Татарстанда вагоннар рельслардан чыкканнан соң, Транспорт прокуратурасы тикшерү үткәрә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган төндә Татарстанның Арча районында 61 вагоннан торган хуҗалык поездының ике вагоны рельслардан чыккан. Бу хакта хәбәр килгәч, урынга коткаручылар килеп җиткән. Вагоннарны күтәрү өчен Юдино станциясеннән ярдәмче поезд җибәрелгән.
Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге участокта хәрәкәт тизлеге кимегән, ә берничә поезд тоткарланып торган.
Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта тимер юл транспортыннан кулланганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше тикшерелә, шулай ук хәрәкәтне кабат торгызу эшләре алып барыла. Поездларның графиктан артта калуы аркасында пассажирларның хокукларын үтәү контрольгә алынган.
Хокуклары бозылган очракта пассажирлар дежур прокурорга +7 (910) 796-59-45 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.