Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстанны «братым» дип саныйм» – Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены

Казанда татар эшмәкәрләре җыелды. 47 төбәк, 600дән артык делегат һәм 3 көнлек программа. Авылларда тормыш бармы? Җыен – ял итү урыны гынамы? Эшмәкәрлек – чыннан да киләчәк эшеме? «Интертат» хәбәрчеләре Рифат Каюмов, Энҗе Габдуллина, Зилә Мөбәрәкшина татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Татарстанны «братым» дип саныйм» – Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены
Салават Камалетдинов, Энҗе Габдуллина, Зилә Мөбәрәкшина

Эшмәкәрләр «тусовка»сы

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены быел 11нче тапкыр үтте. Җыенга фермерлар, оешма вәкилләре, хуҗалык рәисләре, район җитәкчеләре җыелган иде.

Татар конгрессы бар якны да кайгырткан – укыта да, үрнәк авылларны да күрсәтә, мәдәни яктан да «агарта». Беренче көнне делегатлар Камал театрында «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен караган. Икенче көнне Чувашиянең Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларына барган. Беләсездер, бу авыллар – татарның йөзеге дә, кашы да, йөзек кашы да. Ул якта яшәүче мишәрләр татарның данын еракларга таратып, бөтен кеше кызыгырлык итеп яши. Чөнки эшлиләр. Ул якта эшмәкәрлек чәчәк аткан. Казыларын ашап карасаң, башка якныкын авызга аласы да килми.

Өченче көнгә делегатларны укыттылар. «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә 8 төрле юнәлештә секцияләр үткәрелде. Үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, агрохолдинг һәм агроҗитештерү, авыл хуҗалыгында төзелеш, агросәнәгать хезмәтләре, агронсәнәгатьттә цифрлы технологияләр юнәлешләре буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнделәр. Мәсәлән, үсемлекчелек буенча Балтач районы чыгыш ясады. Балтач – игенче район, Татарстанда беренче рәтләрдә. Ә төзелеш буенча Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сөйләде.

«Рәис Миңнеханов секциясендә булдык. Ул курыкмыйча, төрле вазифалар биреп, яшь кадрларны үстерә икән. Яшьләрне авылда калдыруның бер методы – аларга җаваплы участоклар тапшыру», – диде «авыл хуҗалыгында төзелеш» секциясендә булган Рөстәм Ямалиев. Ул – Мәскәү өлкәсендә Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы президенты, төзелеш өлкәсендә дә эшмәкәрлек эше бар.

Төзелеш дигәннән, эшмәкәрлеккә илдәге, дөньядагы вазгыять йогынты ясаганын шушы җыеннан соң аермачык күреп була. «Хәзер санкцияләр аркасында импорт буенча проблемалар бар. Кайбер техникага запчасть җитми, мәсәлән. Катлаулы чорда мондый очрашулар бик кирәк. Тәҗрибә уртаклашу бу», – ди Рөстәм Ямалиев.

Татарстан – чит төбәкләр өчен бөтен яклап та үрнәк республика. «Барысы да шәп! Татарстан, молодцы!» – диделәр бу җыенда да. Татарстан киң күңелле дә әле ул. 3 көн буе шулкадәр мул дәрәҗәдә 600 кешенең күңелен тагын кайда күрәләр? «Без монда ял итәргә киләбез. Күрешәбез, танышабыз, сөйләшәбез», – диде бер абый. Ял иткәне йөзеннән күренеп, исеннән сизелеп тора иде. Кыскасы, эшмәкәрләр җыены – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең ял да итә, дөнья да күреп кайта торган «тусовка»сы.

«Иң зур проблема – сату»

Секцияләр бара торды, халык чыга-керә торды. Иң күп катнашучылар үсемлекчелек һәм терлекчелек кабинетларында иде.

Свердловск өлкәсе Акбаш авылыннан килгән Рамазан абый Әбделхаков белән сөйләшеп киттек. «Татарстан, молодцы, авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә, бездә алай түгел», – диде. Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларын мактап туя алмады.

– Мондый җыеннар безгә бик кирәк. Чувашияне бик ошатып кайттык. «Ни өчен бездә дә шундый җитештерү эше ачмаска?» – дип уйладык. Россия үзәгендә осетрлар үрчетәләр, кызык бит. Мунчага мич эшлиләр. Компьютер белән эшли торган «лазерная резка» куйганнар. Бездә дә татар авыллары күп, мунчалары да бар. Шундый матур, «капитательный» мич эшләүче безгә дә кирәк, диештек, – дип сөйләп китте.

