яңасын алырга акча юк. Кукурузны суктыра да башламадык, аннары икенче укосның яртысы да бетмәде. Соляркалары да шулкадәр кыйммәт…Бөтенләй эшләп булмый.
Хуҗалыгыгыз чагыштырмача зур булгач, эшчеләрегез дә бар, аларга хезмәт хакын вакытында түләү мөһим бит әле.
Кешегә акча түләмәсәң – эшләми, билгеле. Хезмәт хакларын да 50-70 мең түләп торырга кирәк. Билгеле ки, акча безгә сөт сатудан гына керә. Ләкин бу бәяләр белән эшләп булмый, кая барып төртелербездер, әйтергә дә куркам. Күпләп сыер асраучылар да малны бетерүне хуп күрәләр. Бернинди күңелгә ятышлы эшләр түгел. Бүгенге көндә 4 балабыз бар. Аларның барысына да кирәк, бала укыту да бик күп чыгымнар таләп ителә. Менә улларыбыз ветеринар академия тәмамлап кайтты, ләкин аларны кызыктырырлык хәлләр юк. Күпмегә тагы чыдарбыз бу сөт бәяләренә?.. Минералка сөттән кыйммәтрәк заман җитте. Шулай бит инде. Ә 1 сыер гына асрау өчен дә күпме чыгым кирәк. Фураж, комбикорма бәяләре дә «ат бәясе».
«Үзең генә бурычка батмыйсың, балаларыңның балаларына да кала бит ул әҗәткә алган акчаны түләүләр! Авыл кешесенә – гап-гади фермерга – ничек дөнья көтәргә кирәктер? Без вакытында сыер савучы югары технологик роботлар алып куйдык. Шунлыктан гына асрыйбыз әле. Авыл җирендә күпләп сыер асрауның файдасына караганда зыяны күп хәзер. Менә 7 нче ел китте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән грантка роботлар, «Голштин» токымлы сыерлар алып кала алдык әле. Ярый шунысы булды», – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәш һәм фермер хуҗалыклары өчен алган кредитларының процентлары «котырып» үсүенә зарланып алды…
Язмага кул куйганда: Сөт кимүгә сыер гаепле түгел
Терлекчелек һәм тулаем алганда, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә бар көчләр юнәлтелгән мәлдә, сөт бәясе генә түбән булуы авыл хезмәтчәннәрендә, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган авыл кешеләренә комачауламасын иде шул. Ни дисәк тә, сөт җитештерү, тапшыру күләмен арттыруга максат куелган! Ә болай эшләр барса, кимемичә чарасы булмас. Авыл кешесенең төп кереме сыердан булмаса, аның башка эшләре дә җитәрлек бит. Ә ул шушы бәяләрне уйлап кайгыра… Мал башы саны кимүенең сәбәбе дә – авылга шәһәрчә тормыш үтеп керүе булса, икенчесе – хезмәткә лаеклы бәһа булмау. Торыр урының, лаеклы хезмәт хакың булса, авылда да рәхәт икәне яңалык түгел түгелен! Хәзерге заманда иске «чалгыны чүкеп» ятмыйлар, кирәк икән – яңасын алалар, дип кенә әйтеп җибәрәләр. Ләкин яңасын алыр өчен дә ничек тә булса акча эшләргә кирәк бит әле. Уйланырга урын да бар, сораулар да хәтсез кала…

Сөтлебикәләрнең генә сөт бәясе вазгыятенә карашын белешеп булмый!
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай да материалны позитив хәбәрләр белән тәмамлыйсы килә.
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, савым сыерларын тоту өчен өстәмә рәвештә 184 миллион сум бүлеп бирелгән, һәм ул 534 миллионга кадәр арттырылган. 1 сыерга субсидияләр бердәм ставка буенча 6,3 мең сумга кадәр арткан.
-
Агымдагы елның 1 нче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча 1 нче урында тора, ул ил буенча гомуми күләмнең 7,2 процентын тәшкил итә.
-
Соңгы 5 елда 10 миллион тоннадан артык сөт савылган, агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 170 миллиард сумнан артып киткән, 64 меңнән артык яңа терлек урыны булдырылган, 17 меңгә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, дип ассызыкланды. Нәтиҗәдә – Татарстан илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә лидерларның берсе.
-
Татарстан – Идел буе лидеры: сөт җитештерү буенча 1 нче урындагы төбәк.
-
Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30,7 процентка артканы да билгеле.