Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның 2022 елгы иң яхшы укытучысы: «Бәйге тәмамлануга татар телен өйрәнәм»

«Ел укытучысы-2022» бөтенроссия һөнәри бәйгесенең төбәк этабы тәмам. Татарстанда абсолют җиңүче дип бәяләнгән Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин көзен илкүләм бәйгенең финалына республика данын якларга барачак. «Интертат» блиц-интервью тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татарстанның 2022 елгы иң яхшы укытучысы: «Бәйге тәмамлануга татар телен өйрәнәм»
Владимир Васильев

Илсур Рөстәмович, җиңүегез белән тәбриклим. Кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде. Ничек катнашырга булдыгыз бу бәйгедә? Нәрсә этәргеч бирде?

Бәхет хисләре миндә. Бу атна тормышымда иң яхшы атналарның берсе булды. Былтыр көз башында шулай хезмәттәшем «син булдыра аласың бит моны, катнашып кара» дип тәкъдим итте, шуннан тәвәккәлләдем. Аннары ризалашканыма күп тапкыр үкенеп тә куйдым, ләкин юкка булмаган икән. Гаиләмә рәхмәт, алар ярдәм итте, хатыным Алисә, кызым Аида бар. Барысы да, беренче чиратта, кызым хакына, ул аны аннары аңлар әле.

Бәйгедә иң авыры нәрсә булды?

Минем өчен иң авыры — сыйныф сәгате булды, чөнки ул алдагы этапларда — шәһәр этабында, зональ этапта юк иде. Шулай ук, мастер-класс катлаулы этап дияргә була, чөнки жюри аңа бик җаваплы карый. 15 минут эчендә син бөтен осталыгыңны күрсәтергә өлгерергә тиеш. Без бу сынауларны җиңеп чыктык.

Нинди сыйфатларыгыз җиңүгә китерде дип уйлыйсыз?

Иң мөһиме — ул мәктәбем. Нинди генә акыллы, харизмалы булсаң да, иң мөһиме — синең командаң, сиңа ярдәм итүче, киңәшләр бирүче кешеләр. Алардан башка башкарып чыгып булмас иде.

Үзегезгә генә хас укыту алымы бармы? Балаларда кызыксынуны ничек уятасыз?

Мин күбрәк җәмгыять белеменнән укытам, минем төп методикам — дисциплинаара алым. Мин җәмгыять белеменең башка бөтен фәннәр белән бәйләнешен күрсәтергә тырышам. Әйтик, математикадан берәр мәсьәлә бирә, аның иҗтимагый процесслар белән бәйләнешен күрсәтә алам. Мондый җанлы ысул балаларда кызыксыну уятырга, алга барырга, үсеш алырга мөмкинлек бирә.

Бөтенроссия бәйгесенә үзегезне ничек әзерләячәксез? Былтыр мин Ростовта бәйгегә барып, күз яшьләре, каушаулар да күреп, «укытучыларга ай-һай бер дә җиңел түгел икән» дигән нәтиҗә белән кайттым.

Мин анда катнашудан ләззәт алырга, бөтен көчемне куярга тырышачакмын. Ләкин барысы да Аллаһ кулында, шуңа күрә теләсә нинди нәтиҗәгә әзер торачакмын. Кулдан килгәннең бөтенесен эшләячәкмен, минем артта күпме кеше тора бит, алар хакына, үзем хакына тырышырга тиешмен. Бу минем максат булачак.

Шулай да, катнашканыгызга үкенгәнегезне дә әйттегез?

Әйе, бу юл җиңел булмады, шөкер, тырышлык юкка китмәде, үземнең тагы да көчәя барганымны тоям. Октябрьгә оптималь формада булырмын дип ышанам.

Татарча сөйләшәсезме?

Юк диярлек. Бабай да, әти-әни дә татар, әни ягыннан бабам Карагандада шахтер булып эшләгән, әти ягыннан бабам хәрби, бөтен Бөек Ватан сугышын узган. Аннары сугыштан соң Ригада, Тбилисида яшәгәннәр, әти дә шунда туган, аннары бабай отставкага Грозныйда чыккан. Әти башта шунда яшәгән, аннары Казанга кайтып, медицина университетында укыган, әни финанс институтында белем алган.

Татар телен өйрәнә алмаганнар шул, шуңа гаиләдә дә татарча сөйләшү булмаган. Хәзер мин бу кимчелекне бетерергә тырышачакмын. Октябрьдә бәйге тәмамлануга, татар телен өйрәнә башлаячагыма сүз бирәм.

Нәселегездә тагын укытучылар бармы?

Нәселдә бүтән укытучылар юк. Әнием экономист-бухгалтер, әти - табиб.

Ә үзегез нинди белем алдыгыз?

Минем юридик белемем бар, аннары педагогка квалификация уздым. Мәктәптә 13 ел эшлим. 20 яшемдә эшли башлаган идем. Барлык классларда белем бирәм, бигрәк тә 8-11 сыйныфлар белән эшләргә яратам. Югары икътисад мәктәбен 2013 елда тәмамладым. 2018 елда кандидатлык диссертациясен якладым. 

13 ел шушы мәктәптә укыттыгызмы?

Юк, башта Казанның 122 нче гимназиясендә, аннары Мәскәүдә дә укыттым, соңгы 8 елда шушы лицейда укытам. Мин Мәскәүдә, Нью Йоркта да яшәдем, миңа калса, хәзер мин укыткан лицей ул иң яхшы мәктәп. Беркая мондый мохит, мондый коллектив юк, шуңа күрә олимпиадаларда, БДИ да нәтиҗәләр дә югары. Иң мөһиме, талантлы, уңышлы, тәрбияле кешеләрне укытып чыгарабыз.

Ә ни өчен мәктәпкә барырга уйладыгыз?

Мәктәпкә очраклы гына эләктем, ләкин шундук һөнәргә гашыйк булдым. Ничә тапкыр һөнәрдән китәргә теләп карадым — булдыра алмыйм, минем өлкә бу, гомернең азагына кадәр шушы һөнәрдә булырмын төсле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100