Рамазан абый – умартачы. Заманында печән эшләү белән шөгыльләнгән. Мал тотучылар кимү сәбәпле, бизнесын туктаткан. «Яшьләр мал тотмый, шуңа күрә маллар да бетте, фермерлык та бетте, чөнки печән алырдай кеше юк», – ди Рамазан абый. Аннары авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән. Пенсиядә үзенә иптәш итеп, бал кортларын үрчетә. «Умарта янына барам да, бал кортларының «выжылдап» йөргәннәрен карап утырырга яратам», – ди ул.

– Проблемалар да юк түгел. Иң зурысы – сату. Күрше-тирәләр, белгән-күргәннәр алып тора. Без дә күбрәк асрар идек, сатып булмый бит. Томск һәм Кузбасслар Кытайдан алалар да, Екатеринбургка чаклы китерәләр. Мәсәлән, без 3 литр балны 2400 сумга сатабыз, алар 1200-1500га сата. 2 тапкыр арзанрак дигән сүз. Тик бал түгел инде ул, сыйфат юк. Халык аңламый, балны аера белү дә кирәк, – дип сөйләде Рамазан Әбделхаков.

«Үсемлекчелек – карта уены кебек»

Свердловскиның Үрге Каршый авылыннан Винарис Мөхәммәдьяров та эшмәкәрлекнең проблемаларын санап үтте. Винарис абыйның гаиләсе үсемлекчелек өлкәсен сайлаган. Әтисе, үзе, хәзер инде улы да җирдә бодай, арпа, печән үстерү белән шөгыльләнә. Бөтенесенең стажын бергә кушып санасаң, 80 елдан артык чыга икән. «Авылда тудым, авылда калдым. Ничек авыр булса да, авылда яшим», – ди ул. Фермерлык эшенә илдәге, дөньядагы вазгыять тә йогынты ясый икән.

– Акча проблемасы бар. Документ җыя алсаң, льготасын да, кредитын да бирәләр. Субсидияләр дә әзәйде. Пандемия чорында, бәяләр артканчы, МТЗ-1221 тракторы, чәчкеч алган идек. Фермерларга акчаны процентлап кайтаралар иде. Документың булмаса, берни дә ала алмыйсың инде. Ул вакытта бер өлешен генә бирделәр, коронавируска бәйләделәр. Хәзер – махсус операция. Узган ел комбайн алдык. 40 процентын кайтару өчен документ җыйдык. Шуның 12 процентын гына бирделәр.

Аннан соң, үсемлекчелек – карта уены кебек. Узган ел уңыш яхшы булды, тик сатып булмады, чөнки бөтен җирдә санкцияләр. Ашлыкны арзанга – 5-6 сумга сатабыз. Шулкадәр арзан булса да, куяр урын юк. Акча ай саен кирәк, кредитларны түлисе бар. Кредитлар белән яшибез бит. Уңыш булмаса, бөтенләй бернәрсә дә булмый. Кеше үзе тырышса, яшәп була. Эшләсәң, барыбер нәрсәдер бирәләр, нәтиҗәсе була аның, – диде Винарис Мөхәммәдъяров.

«Әфганстанда бөтен нәрсә яхшы үсә»

Җыен Бөтенроссия статусын йөртсә дә, быел хәтта Әфганстаннан да татар эшмәкәрләре килгән иде. Кәримулла, Нигъмәтулла, Сәет, Сафи һәм Отаулла исемле бизнесмен татарлар җыен турында Бөтендөнья татар конгрессы аша белгән. Алар тәрҗемәче ярдәмендә аралашты. Эшмәкәрләр күбесенчә үсемлекчелек юнәлешендә эшли. «Чынлап Әфганстанның үзеннән килдегезме?» – дим. «Әйе, паспортларын күрсәтимме?» – ди тәрҗемәчеләре.

 – Алар – Әфганстан бизнесменнары, күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли. Мәсәлән, берсе гранат һәм миндаль экспорты белән шөгыльләнә. Әфганстанда бөтен нәрсә дә яхшы үсә. Анда уңышны елына 3 тапкыр җыялар, – дип таныштырды Әфганстан татарларының тәрҗемәчесе.

«Татарстанны «братым» дип саныйм»

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – эшлекле дә, милли дә «тусовка». Татарстан якташларын мул өстәл, якты йөз белән каршы ала. Ставрополь крае Кече Барханчак дигән татар авылыннан килгән Рөстәм Хәмитов Татарстанны үзенең «браты» дип саный.

– Зур «братың» килеп чыкмаса, кайбер эшләрне үзең генә булдыра алмыйсың. Мин Татарстанны үземнең «брат» дип саныйм. Бабаларыбыз шушы яклардан күченеп килгән. Рәхмәт кенә, дим. Безнең күңелне күтәрәләр. Аннары эшли алмаган эшләрне үзебез эшли башлыйбыз. Васил Гаязович дөрес әйтә: «Әгәр дә сез үзегез үзегезгә кирәкмисез икән, беркем дә сезне алып бара алмый». Ставропольда 3 миллион гектар җир бар. Күпчелек арпа, бодай үстерәбез. Сарыкны да, эре малны да асрыйбыз. Без моннан алган файдалы мәгълүмат ул бөтен крайга файда, – ди Рөстәм Хәмитов.

Татар пычагы

Конгресс оештырган чараларда ярминкә, күргәзмә һәм җыр-бию булмый калмый. Тулы бер зал татар эшмәкәрләре продукциясе белән тулган иде. Ите дә бар, казылыгы да, колбасасы да, сөте дә, күлмәк-итәге дә, балы да, хәтта пычагы да. «Татар пычагы» дигән язу күреп, «пычакның да милләте буламыни» дип уйлап куйдым. Баксаң, була икән.

«Татар пычагы» брендын Әлмәттән тимерче Хәмит Исмәгыйлев булдырган. Кайсы җире белән татарныкы икән, дип кызыксындым.

– Татар пычагының үткен ягы кире якта. Атта барганда өстән аска таба ату, яки астан казау өчен алай уңайлырак. Бу пычаклар сугышчылар белән бергә күмелгән була. Алар 16-17 гасырдан күренми башлый. Корал ул бөтен халыкларда бар, татарныкы да бар. Бу пычакны тарихчыларыбыз өйрәнгән, ул Искәндәр Измайлов хезмәтләрендә дә бар. Татар пычагы корал буларак тарихи яктан рәсмиләштерелгән, – диде Хәмит Исмәгыйлев.

Оста, пычактан кала, балта, кылычлар да ясый. Тарихи киемнәр белән реконструкцияләрдә катнаша. Хәмит абый – нәселле тимерче. Ике як бабасы да – тимерче осталар.

– Безнең нәселдә тимерчеләр күп. Әни ягыннан Әхмәт бабай комган, тазлар ясаган. Әти ягыннан бабай белән бергә ат дагалары ясый, ындырда тырмалар чүки идек. Үзем аның белән 15 яшьтә пычак ясадым. Өйдәге пычаклар да үзем ясаган. Нәсел һөнәрен югалтмас өчен дә кирәк, үзеңнән соң да эш кала.

Бу пычаклар – бердәнбер экземплярда, аның күчермәләре, аналоглары юк, һәр пычак үзенчә чыга. Бөтенесе дә – кул эше, күңелеңне биреп эшли торган эш, – диде Хәмит Исмәгыйлев.

«Балаларны телефоннан аеру өчен бәрәңге бизнесына җәлеп иттем»

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының соңгы көне, нәтиҗәсе – «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә пленар утырыш белән тәмамланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән утырышта төпле фикерле, бизнеста уңышка ирешкән эшмәкәрләр чыгыш ясады. Һәрберсе үз тәҗрибәсе, бизнесы турында сөйләде, фикер-киңәшләре белән уртаклашты.

Әйтик, «Слава Картофель» җаваплылыгы чикләнгән агрофирма җитәкчесе Рамил Идиатуллин балаларын телефон һәм интернеттан аеру җаен тапкан – аларны үз бизнесына җәлеп иткән. Бер караганда, бик отышлы ысул. Ләкин һәр баланы да эшләргә мәҗбүр итеп булмыйдыр ул.

– Хәзер телефон тотып, башка телдә сөйләшеп йөрүче балалар безнең авылда да бар. Белгәнебезчә, ана теленә мәхәббәт яшьтән үк башлана. Бу күренешкә каршы торырга тырышабыз. Шуңа күрә балаларыбыз бәрәңге бизнесында булыша. Кайда гына булсак та, горурланып яшибез. Газиз телебезне, гореф-гадәтләрне саклап калырга кирәк.

35 тонна бәрәңге утырта башлаган идек. Беренче елларда, мәктәптә укыганда, бәрәңгене кул белән җыйдык. Университетны тәмамлаганнан соң, авылга эшләргә кайттым. Бүгенге көндә 5 мең гектар җир эшкәртелә. Яңа технологияләр белән җиһазландырылган саклагычлар кулланабыз. Бәрәңге үстерү буенча федераль программада катнаша башладык.

2017 елда лаборатория ачтык, 5 ел дәвамында бәрәңге үстерәбез. Теплица комплексы ясадык, төрле сортлары бар. Төп бурычыбыз – Россиядә сортлар үстерү. Хәзерге вакытта агрофирмада 230 кеше эшли. Моны мөһим дип саныйм. Якташыбыз Ркаил Зәйдулла «эшмәкәрләре булмаган авылның бүгенгесе юк» дигән иде. Шөкер, авылыбыз алга бара. Авыл халкы белән белән тату, күңелле эшлибез. Бүгенге көндә бакчалар, мәктәп-мәдрәсә гөрләп эшли, – диде эшмәкәр чыгышында.

«Татар ашлары бизнесы белән ил күләменә чыгасыбыз килә»

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй районы эшмәкәре Айрат Абдулловның планнары зурдан – бизнесын ил күләменә җәелдермәкче. Хәзерге вакытта мәш килеп, пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясау белән шөгыльләнә.

– Авылны бик тә яратам. Безнең төбәк казылык ясау белән данлыклы. Шуңа күрә дә мин казлар тотып, мал үрчетә башладым. Бүгенге көндә пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясыйбыз. Барысын да кулдан эшлибез. Моның өчен зур аппарат алдык. Бизнесны ил күләменә чыгарырга тырышачакбыз.

Тавык итен Татарстаннан алып кулланабыз, Казанга үз авылыбызга кайткан кебек булабыз. Эре мөгезле терлек, сарык итләрен үзебез чала башладык. Үзебез белгән ышанычлы фермерлардан итләр сатып алабыз. Киләчәккә зур максатлар куябыз. Зур базарга чыгарга насыйп булсын иде.

Татарлар арасында күп балалы гаиләләр бар. Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез, ләкин рус телен кушып сөйлибез. Балаларыбыз урамга җыелып, футбол уйныйлар да русча сөйли башлый. Бу – телевизор, мультфильмнарның йогынтысы дип уйлыйм, – дигән борчылуын белдерде эшмәкәр.

«Кадрларның алмашынып торуы борчуга сала»

Курган өлкәсе Шумиха шәһәреннән яшь эшмәкәр Карина Шәрипованы очраттым. 30 яшь тә юк әле үзенә, әмма зур идеяләр белән яна, бизнес өлкәсен биш бармагы кебек белә. Шумиха шәһәр булып саналса да, күбрәк бистә тибына якын икән. Шуңа да яшьләр зуррак шәһәрләргә күченеп китә, эшләргә кадрлар калмый…

– Җыенда беренче тапкыр катнашам. Үзем өчен һәм предприятие өчен яңа фикерләр туплап кайтам. Төп проблема – кадрларның алмашынып торуы. Өлкән яшьтәгеләр дә актив эшли алмый. Белемле кешеләр аз. Җыенда авыл хуҗалыгы институтлары белән предприятиеләрнең хезмәттәшлек итүе турында белеп алдым.

Студентлар авыл хуҗалыгындагы эшне белми. Институтны тәмамлагач, үз һөнәре буенча эшкә урнашырга теләми. Шуңа күрә студентларга авыл хуҗалыгы өлкәсе белән шөгыльләнгән оешмаларда практика үтү мөмкинлеген бирергә, эшмәкәрләр белән очрашулар оештырырга кирәк. Курган өлкәсеннән башка эшмәкәрләр белән дә сөйләштек, күбесенең фермага барып караганы юк икән. Гаҗәпкә калдым, – ди Карина.

Яшь эшмәкәр гаилә бизнесы белән таныштырды. Алар Шумиха шәһәрендә 1800 гектарда бодай, карабодай, җитен үстерә. Шулай ук, икмәк пешерү пекарнялары бар, ипи пешереп сату белән шөгыльләнәләр.

