news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның ике фильмы Якутиянең «Чыпчаал» милли кинопремиясе номинантлары булган

news_top
Татарстанның ике фильмы Якутиянең «Чыпчаал» милли кинопремиясе номинантлары булган
фото: © "Татаркино"ның матбугат үзәге

Татарстанның ике фильмы - «Гашыйклар тавы» (режиссер – Салават Юзеев) һәм «Әниләр һәм бәбиләр» (режиссер – Ирек Хафизов, Юлия Захарова) кинокартиналары Саха (Якутия) Республикасының «Чыпчаал» профессиональ милли кинопремиясенә дәгъва итә – алар премия номинантлары исемлегенә кергән. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбунат үзәге хәбәр итә.

Әлеге фильмнарның генераль продюсеры - Миләүшә Айтуганова.

Премия түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:

  • Иң яхшы нәфис фильм
  • Иң яхшы продюсер
  • Иң яхшы режиссёр эше
  • Иң яхшы сценарий
  • Иң яхшы оператор эше
  • Иң яхшы куючы рәссам эше
  • Иң яхшы музыкаль бизәлеш
  • Иң яхшы тавыш режиссёры эше
  • Иң яхшы ир-ат роле
  • Иң яхшы хатын-кыз роле
  • Россиянең иң яхшы региональ милли фильмы.
  • «Кинематографиягә керткән өлеше өчен» премиясе Якутиянең кинематографистлар идарәсе карары буенча бирелә.

Призларны тапшыру тантанасы бүген – 16 апрельдә «Лена» кинотеатрында була. «Җиңүчеләргә кояшка карап тауда басып тоучы кеше формасындагы статуэтка тапшырыла. Ул 2 кг артык авырлыктагы кыйммәтле металлдан ясалган», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасы.

  • «Чыпчаал» премиясе Якутия кинематографистлары берлеге идарәсе тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган. Кинематографистларның профессиональ призы иҗаттагы казанышлар һәм милли кино өлкәсенә кертелгән өлеш өчен бирелә. «Чыпчаал» кинопризының авторы һәм инициаторы -«Сахафильм» кинокомпаниясенең сәнгать җитәкчесе Алексей Романов.

Тантананың туры трансляциясн 16 апрельдә 19:15 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән - 13:15) «Саха» телевидениесе аша барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар