Татарстанда умартачылык нинди сулышта һәм үсештә?
Умартачылык белән мавыгучылар, хәтта шушы шөгыльне төп һөнәрләре итеп көн күрүчеләр дә сирәк түгел. Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин белән актуаль әңгәмә кордым һәм аны «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәм.
Умартачылар белән очрашып, хәбәрләшеп торабыз. Хәер, менә үземне һәм аларны кызыксындырган сорауларны вәкаләтле затка бирергә форсат чыкты.
Умартачылык һәм аквакультура секторы чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгәненә хәбәрдармын. Әлеге сектор ниләр белән шөгыльләнә, Динард Хидиятуллович?
Безнең Умартачылык һәм, гадиләштереп әйткәндә, балыкчылык секторы 2022 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төзелде. Төп эшчәнлегебез республика халкының умартачылык һәм балыкчылык тармагында булган сорауларын кәнәгатьләндерү булып тора. Балыкчылыкны да югары технологияләр кулланып үстерү тора. Умартачылык һәм аквакультура өлкәсендә кызыксынган дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, иҗтимагый оешмаларның, хуҗалык итүче субъектларның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәбез
Шулай ук умартачылык буенча да сектор эзлекле эш алып барыла. Планнар билгеләнеп тора, эшләнелгәнгә анализ ясала. Без район җирлекләрендә зур киңәшмәләр оештырабыз. Умартачылык өлкәсендә күп кенә көнүзәк сораулар туа. Сорауларның күпчелеге Хөкүмәттән булган дәүләт ярдәме чараларына, булган проблемаларга бәйле. Шулай ук, умартачылык белән ничек шөгыльләнә башларга, дигән сораулар белән килүчеләр дә шактый күп ул. Балыкчылык буенча сораулар, төрледән-төрле мәсьәләләр белән килүчеләр күп.
Хәзерге көнне Татарстан хуҗалыкларының һәм агрофирмаларының күп кенә чәчүлек мәйданнарын көнбагыш басулары били. Аңлап торабыз, икътисад ягыннан бик отышлы культура, ләкин умартачыларны бу күренеш хафага сала... Көнбагыш балында бал кортлары кышны начар чыга, диләр. Хак сүзләрме бу?
Безнең республикада чыннан да көнбагыш гаять күп җитештерелә. Шуңа күрә, умарта кортлары аннан балны күбрәк алалар. Аның бер гектарыннан 30-40 килограмга кадәр бал алу мөмкин. Ул бал кешеләр өчен бик файдалы, дип исәпләнә. Шул ук вакытта, безнең белгечләр, галимнәр искәртүенчә, кышка кортларга ул балны калдырсак, төрле авырулар пәйда булуы ихтимал. Монда ул аның составына бәйләнгән, көнбагыш балында глюкоза күп. Ул тиз утыра һәм шикәрләнә башлый. Шикәрләнгәч, бал корты аны ала алмый һәм үзен ризык белән тәэмин итә алмый. Тутыруын тутыра рамнарга, ләкин үзенә кирәк чакта кирегә алалмый. Әйткәнемчә, бу төр балда глюкоза күп, ә менә бал аз. Билгеле ки, глюкоза бик тиз шикәрләнә.
Шулай ук төрле, паразитар чирләр дә кортларга кагылуы ихтималмы?
Бал кортларына янаган чирләргә каршы төрле профилактик-ветеринария чараларын күрү хуп. Кортларга нозематоз, акарапидоз, варроатоз кебек һәм европейский гнилец, американский гнилец ише авырулар янарга мөмкин. Соңгы вакытта тропилелапсоз дигән чир дә киң таралу ала. Бәхеткә, әлеге авыру безнең республикада әлегә юк. Боларны булдырмас өчен, умартачыларның, әлбәттә, ветеринар таләпләрне саклаулары зарур булып тора. Умарталарны мәкерле чирләргә дучар итмәс өчен, кышкылыкка яхшы гына күләмдә бал калдыру да мөһим. Чәчәк балын калдыру киңәш ителә. Бер рамга 2 кг чамасы бал калдыру хәерле. Көзгә кергән чорда да ветеринария-санитария таләпләренә нигезләнеп эш итү мөһим. Кортлар үлә икән, подморны ветеринариягә анализга алып барыгыз! Һәрбер умарта асраучының умартачылык паспорты булырга тиеш. Ветеринария таләпләренә ярашлы рәвештә умарталыкта дезинфекция дә даими үткәрелүе мотлак.