– Бизнес белән 25 ел мәшгульбез. Аны дәү әти башлап җибәргән иде. Бизнес эшчәнлегендә катнашам, эшне дәвам итәм, чөнки бизнеста һәрвакыт үсеш булырга тиеш. Балачактан ук шул мохиттә кайнадым, күзәтергә ярата идем, – диде эшмәкәр.

«Татар яшьләре эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тиеш»

Чиләбе шәһәреннән Виталий Бәдретдинов, яшьләр эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш, дип саный, чөнки татарлар электән үк бу өлкәдә кайнаган. Халкыбызның киләчәген шушы өлкәдә күрә ул.

– Эшмәкәрлек белән бергә бабаларыбыз социаль мәсьәләләрне дә хәл иткән. Без дә белем алып, финанс яктан бәйсез булып, бу юнәлешләрне берьюлы үстерергә тиеш. Яшьләрнең эшмәкәрлек өлкәсендә эшләве мөһим. Тәҗрибәле эшмәкәрләр белән беррәттән яшьләрне дә күргәч, бик сөенәм. Җыенда өлкән буын белән яшь буын арасында аралашу, аңлашу бар.

Әлеге җыен яңа танышулар, тәҗрибә алмашу өчен бик уңышлы. Узган ел танышкан башка төбәкләрдәге эшмәкәрләр белән уртак проектларны тормышка ашырабыз. Биредә күп еллар бизнеста булган, тәҗрибәле эшмәкәрләр килә, алар файдалы мәгълүмат белән уртаклаша. Бу мәйданчык киләчәктә төрле эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә, – диде клининг бизнесы белән шөгыльләнгән Виталий.

Татарстанның азык-төлек җитештерүчеләрен Санкт-Петербургта сату итәргә чакырдылар

«Татарский дворик» җитештерү кооперативы идарә рәисе Булат Шәфигуллин быел «Татарский дворик» проектын тагын 3 мәйданчыкта ачарга тели.

– 2019 елның октябрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы, Санкт-Петербург шәһәре администрациясе чакыруы, Бөтендөнья татар конгрессы, Азнакай районы ярдәме белән Санкт-Петербургта «Татарский дворик» дип аталган яңа проект барлыкка килде. «Татарский дворик» – ул Россиянең төньяк башкаласында Татарстанның 50дән артык җитештерүчесе продукцияләрен халыкка тәкъдим итә торган бердәнбер урын.

Эшмәкәрләрне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә сату итәргә чакырам. «Татарский дворик»та иң күбе Татарстанда җитештерелгән товарлар сатыла.

«Меңләгән кеше «Татарский дворик»ка продукция алырга гына түгел, ә милләттәшләребез белән аралашырга дип тә килә. Ул – шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен Татарстанның заманча яшәеше белән танышу урыны да. Киләчәктә «Татарский дворик»ны туризм маршрутына кертергә хыялланабыз.

Санкт-Петербургта «Татнефть»нең 60лап ягулык станциясендә «Татарский дворикның» киштәләре булдырылган. «Киләчәктә «Татнефть»нең «GreenLight» (Гринлайт) бренды белән «Татарский дворик» коллаборациясе барлыкка киләчәк. Татарстанның һәр продукциясен үзебезнең сату киштәләрендә булдырасыбыз килә, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов: «Татар халкы, теле югалыр дигән куркыныч юк»

Пленар утырышта иң соңгы сүз Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка бирелде. Татар эшмәкәрләре чыгышларында «тел бетә, балаларыбыз русча сөйләшә» дигән борчылуларын әйтсә дә, Рәис бөтенләй башка фикердә.

– Бер күрешү – үзе бер гомер. 11 ел буена очрашып торабыз, аралашабыз, уңай фикерләрне башкаларга җиткерергә тырышабыз. Глобальләшү чорында бергә булырга кирәк. Зур үсешләр булганын күрәбез: татар халкы, теле, дине югалыр, дигән бернинди куркыныч юк. Татар халкы Россия илендә үзен данлыклы халык итеп күрсәтә.

Татар авылы эшмәкәрләре утырышында җитешкән һәм җитешмәгән якларны билгеләп була. Без татар эшмәкәрләреннән үрнәк алабыз. Барысы да үз көче белән эшләрен алып бара. Татарлыкны сакларга тырышасыз, гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга җиткерәсез. Шуның өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шундый булыгыз. Федераль сабантуй, авыл сабантуйлары безнең көчебезне күрсәтә. Шундый эшләр белән милләтебезне күрсәтергә мөмкинлек бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Васил Шәйхразыев: «Эшмәкәрләр, татар халкы махсус хәрби операциягә бик нык ярдәм итә»

Пленар утырышны Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул чарага килгән барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде, 2012 елда беренче пленар утырышта катнашкан Башкортстан эшмәкәре Хәсән Идиятуллинны искә алды. «Аның ялкынлы чыгыш ясавын хәтерлисездер. Кызганыч, ул 3 көн элек вафат булды. Милләтпәрвәр шәхес иде, авыл хуҗалыгының реформаторларының берсе», – дип искә алды ул.

