news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков космостан Җиңү бәйрәме белән котлады

news_top

Халыкара космик станциядәге космонавтлар Россия халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. Әлеге видео «Роскосмос» телеграм-каналында чыкты.

Алар арасында Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков бар. Ул хезмәттәшләре Алексей Зубрицкий һәм Кирилл Песков белән ил халкына мөрәҗәгать итте.

«Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узды. Илебезнең Җиңүе белән төгәлләнгән ул вакыттагы коточкыч вакыйгаларның тере шаһитлары калмады диярлек. Бабаларыбызның бөек җиңүе турында истәлекне саклау – безнең изге бурычыбыз», – диде ул.

Космонавтлар ««Георгий тасмасы» акциясен башлап җибәрде. Җиңү көне белән!» – диелә әлеге постта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар