Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның суд системасы: җитәкче шул ук, бурычлар билгеле

Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев газетабызга биргән интервьюсында судья булу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, аларның хезмәт хаклары һәм ни өчен дәрәҗәле тармакта кадрларга кытлык күзәтелүе, җинаять кылган хөкемдарларны нәрсә көтүе һәм судьяларны социаль изоляцияләү хакында сөйләде.

news_top_970_100
Татарстанның суд системасы: җитәкче шул ук, бурычлар билгеле

– Илгиз Идрисович, сезне күптән түгел генә икенче срокка ТР Югары суды рәисе итеп билгеләделәр. Бу – көтелгән хәл идеме? Алдагы 6 елда нинди юнәлешләрдә эшләргә ниятлисез?

- Бүгенге көндә РФ Президенты администрациясе төбәкләрдәге җитәкчеләргә кагылышлы кадрлар сәясәтенә катгый таләпләр куя. Нәкъ менә шуңа күрә дә мине икенче срокка калдыру мәсьәләсе гадиләрдән булмады. Минем фикеремчә, бу - үземә карата күрсәтелгән ышаныч кына түгел, ә республика суд системасы эшчәнлегенә зур бәя дә. Аның эшчәнлеге тотрыклы, бүгенге көндә бу – бик тә кирәк.

Шунлыктан, мин дә, хезмәттәшләрем дә моны шатланып кабул итте. Алга таба хәрәкәт итәчәкбез, төп стратегик мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез. Шул ук вакытта, алдагы 6 елда хәл ителергә тиешле билгеле бер планнар да бар.

Моңа присяжныйлар суды институтын кертү дә, апелляция һәм кассация судларын булдыру мәсьәләсе дә керә. Ул инде хәл ителгән диярлек, якын көннәрдә Дәүләт Думасында шул хактагы закон проекты каралыр, мөгаен. Киләсе елдан әлеге яңа структураларны булдыру күздә тотыла. Бу исә кадрлар мәсьәләсен хәл итү җәһәтеннән суд системасына өстәмә йөк булачак.

Мәскәүдә кассация һәм апелляция инстанцияләрен булдыруга бәйле яңалыклар хакында фикер алышу кысаларында, без моны гомуми юрисдикция судлары системасында структур үзгәрешләр кертүгә кагылышлы җитди суд реформасы булачак дип саныйбыз.

- Район судларында присяжныйлар кайчан эшли башлаячак?

- Киләсе елның 1 июленнән.

- Судьяларның кәефе ничек?

- Аларның бу яңалыкка мөнәсәбәте уңай. Минемчә, бу вәзгыятьтә судьялар үз өстеннән җаваплылыкны төшерә. Хәзер присяжныйлар җаваплылыкны үз өстенә ала: җинаятьчене җибәрергәме-юкмы, ул гаеплеме-түгелме. Ә судья монда берни дә эшли алмый, ул бары тик присяжныйлар кешене гаепле дип тапты, аңа ниндидер җәза билгеләргә кирәк дип кенә язып куя. Присяжныйлар суды каршына баскан фигурантлар исә, үз эшләрен нәкъ менә аларның каравы белән килешеп, суд карары белән риза булмыйча шикаять бирә алмаячакларын аңлый.

- Суд реформасындагы тагын бер яңалык – төзәтү эшләре рәвешендәге җәза. Аны кертүгә карата мөнәсәбәтегез нинди?

- Ул гамәлдә инде, әмма проблема шунда ки, Россиядә мондый үзәкләр, хәтерем ялгышмаса, нибары дүртәү генә.

Бездә хөкем ителгәннәрнең 27 проценты иректән мәхрүм итү урыннарына озатыла, һәм бу сан тотрыклы булып кала.

Кешеләрне рәшәткә артына озату мәҗбүри түгел, чөнки кешене җәмгыятьтән аеру алга таба аның социализациясе,  нормаль шартларга әйләнеп кайтуына бәйле бик тә җитди проблемаларга китерергә мөмкин.

Әгәр кеше беренче мәртәбә җинаять җаваплылыгына тартыла икән, аны чынлыкта ирегеннән мәхрүм итмиләр. Шунлыктан, әлеге яңа институтка ихтыяҗ бик зур булачак.

- 1 гыйнвардан документларны судка электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге тудырылды. Бу судларның эшен киметтеме?

- Әлеге идеянең перспективасы бик зур. Чөнки цифрлы технологияләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә зур үсеш кичерә. Россия Президенты Владимир Путин да Электрон Хөкүмәтне гамәлгә кертүнең стратегик мәсьәлә булуын билгеләп үтте.

Гадел хөкем, хакимиятнең бер тармагы буларак, артта калмаска тырыша. Бүгенге көндә гомуми юрисдикциядәге барлык судлар да бер мәгълүмати технология белән колачлап алынган. Ул - «Гадел хөкем» дәүләт автоматлаштырылган системасы.

Һәр судның (җәмәгать, район, өлкә, РФ Югары суды) үз сайты бар. Аларда үзегезне кызыксындырган теләсә нинди мәгълүмат (әлеге судның тарихы, судьяларны билгеләү хакындагы указлар, җитәкчеләре, шул суд тарафыннан карала торган эшләрнең җәдвәле һәм аларны карауның нәтиҗәләре) белән танышырга мөмкин.   