Аннан соң, ул татар эшмәкәрләре, татар халкы махсус хәрби операциягә бик нык ярдәм итүен белдерде

– Безнең һәр өлкәдә, районда, авылда татар эшмәкәрләре, татар халкы бик нык ярдәм итә. Бөтен яктан да. Бияләй бәйлибезме, мичләр ясыйбызмы, ашарга алып барабызмы. Шул ук вакытта без бер-беребез белән элемтәдә торабыз. Татарлар тиз арада оешып, бер-берсенә илнең төрле почмакларыннан ярдәм итә ала.

Бер мисал китерәм: Сахалиннан махсус хәрби операциягә озатылган егетләрнең самолеты Волгоградка төшкән иде. Сахалин татарлары миңа шалтыратып, егетләрне ризык белән тәэмин итүдә ярдәм сорады. Без мөфтияткә чыктык та, мөфтият тиз генә 500 кешене ашатты. Солдатлар аларга рәхмәт әйтеп калды. Бу – изге эш. Без аны дәвам итәбез. Россия президенты Владимир Путинның карарын хупладык. Бүгенге көндә тизрәк тынычлык булсын, безнең яктан җиңү җитсен дип, эшне дә эшлибез, дога да кылабыз, – диде Васил Шәйхразыев.

«Бөек татар халкы булып яшәргә насыйп булсын иде!»

Милли шура рәисе «махсус хәрби операция» темасын Пермь крае Барда районы эшмәкәре Физия Акбашева чыгышыннан соң күтәрде. Татар халык милли ризыклары пешерү буенча үз оешмасын булдырган Физия Акбашева уңышлары турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда өлеш кертүен җиткерде.

– Без Барда округының социаль әһәмиятле тормышында да актив катнашабыз, килгән кунакларны чәк-чәкләр, татлы ризыклар белән сыйлыйбыз, гореф-гадәтләрне саклап яшибез. Ел саен Сабантуйда, бәйрәмнәрдә районыбызның мәдәни үзенчәлеген күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмадык. Без, хатын-кызлар, оекбашлар бәйләп, азык-төлек, җылы өс киеме җыеп җибәрәбез. Ир-егетләребезнең, яклаучыларыбызның кәефләрен күтәрергә тырышабыз. Мәчетләребездә алар өчен дога кылабыз, – диде Физия Акбашева.

Физия Акбашева 20 ел элек әнисе җитәкчелегендә икмәк һәм чәк-чәк пешерү цехын ачып җибәргән булган. Хәзер бу эштә аның 2 кызы һәм 2 кияве катнаша. Аларның производстволары үскән, 15 кешене эш белән тәэмин итәләр.

– Борынгы рецептлар буенча татар милли ризыкларын әзерлибез. Зур күләмдә һәм авызда эреп тора торган чәк-чәк пешерәбез. Чәк-чәк әзерләү өчен үзебездә җитештерелгән сыйфатлы бал сатып алабыз. Үзебездә үскән җиләк-җимешләр белән заказга тортлар, бәлешләр пешерәбез. Хәзер җитештерә торган продукция атнага 1 тоннадан артып китә, – диде эшмәкәр.

Физия Акбашева оешмасы чәк-чәк җитештерү буенча Пермь краенда лидерлар рәтенә кергән. Алар 2009 елдан бирле Барда районының сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, ә 2011 елдан бирле продукцияләре Пермь крае һәм Свердловск өлкәләрендә сатыла.

– Очрашу – безнең өчен зур горурлык, җаваплылык. Кайсы гына өлкәгә барсак та, иң элек, милләттәшләрбез белән очрашабыз. Бердәм булып, бөек татар халкы булып яшәргә насыйп булсын иде, – дип пленар утырышны тәмамлады Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 март 2023
    Исемсез
    "брат", "братым" дигэн сузлэрне кулланырга ярамый татарларга, аны урыс бандитлары гына куллана
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100