Татарстанның бердәнбер лицензияле кымыз ясаучысы: «Кылган ашаган биянеке тәмле була»
Ютазы районында Кымыз-тау башында урнашкан хуҗалыкта нәрсә җитештерәләр? Әлбәттә, кымыз. Кылган ашаган бия сөтеннән әзерләнгән кымыз тәмле була дигәч, «Интертат» бу үзенчәлекле хуҗалыкны күрми кала алмады.
Кымыз-тау башында Ютазы кымыз шифаханәсе поселогы урнашкан. Нарат агачлары кочагында утырган тау башының үткәне кымыз шифаханәсе белән бәйләнгән. Бу җирлектә узган гасырның 20нче елларында ук кымыәз ясый башланганнар. Бер бай кешенең кызы туберкулез йоктыргач, монда өч ат алып килгәннәр һәм бия сөтеннән кымыз ясый башлаганнар. Ул эш дәвамлы булып чыккан. Советлар Союзы чорында монда шифаханә дә ачылган. Бик күп җирләрдән ял итәргә килгәннәр, күренекле язучылар дәваланган.
1985 елда шифаханәне Баулыга күчерәләр, бу җирләрнең хуҗалары алышынып тора. Яңа йортлар сала башлыйлар. Ун ел элек кенә Кымызтауда яңадан кымыз җитештерү башлана.
«Атлар кылган ашый, шуңа кымыз тәмле була»
Кымыз ясауга Салават Сәүбәнов керешә. «Бәргәләп-суккалап йөрттеләр бу җирләрне, биш-алты ат калган иде. Аннан соң яңаларын алдык. Хәзер менә шунда эшләп ятабыз. Матур җир, сүз дә юк», — дип сөйләде атлар янына төшкәндә җитәкче. Цех бинасы яныннан аскарак төшкәч, атлар да күренде.
Аларны саварга керткән чакка туры килдек. Кертәләр дип инде, олырак атлар кайда барырга кирәклеген үзләре дә белә, ә яшьрәкләре холкын күрсәткән була: керергә теләмичә, читән тирәсендә әйләнеп йөриләр.
«Сава торган җиргә кермик инде, андагы апалар яратмый чит кеше кергәнне, чөнки атлар тынычсызлана, курка, стресс була. Аннан соң Зифа апа сөтләре кими, дип зарлана», — диде Салават абый. Шуңа да мин үзем кермәдем, фотограф абыйны гына кертеп җибәрдек. Хатын-кыз тавышы ишетелде, Миңзифа апа ризасызлык белдерде бугай. Димәк, эшенә бик җитди карый, дип уйлап куйдым. «Эләкте ападан, анда әле яшь егет тә бар иде», — дип килеп чыкты фотограф Расих абый. Ул егет яшь бияләрне сава икән. Быелгы сезон башланып кына килә әле, бияләрне май башыннан декабрьгә кадәр савалар.
«Атлар кылган ашый, шуңа кымыз тәмле була. Алар көнозын далада йөри, әле кайттылар гына. Анда нинди генә үлән юк! Үлән чыккан вакытта кымызның иң тәмле чагы була. Башкортлар да кымыз алырга монда килә, үзләре дә кымызның оясында яши кебек инде», — ди Салават абый.
«Кымызга ихтыяҗ тагын да артты»
Колыннарны аналарыннан аерганнар. Алары икенче бинада иде. Без колыннар янына кергәндә бер ат бик дулкынланып куйды. Колыннарны аерганга әле ике-өч кенә көн узган. Тышкы якта аналары котыра, ә эчтә колыннар нишләргә белми, аналарын чакыралар. Колыннарны 20-25 көннән аералар икән.
«Әле тыныч торалар, аерган көнне бөтенләй авыр була. Кайда ачык тишек бар, шунда сикерәләр. Аерганда да бик куркыныч ул, ат куркыныч хайван бит. Бер өйрәнгәч, үзләре аерыла башлый инде. Төнгә колыннарны әниләре янына чыгарабыз. Әлегә атларны көненә өч тапкыр гына савабыз, аннан соң дүрт була инде. Әлегә колыннарны иртәнге алтыда аерабыз да, кичке алтыда әниләре белән берләшәләр», — дип сөйләде җитәкче.
Салават абый үзе дә атта йөрергә ярата. «Без үскән заманда кешегә ат тотарга ярамый иде», — дип искә алды ул. Хәзер атта йөрергә вакыты җитми икән. Ул бит хуҗалыкта җитәкче генә түгел, тракторчы да, азык таратучы да — бер эштән дә читтә калмый. «Әле сез килгәнгә генә өс-киемне алыштырдым», — дип елмайды.
Хуҗалыкта алтмыштан артык ат һәм егермеләп колын бар.
Колыннары аерылмаган бияләр аерым җирдә тора. «Кымызга ихтыяҗ бар. Бу чирдән соң тагын да артты әле. Татарстанда мин генә кымыз ясыйм, диючеләр бар бит. Мин «Госстандарт” тан кымыз ясауга лицензия алдым. Аннан башка лицензия алган кеше юк», — дип сөйләде Салават абый, колыннары белән бергә торган атлар ягына барганда.
Мондагы колыннар бәләкәй әле, күз тимәсен, дип кенә карыйсы. Каршы якта буаз бияләр йөри. Күз тия икән шул атларга. Шуңа да сыер савучы апалар яратмый чит кеше килгәнне.
