Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстанның ике даны!» - Җырчы Ильяс Халиков «Манзара»га багышлап шигырь язган

Көрәшче-җырчы Ильяс Халиков «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә һәм Айдар Шәймәрданов белән Илшат Идиатов арасында булачак көрәшкә багышлап шигырь язган.

news_top_970_100
«Татарстанның ике даны!» - Җырчы Ильяс Халиков «Манзара»га багышлап шигырь язган
https://www.instagram.com/ilyas_halikov/

Көрәшче-җырчы Ильяс Халиков 16 гыйнвар көнне циркта узачак «Манзара» премиясенә багышлап шигырь язган. Шигырь иң көтелгән алыш — «Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрданов белән танылган көрәшче һәм тренер Илшат Идиатов арасында булачак көрәшкә да багышланган.

«Шигырь яздым әле утырып, Айдар белән Илшат көрәшә дигәч», — дип язып, ул үзенең инстаграм сәхифәсенә пост та урнаштырган. Үз чиратында, барлык язылучыларын 16 гыйнвар көнне «Манзара» премиясенә дә чакырган. «Килми калма, мин дә җырлыйм», — дип тә язып куйган.

Берегез — Әгерҗе!

Икенчегез — Чүпрәле!

Татарстанның ике даны –

Батырларны күр әле!

Илшат уйлый, Айдар борчыла.

Көрәшләре ничек барыр?

Келәмгә чыккач күренер,

Кайсысы батыр калыр!

Манзарада көрәшчеләр,

Берсеннән-берсе батыр!

Келәмдәге көрәшләрдән

Тамашачы таң калыр!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100