- Статистика нидән гыйбарәт, җинаять эшләренең саны арттымы, әгәр арткан икән, моны нәрсә белән бәйлисез?

-  Тенденция артуга таба бара. Еллык үсеш 5 процент тәшкил итә – мин биредә гражданлык, җинаять, административ эшләрне дә күздә тотам.

Шул ук вакытта, соңгы финанс кризисы эш урыннарының кимүенә, күпләрнең финанс хәле начараюга китерде. Шуңа бәйле рәвештә, җинаятьчелек тә арта – кешеләргә ничек тә яшәргә кирәк бит.

Безне наркотиклар белән бәйле җниятьләрнең үсеш динамикасы да борчый. Яшьләр арасында наркотик кулланучыларның артуы хәвефкә сала.

Экстремизм маддәләренә караган эшләр дә артты. Аларның күбәюе әлеге юнәлештә хокук саклау блогының эше көчәюгә бәйледер дип уйлыйбыз. Күреп торасыз бит, әлеге мәсьәлә шактый актуаль, ул республика җитәкчелеген генә түгел, гади  гражданнарны да борчый.

Болар, мисал өчен, балигь булмаганнарны үтерүгә бәйле җинаятьләр кебек үк, аеруча катлаулы эшләр категориясенә карый. Аларны бай тормыш тәҗрибәсенә ия, бу өлкәдә шактый хезмәт куйган судьялар карый.  

- Үз чыгышларыгызда сез хәзерге вакытта суд системасының кадрларга кытлык кичерүе хакында әйткән идегез. Бүген судья булуы җиңелме, әлеге һөнәрнең абруе зур була торып та, кадрлар ни өчен җитми?

- Дөрестән дә, кадрларга кытлык бар. Ул хөкемдарлык итүнең үзенчәлеге белән дә, закон тарафыннан судьяларга карата куелган таләпләр белән дә бәйле.

Чынлыкта, 25тән өлкәнрәк яшьтәге, югары юридик белемгә, 5 еллык юридик стажга ия һәркем судья булырга омтылыш ясап карый ала.   

Танышлык буенча судья булмыйлар. Бу процедура бик тә катлаулы, кандидатларның яртысы имтиханны тапшыра алмый. Әлеге күрсәткеч ел саен бер үк төрле.

Имтиханны биргәч, кандидат конкурста катнаша – тиешле документлар тапшыра ала, гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге уңайдан игъланнар очратырга мөмкин. Квалификацион коллегиягә үзенең тәрҗемәи хәле, туганнары, аларның җинаять яки административ җаваплылыкка тартылу-тартылмавы турында мәгълүматлар, характеристикалар, теге яки бу милекнең каян килүе турында декларацияләр тапшыра.

Бу - би вак эш, боларның барысы да тиешле структуралар (хокук саклау, салым һ.б.) тарафыннан ике-өч ай дәвамында тикшерелә. Әгәр кеше нәрсәнедер яшереп калдырырга тырышса яки дөрес күрсәтмәсә, бу – рекомендация бирүдән баш тарту өчен төп сәбәп.  

Квалификацион коллегиянең рекомендациясен алгач, барлык документлар да РФ Югары судына җибәрелә, алар федераль структуралар тарафыннан кабат тикшерелә. Шуннан соң РФ Президенты администрациясенә җибәрәләр, анда документлар янә энә күзеннән үткәрелә.

Тулаем алганда, әлеге процедура судьялар билгеләгәнче 8-9 ай дәвам итә. Шунлыктан судья булу бер дә җиңел түгел.

- Бүгенге көндә Татарстанда ничә судья бар?

- Гомуми юрисдикциядәге судларда (җәмәгать, район һәм югары) 701 судья һәм 1947 аппарат хезмәткәре исәпләнә.

Бүгенге көндә хөкемдарларның санын арттыру күздә тотылмый. Оптимальләштерү мәсьәләләре хәл ителәчәк (бәхәсләрне судка кадәр карау) яки бу ниндидер медиатив процедуралар булачак яисә эшләрнең бер өлешен салым органнарына яки башка структураларга тапшырачаклар. Алар исә, үз чиратында, күпмедер күләмдә административ штраф салачак, риза булмаган очракта кеше бу мәсьәләне судта хәл итә ала.

Бүген судларда эшнең кирәгеннән артык булуы, нигездә, башка структураларның үз компетенцияләрендә булган карарлар кабул иткәндә җаваплылыкны үз өстенә алмавы белән бәйле. Барысына да теге яки бу фикергә килү өчен суд карары кирәк.
Җаваплылыкны янә судларга йөклиләр. «Судка барыгыз да, тиешле карар алып килегез. Сезнең хокукыгыз бозылган, без моны беләбез, әмма суд карарыннан башка берни дә эшли алмыйбыз», - дип кенә җавап бирәләр.

Бу, әлбәттә, хакимият тармаклары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә үзара балансның бозылуы дигән сүз. Гәрчә гражданнарның хокукларын торгызу җәһәтеннән күрсәткечләр шактый югары булса да. Судка гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең 94 проценты канәгатьләндерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100