Тауның астында җил бик сизелми иде, ә өскәрәк күтәрелгәч, шактый көчле. Бүген генәме дигән идем, юк икән. «Монда һәрвакыт җил. Җәй көне ком бураны, кыш көне кар бураны була», — ди Салават абый. Без инде тау башында тора идек, аста Ютазы җәелеп ята. Икенче якта атлар, яннарына айгырны да җибәргәннәр. Бик матур!
«Миңа андый бәла килмәс кебек иде»
«Бер матур спорт атыбыз бар», — дип, Салават абый безне атлар яши торган сарайга алып керде. Аннан кала сарайда ике айгыр һәм тагын берничә ат тора. Айгырлар кара-каршы "күрше" булып яши. Берсе бүлмәсеннән чыкса, икенчесе белән койма аша да тибешәләр икән.
Ул сарайдан чыккач, сарык акырган тавыш ишетелде. Шунда гына берничә сарык та бар булып чыкты. Сарыклар күршесендә генә ике - аталы-аналы пони да бар. "Ирле-хатынлы" яшиләр шунда икәү, әмма "бәби" алып кайта алмыйлар икән. Моны "егетнең буе бәләкәйрәк" булганга дип аңлаттылар. Уңышлар инде яшьләргә!
Кымыз ясау процессын карау өчен, кире цех ягына юл тоттык. Хуҗалыкны җитәкләгәнче Салават абый бүлек җитәкчесе, машина йөртүче булып эшләгән. Хәзер гаиләсе белән Урыссуда яшиләр. Хатыны укытучы булып эшли. Бер уллары Әлмәттә үз гаиләсе белән яши, икенчесе… Икенче малайларының якты истәлегенә багышлап эшләнелгән чишмә астарак урнашкан.
«31 июнь көнне унсигез яшьлеген билгеләп үткәрдек, ә 3 август көнне җирләдек. Студент вакытында Әлмәткә эшкә киткән иде, биеклектән егылып төшкән. Хастаханәгә алып бардык, куркыныч әйбер юк, диделәр. Үпкәсенә зыян килгән булган. Спорт белән шөгыльләнә иде, бервакытта да эчеп, тартып йөрмәгәч, миңа андый бәла килмәс кебек иде, уйламаган җирдән килеп чыга бит», — дип сөйләп барды Салават абый.
«Бездә кымызга түләүләр юк»
Миңзифа апа Хуҗина сөтләрне алып кайткан иде инде. Бияләр янына кертмәгәч, фотограф абыйны бик орышкач, ул апа бик кырыстыр дип уйлаган идем, ә безне шундый мөлаем ханым каршы алды. Ул өскә кияргә халатлар бирде, аякка да кидек, башка да. Өс киеменнән генә керү тыела.
Бинаның идәннәре коңгырт төстәге буяуга буялган, шома гына ялтырап тора, диварларның аскы өлеше зәңгәр, ә өске өлеше ак төскә буялган. Үземнең башлангыч мәктәп искә төште. Кергәч тә лаборатория өлеше, сөтне шунда тикшерәләр, аннан соң шешәләрне юа торган урыннар. Сөтне инде оеткы белән кушып, агач савытка салып куйганнар, аны махсус таяк белән болгаталар. Оеткыны Башкортстаннан алып кайтканнар. Агач савытның өстен Зифа апа ак-ак тукыма белән ябып куйган. Ул шулай ике сәгать торырга тиеш. Аннан соң бүрәнкә аша шешәләргә тутыра, шешәләрнең капкачын яба, пичәтен ябыштыра да, суыткычка урнаштыра. Барысы да кулдан эшләнә. Кымызның тәме үзгәрмәсен өчен, аны бертөрле генә температурада сакларга кирәк икән. Былтыр 11 мең литр сөт сауган булганнар, ул 22 мең шешә була.
Зифа апа үзе дә шушы поселокта гына яши, килен булып төшкән. Монда килгәнче дә азык комбинатында эшләгән, гел тәмле ризык тирәсендә эш итәргә туры килгән.
«Мин үзем генә эшлим, ике санитаркам бар. Менә шунысы гына кыен: Башкортстанда бер литр кымызга биш мең сум дотация бирелә, ә бездә түләүләр юк. Бездә кымыз күптәннән ясала бит инде. Башкортстан килеп тә алып китәләр әле. Без бит атлардан кергән табыш хисабына гына яшибез. Салават үзе көтүче дә, тракторчы да, ял көннәрендә дә иртүк хуҗалыкта була инде. Эштән куркып тормый, чисталыкны ярата», — дип сөйләде Зифа апа.
Кымыз белән дә сыйладылар. Район җитәкчелеге бу җирлектә агротуризм тармагын үстерергә дә ниятли икән.
Менә шунысы гына кыен: Башкортстанда бер литр кымызга биш мең сум дотация бирелә, ә бездә түләүләр юк.
Анна соң без Булат чишмәсенә төштек. Бик җыйнак һәм матур итеп ясалган, әкрен генә челтерәп ята, тирә-якта тынычлык. Салават абый җитәкләгән хуҗалык та әкрен генә эшләп ята, тау башында, Татарстанның иң чигендә, искиткеч матур җирдә. Горурланыр сөйләрлек урыннарның берсе.