Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Манзара-2021»: Яңа ел ялларында кемнең күпме оливье ашаганын беләбез инде!

16 гыйнвар көнне цирк бинасында көрәш дөньясында үзенең урынын булдырган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Җиңүчегә ике бүлмәле фатир биреләсе, өч төбәктән егерме көрәшче катнашачак, Айдар Шәймәрданов белән Илшат Идиатов көрәше көтелгән бәйге хакында - «Интертат».

news_top_970_100
«Манзара-2021»: Яңа ел ялларында кемнең күпме оливье ашаганын беләбез инде!
Салават Камалетдинов

Иң зур бүләк - 100 мең сум

2021 елның 16 гыйнварында Казанның цирк бинасы янәдән көрәш һәм җыр дөньясына кереп чумачак. Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең иң көчле көрәшчеләрен бер аренага җыйган «Манзара-2021» спорт-музыкаль премиясе быел да шаккаттырга уйлап тора.

Бераз гына саннар:

— «Манзара»дагы төп бүләк өчен өч төбәктән 20 көрәшче бил алыша.

— Абсолют батырга чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчалата приз каралган. Икенче урын иясе 60 мең, ике өченче урын алучылар 30ар мең сум акча белән бүләкләнәчәк.

— Иганәчеләр ярдәме белән 75 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгында 4 көрәшче бил алыша. Алар — Алабугадан Ислам Фәләхов, Биектаудан Булат Юнысов, Яр Чаллыдан Ленар Садыйков һәм Түбән Камадан Рафаэль Кәлимуллин. 

— 75 кг үлчәү авырлыгында җиңүче — 30 мең, икенче урын иясе — 20 мең, ике өченче урын алучы көрәшчеләр унар мең сумга ия булачак.

— «Манзара»да көрәш 2013 елгы кагыйдәләр буенча бәяләнәчәк.

Машинасыз «Манзара», яки ике бүлмәле фатир турында якты хыяллар 

2020 елны билгеле сәбәпләр буенча Сабантуйлар да булмады, ягъни район батырлары ачыкланмады. «Манзара» беренче чиратта район батырларын барлау, аларны таныту һәм алар арасыннан да иң көчлесен билгеләү максатыннан оештырылган проект. Быел исә сайлап алуның төп принцибы — көрәшче беренче унлыкта булырга тиеш. 

— Төп максат: гади көрәш ярышы үткәрү түгел, ә җыр, тамаша, көрәш бәйрәме итеп тәкъдим итү. Хәзер иганәчеләрне җәлеп итү белән шөгыльләнәбез. Киләчәктә дә көрәшне сарык өчен генә көрәшә торган итеп калдырмаска, ә матди ягын да кайгыртырга кирәк.

Татарстан, Россия беренчелекләрендә бер үлчәү авырлыгында 30-40 кеше була. Ә «Манзара»да 15-20 көрәшче генә катнашачак. Без бары тик иң көчле көрәшчеләрне генә җыйдык, состав көчле. Кайбер көрәшчеләре инде хәзердән үк җиңелеп куйганнар, чөнки состав көчле булгач, шикләндерә дә. Беренче унлыктан да аска төшмәгән егетләр генә катнаша, — дип сөйләде «Манзара» спорт-музыкаль премиясен җитәкчесе Айдар Шәймәрданов

Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та «Манзара»ның татар көрәше өчен булган әһәмиятен әйтеп үтте. «Алдагы елларда җиңүчегә фатир бирерлек дәрәҗәгә күтәрергә кирәк», — дип тә өстәде.

— Спорт төрләре артканнан-арта бара. Боз сарайлары, йөзү бассейннары, универсаль спорт комплекслары төзибез. Эчтән генә татар көрәше артта калмасын иде дип йөрим. Хәзер әти-әниләрнең балаларын хоккей, волейбол, йөзү, чаңгыга бирәсе килә. Көрәшне саклап калу өчен «Манзара» кебек бәйгеләрнең булуы кирәк.

Минем хыял бар: унъеллыкларда беренче урын алган көрәшче ким дигәндә ике бүлмәле фатирга ия булырга тиеш. Икенче урын алганы — бер бүлмәлегә. Елдан-ел «Манзара»ның дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Цирк — татар егетләренә татар көрәшен күрсәтер өчен менә дигән арена, — диде ул.

