Рафаэль Фәхретдинов: «Сайлауның беренче көнендә җитди хокук бозулар теркәлмәде»
Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның икенче көне бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» (НОМ) Ассоциациясе белгече, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов сайлауларның беренче көне штат режимында узуын әйтте.
«Татарстан Иҗтимагый палатасы каршында вазгыять үзәге эшли. Үзәк тарафыннан җитди хокук бозулар теркәлмәде. Сайлау көне уртасында республикада пилотсыз очкычлар куркынычы режимы игълан ителүгә карамастан, күрелгән куркынычсызлык чаралары сайлау участокларына штат режимында эшләргә мөмкинлек бирде. Тавыш бирергә теләгән һәркем үзенең гражданлык бурычын үтәде», – дип аңлатты ул.
Ситуацион үзәккә килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе мәгълүмати характерда булган. Беренче көндә якынча 12 гомуми һәм 34 мәгълүмати мөрәҗәгать килгән. Гомуми мөрәҗәгатьләр хокукый һәм административ консультацияләр белән бәйле булса, мәгълүмати хәбәрләрдә сайлау участокларындагы хәлләр турында фото һәм видеолар җибәрелгән.
Ул шулай ук авыл җирлекләрендә сайлауларның үзенчәлекле атмосферада узуын, участокларда беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә һәм күп еллар дәвамында сайлауларда катнашучыларга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире, сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков матбугат очрашуында Татарстанда сайлаучыларның активлыгы традицион рәвештә чагыштырмача югары булуын әйтте.
Ул беренче көндә Татарстанда тавыш бирүчеләрнең 36,8 проценты сайлауга килүне югары күрсәткеч дип атады һәм, аның фикеренчә, тавыш бирү тәмамлангач, әлеге сан 60 проценттан да артырга мөмкин. 2021 елгы Дәүләт Думасына сайлауда Россия буенча соңгы явка 51,72 процент тәшкил иткән иде.
Эксперт югары активлыкка берничә фактор йогынты ясый, дип саный. Алар арасында ул республикадагы социаль-икътисади шартларны, Татарстанда үткәрелә торган программаларны һәм тышкы сәяси вазгыятьне атады.
«Татарстанда явканың югары булуы белгечләр өчен көтелмәгән хәл түгел. Республикада сайлауларда катнашучылар саны күп еллар дәвамында чагыштырмача югары», – дип билгеләде ул.