Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанга ЮНЕСКО генераль директоры килде: 5 уңай нәтиҗә

21-22 август көннәрен ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстанда үткәрде. Визитының төп максаты – Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүне раслаучы таныклык тапшыру. "Интертат" бу сәфәрнең Татарстан Республикасы өчен нинди нәтиҗәләргә китерүенә күзәтү ясады.

news_top_970_100
Татарстанга ЮНЕСКО генераль директоры килде: 5 уңай нәтиҗә

2017 елның 9 нчы июлендә Польшаның Краков шәһәрендә Татарстан һәм Россия өчен мөһим вакыйга булды: ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41 нче сессиясе карары белән, Зөянең Успение соборы һәм ир-атлар монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлеген тулыландыра. Татарстанга сәфәре кысаларында Ирина Бокова берничә тарихи урында да булды. Ирина Бокованың Татарстанда инде икенче тапкыр булуы. Өч ел элек ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Бөек Болгар археология комплексын ЮНЕСКОга кертү турындагы сертификатны тапшырырга килгән иде. 

ЮНЕСКО генераль директорының Татарстанга эш визиты нинди нәтиҗәләргә китерде?

1.     Зөя утрау-шәһәрлеге


Зөядәге Успение ирләр монастыренең ЮНЕСКО тарафыннан саклануын күрсәткән махсус символика пәйда булды. “Успение соборын һәм монастырен Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертү – уртак казаныш”, - дип билгеләп үтте Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәренә эш сәфәре барышында. 21 нче август көнне кичен исә “Пирамида” сараенда сертификатны тапшыру тантанасы узды.

“Болгар һәм Зөянең дөнья күләмендә танылуы өчен озак тырыштык. Без Татарстан территориясендә Бөтендөнья мирас объектлары өчәү булуы белән горурланабыз: бу Казан Кремле, Болгар тарихи-архитектура комплексы, Зөя утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыре. Без уникаль тарихи объектларның сакланышы өчен ЮНЕСКО алдында җаваплылыгыбызны тоябыз һәм Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрен тиешенчә саклау буенча барлык таләпләргә катгый буйсынуыбызга ышандырабыз”, - дип вәгъдә бирде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Зөянең Татарстан, Россия Федерациясе өчен әһәмияте биналарының матурлыгы, төгәлләгенә караганда күпкә мөһим. Сүз толерантлык, аеруча дини толерантлык, мәдәниятләр арасындагы диалоглар турында бара", – дип билгеләп узды Ирина Бокова. 

“Зөя гади булмаган тарихы белән Россия дәүләте формалашуның тарихи процессларында мөһим роль уйнады. Бу урта Идел буенда беренче православие шәһәре. Собор диварларында бөек осталарның кабатланмас иҗаты эзләре калган”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

2.     Минтимер Шәймиев – ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе


“Пирамида”да күңелле мизгелләр сертификат тапшыру белән генә чикләнмәде: Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә яңа вазифа тәкъдим ителде. Ирина Бокова аңа ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе исеме бирелү карары турында игълан итте. 

- Сәяси карьерагыз дәвамында Сез Россия Федерациясендә мәдәниятара диалогны яклаучы булдыгыз. Сез көндәлек эшегездә Татарстанның төрле милләтле һәм төрле динле җәмгыятьләре арасында толерантлыкны тирәнәйттегез. Сез мәдәни күптөрлелек безнең көчебезне, байлыгыбызны, тотрыклы җәмгыятьне күрсәтә дип саныйсыз, мин үзем дә шул фикердә. Без яшьләрне дә шул мәдәни күптөрлелектә яшәргә өйрәтергә тиешбез, - дип белдерде Ирина Бокова. Зал аның тәкъдимен аягүрә алкышлап хуплады.

 3.     Изге Болгар җире


ЮНЕСКО генераль директоры Болгарга барды. Минтимер Шәймиев белән бергә алар Болгар ислам академиясен карап чыкты. Ирина Бокова күргәннәреннән канәгать калып: “Чын мәгънәсендә дини кунакханә булган бу", - диде.

Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясенең Россиядә ислам белеме системасын җайга салачагына өметен баглады. “Пәйгамбәр өйрәткәнчә, белемгә омтылу - мөһим хәдисләрнең берсе. Кызганыч, Исламда төрле каршылыклы агымнар бар, без - бу күренешләрнең шаһитләре. Академияне булдыруның максаты шул: традицион ислам тагын да ныгырга тиеш, чөнки моның аркасында дөньяда сугышларга кадәр барып җитә, бу безнең тормышны какшата, мөселманнарның үзләренә дә зыян сала”, - диде. Ул атеистик җәмгыять төзергә омтылган еллар булуын искәртеп: "Кеше диннән башка яши алмый. Без моңа инандык. Хәзер дин тоту иреге булганда, моннан файдаланырга кирәк", - диде.

“Мине Болгар музей-тыюлыгында, беренче чиратта, сакчыл караш гаҗәпләндерде. Безнең экспертлар, Россия, Татарстан белгечләре белән үзара элемтәдә булып, бу объектны һәрвакыт үстерәләр. Биредә археологиягә сакчыл мөнәсәбәт”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Ирина Бокова.

 4.     Сабан туе һәм Каравон ЮНЕСКО исемлегенә керерме?


Ирина Бокова татарның милли бәйрәме Сабан туен һәм рус фольклоры фестивале Каравонны ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертүне хуплый, тик моңа комачаулаучы сәбәпләр бар. Ул да булса, Россиянең әлегә ЮНЕСКОның матди булмаган мирас буенча конвенциясенә кушылмаган булуы. “Бу шәп булыр иде. Әмма бу миннән түгел, комитеттан тора, шулай да мин бик теләп хуплар идем”, - дип белдерде ЮНЕСКО гендиректоры. Аның фикеренчә, матди булмаган мирас та халыкның күңелен ачып бирә. Шулай булгач, Россия ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау турындагы конвенциясенә кушылгач, Сабан туе ЮНЕСКО исемлегендә булачагына өмет бар.

5.     КФУ Астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин


Ирина Бокова КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә дә булды. “Фән секторында астрономия зур роль уйный. Аңа бөтендөнья мирасы буларак карарга кирәктер дип уйлыйм. Хәзер мәдәни мирасның әһәмияте турында аңлау бар”, - дип белдерде ЮНЕСКО генераль директоры һәм обсерваторияне ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөмкинлеген хуплады. “Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында инициатива белән университет үзе түгел, ә Россия Федерациясе чыга. Безнең өчен обсерваториянең уникаль тарихи кыйммәткә ия объект буларак тәкъдим ителүе мөһим”, - дип белдерде КФУ ректоры Илшат Гафуров. Обсерватория территориясен университет астрономияне популярлаштыру өчен файдалана. Сүз уңаеннан, быел астрономиянең мәктәп программасына кайтарылуын билгеләп үтү урынлы булыр.

Ирина Бокова, шулай ук, Зур Кызыл урамындагы Казан Изге Ана иконасы соборында реконструкция барышы белән танышты. Аны төзелешнең киң колачлы булуы таң калдырган. Биредә ул шәм куеп, икона каршында дога кылган.

ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү нәрсә бирә?

Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция 1975 елның 17 декабрендә кабул ителгән. СССР Конвенцияне 1988 елда ратификацияләде. 

Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү түбәндәге өстенлекләр бирә:
  • Объектның дәрәҗәсен арттыра;
  • Объектны популярлаштыра;
  • Өстәмә финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә;
  • Туристлар санын, һөнәрчелекне арттыра;
  • Объектның сакланышын тәэмин итә.
Татарстан ЮНЕСКО мирасына кергән объектлар саны буенча Мәскәү белән тиңләште. Татарстаннан ЮНЕСКО мирасы исемлегенә өч объект керә - Казан Кремле, Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге Успения соборы һәм монастыре.

Россиядәге ЮНЕСКО мирасына кергән объектлар: 

Санкт-Петербургның тарихи үзәге (1990)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100