Сүз уңаеннан, берничә ел дәвамында «Манзара» тамашачыларга карата мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булды. 800 сумлык билет алып кереп, өр-яңа машинага ия булучылар турында сүзем. Быел тамашачыларга машина оту бәхете тәтемәячәк. Әмма бу бүләкләр бөтенләй булмаячак дигән сүз түгел әле.

— Быел бүләк машина түгел. Халык барыбер шикләнә инде ул. «Үзенекеләргә бирделәр», — ди. Быел бүләкләр — көнкүреш җиһазлары, техника булачак. Ягъни, машина бер кешегә генә эләгә иде, ә быел тамашага килгән күп кеше бүләк белән кайтып китә алачак, — диде Айдар Шәймәрданов.

 «Айдарны җиңәм, Алла боерса»

«Манзара»ның иң кызыклы өлеше премияне оештыручы продюсер Айдар Шәймәрданов белән Арча районында көрәш буенча тренер, танылган көрәшче Илшат Идиатовның көрәше булыр дип көтелә. Айдар бу очрашуның тарихы белән таныштырып китте:

— Үзебезнең мәгълүмат чарасына Американың Сент-Луис шәһәрендә регистрация ясаттык. Ярдәм иткән кешеләрне «Манзара» белән дә таныштырдык. «Айдар, син үзен йөрисең ярыш оештырып. Синең көрәшкәнең бармы соң?» — дип сорадылар. Мин инде: «Әлбәттә, көрәшкән бар», — дип әйтеп куйдым. Безнең очрашуга кырык мең сум акчаны Америкада яшәүче Станислав Бондаренко куйды. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер көрәш сөюче ун мең өстәгән. Ягъни, приз фонды әлегә илле мең, — диде ул.

Айдар Шәймәрданов яшь чакта Илшат Идиатов белән көрәшергә хыяллануын да яшермәде. «Илшат бик җиңәргә теләсә дә, мин дә җиңел генә бирелә торганнардан түгел», — дип тә өстәде. 

— 1997 һәм 2000 елда яшьләр арасында чемпион калдым. Район Сабантуйларында күп җиңүләр яуладым. Әгерҗе ерак булу сәбәпле, без Казанга ярышка килеп җитә алмый идек. 270 чакрым ераклыкта урнашканга, аны «аппендикс» дип йөртәләр иде. Шуңа да карамастан, көрәштән туктап тормадым. 17 яшьтә Муса Җәлил исемендәге турнирында катнаштым. Авыл хуҗалыгы призларында да көрәштем. 

Ләкин минем зур хыялым бар иде. Ул Рөстәм Хашимов белән көрәшеп карау. Тик мин формага килеп кенә җитәм дигәндә ул көрәштән китеп барды. Икенче зур хыялым Илшат Идиатов белән көрәшү иде. Илшат Идиатов һәрвакытта да якты персонаж, гаугалы көрәшче булды. Һәркем аның көрәшен хәтерли. Еллар узгач, Ходай миңа шундый мөмкинлек бирде. Миңа 36 яшь. Кемдер бу яшьтә спорттан китә, ә мин үземне 36га хис итмим. Илшат, җиңәргә теләгең зурдыр, әмма минем сиңа тиз генә җиңелергә исәп юк, — диде Айдар Шәймәрданов.

Илшат Идиатов исә үзенең акча өчен көрәшмәвен һәм Айдарны җиңәр өчен бик каты әзерләнүен белдерде.

— Айдар миңа «вызов» ясады. Безнең Арча егетләре бик шатланды инде. «Әйдә, Илшат абый, отарга кирәк», — диләр. Мин каты әзерләнәм. Алла боерса, «Манзара»да Айдарны отарга иде. Бүләк бармы-юкмы икәнен дә белмим, ул миңа кирәкми дә. Айдарның чакыруына каршы килә алмадым, әле бит ярыш циркта була. 

Яшьрәк чакта мин Айдарны белми идем. Үзе әйтмешли, унлыкка да керми иде ул. Минем Балтачтан Ранил Габдрахманов белән көрәшәсе килде. Бик көчле көрәшче иде ул. Мин аны мәче белән бер дия идем. Ничек кенә атсаң да, аякта кала иде ул. Аннары ничек отарга икәнен аңладым. «Захват» алып, беренче эшләсәң, аны да отып була. «Манзара»да да «захват» ала алсам, Айдарны җиңәм, Алла боерса, — диде Илшат Идиатов.

Сүз уңаеннан, Айдар Шәймәрдановка 36 яшь булса, Илшат Идиатовка — 37. 

«Манзара» «договорняк» булмауга гарантия бирәме?

