Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның яңа тарихын фотосурәтләрдә чагылдырган фотографны соңгы юлга озаттылар

Бүген танылган фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы Казанның Актерлар йортында узды. Михаил Козловскийның 20 нче гыйнварда 63 яшендә йөрәге тибүдән туктаган. Яман чиргә каршы көрәшсә дә, авыруын җиңә алмаган ул. Әмма авыруы турында белгәч тә, төшенкелеккә бирелмәве, хәле булганда эшләп йөрүе ихтирамга лаек.

news_top_970_100
Татарстанның яңа тарихын фотосурәтләрдә чагылдырган фотографны соңгы юлга озаттылар

Михаил Козловский Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы иде. 1992 елдан бирле аның янәшәсендә эшләп, ул Минтимер Шәймиевнең тулы бер фотоархивын булдырган шәхес. Минтимер Шәрип улы Президентлыктан китеп, Дәүләт Киңәшчесе булгач та, Михаил Козловский аңа тугры кала. Минтимер Шәймиевнең яңа вазифада эшчәнлеген фотосурәтләр аша тарих битләренә терки.

Күренекле фотограф белән хушлашырга Татарстанның Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетыннан вәкилләр, театр әһелләре, журналистлар җәмәгатьчелеге, бик күп хезмәттәш фотографлары һәм башка җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.

Ул зур хәрефтән Фоторәссам

Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Михаил Козловскийның якыннарына һәм туганнарына тирән кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде.

– Татарстанның яңа тарихының елъязмачысы ул. Елъязмачы гына да түгел, ул әле гаҗәеп киң күңелле, ярдәмчел кеше. Минемчә, бу залда бик күпләр тормышларының кайбер моментларын шушы яхшы кеше фотога төшерүенә сөенә һәм моның белән горурланадыр. Ул зур хәрефтән Фоторәссамчы, - дип белдерде Марат Моратов.

Ул Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Михаил Козловский турында иң җылы сүзләрен ирештерде. Марат Моратов, озак еллар үзе белән бергә эшләгән, үзенә якын булган кешенең шулай вакытсыз иртә китүе, Минтимер Шәймиевкә тирән тәэсир итүен билгеләп узды. 

Хәер, Минтимер Шәрип улы һәм аның фотографының рухи якынлыгы көн кебек ачык. Козловскийның 20 нче гыйнварда - Президентның туган көнендә вафат булуын да аларның рухи бергәлеге белән бәйләп сөйләштеләр. 

Марат Моратов Козловскийның фотоархивы мирас булып калуын, фотосурәтләрдә төрле вакытта тормышның төрле мизгелләре гәүдәләнеш табуын билгеләп узды.

"Иҗади тормыш юлымны тәмамлыйм..."

– Бүген безне бу залга кайгылы хәбәр җыйды. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советындагы иртәнге киңәшмәне Михаил Борисовичны соңгы тапкырдекабрьдә соңгы сессиядән соң күргәне турында әйтеп башлады. Шул көнне ул “иҗади тормыш юлымны тәмамлыйм” дигән булган. Михаил Борисович шушы җиңеп булмастай чиргә каршы көрәште, бу хакта яшермәде, тыныч кына әйтә алды”, - дип Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова депутатлар корпусы, журналистлар исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Ул Михаил Козловскийның бөек профессионал, үз эшенең чын остасы булуын билгеләп узды. 90 нчы еллар азагында “Татар-информ” агентлыгында эшләгән елларын искә төшерде.

– “Безнең “Татарские края” газетасы бар иде, ул әле Интернетсыз чаклар, фотографияләрне мизгел эчендә җибәрү мөмкинлеге юк иде. Без һәрвакыт Михаил Козловский кайтуын көтә идек. Президент Минтимер Шәймиевнең республикадан читтә, башка илләрдә татар диаспоралары белән очрашуларыннан фотографияләрне бүтән беркемнән дә алып булмый иде, бары тик аннан гына. Берәр вакыйгада булса, Мишадан теләсә нинди фото табып була иде, ул аның архивында була торган иде. “Бу кеше бармы” дип сорасаң, “бар, әлбәттә, хәзер таба идем” дия иде, - ди Римма Ратникова.

"Гонорар түгел, рәхмәт тә әйтмәгән вакытлар өчен гафу..."

Ул кайчандыр гонорар түләү түгел, рәхмәт әйтергә дә онытылган вакытлар өчен Михаил Козловскийдан гафу үтенү сүзләрен җиткерде. “Синең шундый алыштыргысыз кеше булуың өчен рәхмәт. Кайчак ярдәмчеллегеңнән үз файдабызга гына да кулланганбыздыр”, - диде.

"Ходайга рәхмәт әйтәсе булганда, ул кая киләсен белде

Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик мондый авыр мизгелләрдә дингә ышануның мөһимлеген билгеләп узды.

Ул синагога килүчеләрнең тормыштагы ниндидер мөһим моментларында гына килүләрен әйтте.

– Ә Миша авыр вакытта гына түгел, барысы да яхшы булганда гына килде. Ходайга рәхмәт әйтәсе булганда, ул кая киләсен белде, - ди раввин.

Без авариягә эләккәч, булышты...

Татарстан Республикасының беренче мөфтие Госман хәзрәт Исхакый бүген Михаилның якыннары өчен авыр көн булуын билгеләп узды.

– Бүгеннән бигрәк, иртәгә, берсекөнгә тагы да авыррак булачак. Сабыр булу кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә иң яхшы кеше - башкаларга файдалы булган кеше икәнен әйткән. Ул нинди диннән булуын да әйтмәгән, башкаларга файда китерүче кеше генә дигән. Ә Михаил Козловский чыннан да ярдәмчел иде, - дип ул Михаил Козловскийның үз тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде.

– 2005 елда җәмәгатем белән бик каты авариягә эләккән идек. Шул һәлакәттә машинабыз бөтенләй танырлык түгел иде. Безнең артыбыздан җәмәгате белән машинасында Михаил Борисович Козловский килгән булган. Ул шул вакытта беренче булып туктап, безне машинадан тартып чыгарып, безне үзенә утыртып, су биреп, аннары ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче китмәде. Ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы безне алып киткәнче, көтеп торды. Гомер онытасым юк. Шундый кешелекле шәхес иде, - диде.

"Әти оныгы туганын көтте"

Михаил Козловскийның тормыш иптәше Мила Козловская да сабыр холыклы, тайнак булып күренде. Күз яшьләре кипмәсә дә, бик басынкы күз яшьләре иде ул. Хәсрәтен тыныч кына, үз-үзен кулга алып күтәрергә тырышты. Халык алдында соңгы сүз белән гаиләләре исеменнән уллары Леонид һәм Эмиль чыгыш ясады. Олы улы Леонид Козловский шушы кайгылы көндә үзләрен юатырга, хәсрәтләрен уртаклашырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.


– Әтинең шушы яман чир белән авыруы турында белгәч, икенче көнгә хатыным белән беренче бала көтүебезне белдек. Әтинең оныгы туганын көтеп торуына бик шатмын. Әти үлгәнче бер көн кала, без тормыш иптәшем белән скайп аша элемтәгә кереп, аңа оныгын соңгы тапкыр күрсәттек. Ул бөтен эчке көчен җыеп, елмаеп балага карады. Мин Ходайга мине шушы гаиләдә тудырганы, әтиемнең улы булуым өчен бик рәхмәтлемен, - диде.

"Йөрәкләрдә мәңгелеккә калачак..."

– Бүген бик күп җылы сүзләр әйтелде. Гаилә башлыгы буларак та, кеше буларак та яхшы кеше иде. Операция дә ясалган иде, барысы да әйбәткә бара иде кебек. Әмма, ни кызганыч, бүген ул инде безнең араларда юк, шулай да йөрәкләрдә ул мәңгелеккә калачак. Тыйнаклыгы, зыялылыгы, осталыгы белән ул бар кешедә үзенә карата ышаныч яулады, - дип белдерде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров матәм чарасын түгәрәкләп.

Хушлашу тәмамлагач та, күпләр китәргә ашыкмады, бер-берсе белән Михаил Козловский турында якты хатирәләре белән уртаклашты.

"Мин аны соңгы булып күргән кеше"

Михаил Козловскийның бертуган сеңлесе София Бородова “Татар-информ” хәбәрчесенә мәрхүмнең туганчыл җанлы булуы турында сөйләде.

– Мин аның танышлары күп булуын белә идем, әмма аның белән хушлашуга шулкадәр күп кеше килер дип уйламадым да. Кичә аның турында фикерләр укып утырдым, берәү дә аның хакта начар язмый. Туган буларак, ул шәп абый иде. Гел мине сакларга, якларга тырышты, бераз гына авырсам да, көненә икешәр шалтырата иде. Аның 63 яшьтә үлеп китүен күз алдыма да китерә алмый идем, - диде София ханым.

Ул абыйсының үз чире турында үзенең туган аенда – мартта белүе турында әйтте.

– Без моңа ышана да алмадык, уңышлы гына операция ясаганнар кебек иде, химия терапиясе курсын узды. Терелә башлавына ышанып беткән идек, әмма чир үзенекен итте. Ул Минтимер Шәриповичның туган көнендә диярлек үлде. Үзенең китеп баруы белән килешә дә алмады кебек. Үләсе көнне ул шундый бер жест ясап, гүя бар кеше белән саубуллашты. Мин аны соңгы күргән кеше булдым, - диде.


"Миша тарихи әһәмияткә ия мизгелләр калдырды"

“Казанские истории” басмасының баш редакторы Любовь Агеева “Татар-информ” хәбәрчесенә Михаил Козловскийны хезмәттәше буларак сыйфатлады.

 – Мишаны үземнең автордашым дип саныйм, чөнки Татарстан Республикасы турында “Новейшая история” китапларының өчесендә дә аның фотосурәтләре күп. Барлык фотографлар мизгелләр калдыра күк, әмма Миша үзенчәлекле, тарихи әһәмияткә ия мизгелләр бүләк итте. Мәскәү белән икеяклы шартнамәне дә ул тарихта калдырды. Без аның эшләре аша күп вакытта күз уңыннан читтә булган дөньяны күрдек. Без дөньяны аның күзлегеннән дә белдек. 90 нчы елларда узган бер күргәзмәне искә төшерәсем килә. Без аның иҗатының башка ягын белмәгәнбез икән. Баксаң, рәсми фотограф дип йөртелгән Миша гомумән фотография остасы булып чыкты. Анда Минтимер Шәрипович төшкәне дә, башка фотолар да күп иде. Әмма ул бөтенләй башка Минтимер Шәрипович иде, - диде. 


Ул Минтимер Шәриповичны кеше буларак күрсәтә белде

Фотографны соңгы юлга озатырга Камал театрының бертөркем олырак буын артистлары да килгән иде.Әзһәр Шакиров фикеренчә, Михаил Козловскийның эчке тоемлаулы сәләтле фотограф булуын Минтимер Шәймиев шундук аңлаган.

– Президент Аппаратында эшләгән, Президентны төшергән кеше урта куллы, гади кешеләргә игътибар итмәс идеп уйлар идең. Президентны шундый үзенә җәлеп итәрлек итеп күрсәтә белү – зур осталык. Бер әйбере белән аерылып тора: гади кешеләрне төшергән эшләрендә хәтта Президент төшкәннән дә көчле күренә. Бу аның эчендә рәссам яши дигән сүз. Аны Минтимер Шәрипович юкка гына яратмаган, бу кешедә эчке талант бар, бу эчке тоемлавы булган кеше дип сизгән булган ул. Бу фотограф өчен иң зур әйберләрнең берсе. Аның фотографияләре безгә Минтимер Шәриповичны Президент итеп кенә түгел, кеше итеп кабул итәргә ярдәм итә. Кеше буларак күрсәтә белүе белән Минтимер Шәриповичка үзенә күрә ярдәм итте дияр идем, - ди Әзһәр абый. 


"Миша фотографиянең серләрен өйрәтте"

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотографы Рамил Гали Михаил Козловский белән 1987 елдан бирле таныш.

– Без – Олег Косов, мин һәм Миша дус идек. Минем лаборатория аныкы белән янәшә иде. Ниндидер әйберләр турында бергәләп фикер алыштык, сөйләштек. Миша – бик талантлы фотограф. Мин дә, Олег Косов та фотографиянең ниндидер серләрен аңардан өйрәндек. Ул биргән күнекмәләр минем фотоларда да чагылыш таба дип саныйм. Аның әтисе дә фотограф иде, әнисен дә, баллаларын да белә идем. Гаилә өчен яхшы кеше иде, өйгә гел җиләк-җимеш алып кайта иде ул. Командировкаларга бергә йөрдек, машиналар турында гәп кора идек. Минем әнидә дә онкология иде, ул вакытта бик ярдәм итәргә тырышты, ярдәмчел кеше иде, - ди Рамил Гали коллегасы турында. 

Белешмә өчен. Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100