Көрәш дөньясында «договорняк» дигән бер паразит сүз бар. Көрәшчеләрнең келәмгә сөйләшеп керү очраклары да булып тора. Ә «Манзара» бу мәсьәләне чишә аламы?

— Көрәш турнирларында 30-40лап көрәшче була бер үлчәү авырлыгында. Алар жирәбәне карыйлар да, «әһә, монда Ренас Кәлимуллин», «әһә, монда Марат Кәримов бар» диләр дә, алдан ук чамалап куялар. Ә «Манзара»да жирәбә келәмдә булачак. Аларның алдан сөйләшеп торырга вакытлары да булмый. Әлбәттә, чаршау артында сөйләшкән кеше сөйләшә ала инде, тел бирелгән бит. «Договорняк» дигән нәрсәне бетерергә иде.

Миңа калса, көчлеләр арасында булып та сөйләшеп яту оят булырга тиеш. Матур көрәш күрсәтәсең килә икән, сөйләшеп тору кирәк түгел, — дип җавап бирде Айдар Шәймәрданов.

Раил Нургалиев фаворитмы?

Феноменаль көрәшче Раил Нургалиев узган елгы «Манзара»да Муса Галләмовны отып чыккан иде. Татарстан чемпионатында өченче урында калса да, аны төп фаворит дип атарга курыкмыйлар. Раил матбугат конференциясенә үзе дә килергә тиеш иде, тик килмәде. Илшат Идиатов исә Раил Нургалиевны отучы булмаячак дип уйлый икән.

— Минемчә, Раил Нургалиевны отучы булмас әле. Мин аны карап торам инде гел. Без бер чорда туып-үскән малайлар. Ул быел бик каты формада. Дөнья чемпионатын отты, Россияне отты, тик Татарстан чемпионатында гына зур үлчәүгә кереп, әллә авырып, оттырды. Раилгә көндәш күп булачак анысы, дөрес. Күп әйбер жирәбәдән тора инде, — диде ул.

Журналист Атлас Гафиятов: «Кем җиңәсен белеп булмый», — дигән фикердә. 

— Гыйнвар уртасында бөтенесе дә формада да түгелдер. Раил җиңәчәк дип кенә әйтергә ярамый. Кем җиңәсен белеп булмый. Шуңа кызык һәм көтелмәгән булачак, — диде Атлас Гафиятов. 

Хәлил Шәйхетдинов исә бу мәсьәләгә бераз көлү белән карады. 

— Яңа ел ялларында кемнең күпме оливье ашаганын беләбез инде «Манзара»да. Нургалиевка килгәндә, Раил шөгыльләнми, ә Сыртаев шөгыльләнә. Икенче сәбәп: Раилне төрле яклап өйрәнәләр. Аннары, Раилнең яше дә бара инде, — диде.

«Башкортстан көрәшчеләре бер башка өстен кебек, әмма татарстанныкылар аларны бәрә дә сала»

«Манзара»да өч төбәктән килгән көрәшчеләр бил алышачак. Башкортстаннан да ике көрәшче килүе көтелә. Шул уңайдан матбугат конференциясендә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров:

— Башкортстан көрәшчеләрен кызганам. Үзләре бер башка өстен кебек, әмма Татарстан көрәшчеләре аларны бәрә дә сала, бәрә дә сала. Россия кубогында Татарстан белән Башкортстан көрәшчеләре «стенка на стенку» буенча ярышның финалында очрашкан иде. Татарстанның икенче-өченче санлы көрәшчеләре Башкортстан көрәшчеләрен отып чыкты. Без татар көрәшчеләре башкортныкылардан бер башка өстен дип әйтә алабызмы? — дип сорады Радик Сабиров.

Бу сорауга Хәлил Шәйхетдинов башта җавап бирергә теләмәде дә кебек. Әмма соңыннан «Әйе, без өстенрәк», — дип җөпләп әйтеп куйды.  

— Күрше республика егетләренә мондый перчатка ату дөрес тә түгел. Соңгы елларда Башкортстанда көрәшне үстерү буенча эшләр алып барыла. Балалар арасында үзгәреш күзгә күренеп арта. 

Россия кубогы Татарстан беренчелегеннән соң узды. Равил Хәйруллин белән беренче команданы кертербез дип уйлаган идек. Егетләр аргач, икенче-өченче санлы егетләрне керттек. Тик алар да безнең Башкортстаннан килгән беренче санлы көрәшчеләрне җиңеп чыктылар. Мин һәрбер үлчәү авырлыгында бер-берсенә көндәш була ала торган биш-алты егетебез бар дип сөенәм. Шул ук Раилгә дә каршы ала торган дүрт-биш егетебез бар. 

Моны системалы эш алып баруның нәтиҗәсе дип әйтәсем килә. Без бу эшне иртәрәк башладык, Башкортстанныкылар әле яңарак кына тотынды. Без үскән елларны бу күренеш кискенрәк иде. Башкортстан белән Татарстан тигез бара иде. Ә хәзер без өстенрәк, — диде ул.  

Хатын-кызлар көрәшенә караш

Матбугат конференциясендә «Манзара»га хатын-кызлар көрәшен кертү турында да сорау яңгырады. Цирк бинасының уртасында ялтыр-йолтыр килгән утлар астында хатын-кызлар көрәшен карау ничек булыр иде икән?

Айдар Шәймәрданов бу сорауга бераз юмор белән җавап бирде: «Мин шәхсән каршы. Хатын-кыз теле белән дә җиңә ала, аңа көрәшеп тору кирәкми».

Хәлил Шәйхетдинов исә хатын-кызларны көлкегә калдыру дөрес эш түгел, моны онытырга кирәк дип кат-кат әйтте. 

— Без ирләргә келәмдә үзеңнең апаң яки әниең булмаганда бик кызык ул карап утырырга. Үзебезнең апаларны да, әнине дә, туганнарны да анда чыгарып йөртәсе килми. Башка нәфис спорт төрләре дә бар бит. Көрәшне бик яратасың икән, олимпия төләренә кергән спортка бар. 

Мин хатын-кызлар көрәшенә каршы. Аларның әни буласылары бар. Көрәштә җәрәхәт тә алалар. Ул дөрес әйбер түгел.

Минем видеороликлар күргән бар: бөтен кеше көлә, шау-гөр килә, алып баручылар да кызып китә. Без үзебезнең иң кадерле нәфис кешеләребездән көлке ясарга тиеш түгел. Мин аны беркайчан да хупламаячакмын. Бу әйберне онытырга кирәк. Матур күренеш түгел, — диде ул.

Ир-атларга — көрәш, хатын-кызларга — артистлар, балаларга — анимация

«Манзара»ны без спорт-музыкаль премиясе дип атасак та, күпчелек игътибар, билгеле, көрәшкә юнәлгән. Көрәшчеләрне барлыйбыз, мактыйбыз, күккә чөябез. Шул ук вакытта җырчылар бераз күләгәдә калган кебек була. 

Быел «Манзара»ның музыкаль бизәлеше сюрприз булыбрак калды. Әлегә премиядә Салават Фәтхетдинов һәм Рәмилә белән Рамил Хәйретдиновларның булуы гына билгеле. Калган артистларны 16 гыйнвар көнне цирк бинасында гына күрәчәкбез. 

Матбугат конференциясендә катнашкан җырчы Рамил Хәйретдинов «Манзара»ны гаилә бәйрәме дип атады. 

— Элек 30 августта Республика көнендә үзәк стадионда зур бәйрәм була иде. Анда җырлы тамаша да, көрәш тә бергә кушыла иде. Хәзер «Манзара»да ир-атлар өчен көрәш булса, хатын-кызларга — концерт, балаларга анимацион чаралар каралган. «Манзара» — ул гаилә бәйрәме. Ул гаилә премиясенә әйләнерлек зур чара, — диде ул. 

Шулай ук ел дәвамында «Манзара» премиясен яктырткан журналистларга бәйге дә игълан иттеләр. Иң яхшы, иң күп эшләгән, язган, күрсәткән, ягъни премияне яктырткан журналистлар утыз мең күләмендәге акчага ия булачак.

— Журналистлар бәйгесе игълан итәбез. «Манзара» компаниясе беренче урынга — утыз, икегә — егерме, өченче урынга ун мең күләмендә акча тапшырырга әзер. Мәгълүматлар белән безнең сайт аша танышып бара алачаклар. Нигезләмәсен эшләп, һәрбер редакциягә җибәрербез, — дип хәбәр итте Айдар Шәймәрданов.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясе 16 гыйнвар көнне цирк бинасын шау-гөр китерәчәк. Тамашачаларны да иң көчле көрәшчеләр, иң көчле алышлар һәм бүләкләр көтүен исәпкә алып, цирк аренасында күрешкәнгә кадәр. 



Галерея: «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыруга багышланган матбугат конференциясе
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100