Урта Азиядән контрольсез рәвештә бал кортлары пакетлары (семьялары) кертелә башлады, дигәннәре бар. Чыннан да хак сүзме бу?
Бу сорау ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы утырышларында да күтәрелде. Россельхознадзор тикшерүләре буенча, узган елны да, быел да Урта Азиядән бал кортларын кертү рәсми рәвештә тыелды. Шулай да Үзбәкстанда умартачылык белән шөгыльләнүче ике хуҗалык тикшерелгән һәм алардан бал кортлары пакетлары кертелә. Умартаны чит җирдән керткәндә – иң мөһиме, тикшерергә һәм карантинга куярга кирәк. Карантинга куйганнан соң, 30 көн үткәч нәрсә икәнен ветеринария белгечләре карый.
Ә инде законнардан тайпылган очракта, административ җәза бар, әмма аны күреп, белеп бетермәүдә мөмкин. Кайчак машиналар белән генә килеп тә саталар бит. Монда инде сатып алучы документларны, рөхсәт кәгазьләрен үзе тикшереп алырга тиеш. Шулай да Россельхознадзор һәм Ветеринария берләшмәләре барлык читтән умарта кертүләрне һәм аларны карантинга куюларны таләп итәргә, игътибар үзәгендә тотырга тиеш.
Тиздән район-җирлекләребездә, шәһәрләрдә бал һәм көзге муллык ярминкәләре гөрләячәк. Андагы балчылык товарларын контрольдә тоту бармы?
Хәзер менә август урталарыннан – сентябрь ае башларыннан бал һәм көзге муллык ярминкәләре җанланды, дәвам итәләр. Балны сатуга алып чыгар өчен, умартачы балны ветеринария лабораториясендә тикшертергә тиеш. Анализлар нигезендә ветеринария үзенең бәяләмәсен бирә. Анда бу продуктта нинди матдәләр, ни дәрәҗәдә дымлылык һәм авыр металлар булу-булмавы, ботаник составы күрсәткечләре карала.
Тикшерүләр протоколы белән умартачы базарга баруга хокуклы. Анда исә ул беркетмәләрне ветеринария инспекторлары карый, тикшерә.
Ничек кулланучыга сыфатлы бал сатып алырга соң, Динард әфәнде?
– Гади кешегә хәзерге көндә балчылык товарлары арасында фальсификат, сыйфатсыз балны аеру, белү бик кыен. Бездә булган мәгълүмат буенча, киштәләрдә тәкъдим ителгән балның 50 процентын фальсификат тәшкил итә. Шуңа күрә, бал җитештермәгән кешегә балның сыйфатын белү бик тә авыр. Әлбәттә, тәме, исе буенча белеп була, диләр ул. Менә юл буйларында сатучылардан алырга киңәш ителми. Сыйфатсыз балга дучар булуыгыз бар. Таныш-белешләрдән алыгыз яки тикшерелгән, бөтен тиешле документлары булганнардан.
Әңгәмә авторыннан, умартачы оныгы буларак, «Интертат» укучыларына берничә киңәш-табыш:
- Бал сатып алучыга бер киңәш: чәчкә балы – аксыл сары, карабодайныкы – кызгылт көрән яки коңгырт сары, юкә балы гәрәбә төсендә була. Төрле катнашмасыз, чиста бал, нинди төстә булса да ( яңа чакта ) үтә күренмәле. Әгәр балга шикәр, крахмал яки башка чит продуктлар өстәлгән булса, ул тонык һәм болганчык була.
- Чын балны исе буенча да билгеләү мөмкин. Ул – бернәрсә белән дә чагыштырмаслык үзенчәлекле хуш исле. Нәрсәдер кушылган бал алай хуш исле була алмый.
Димәк, умартачы бүгенге көнне ялгызы гына проблемаларга дучар булып яки сорауларына җавап табалмыйча интекми. Әле бит әле Татарстан умартачыларының күпме иҗтимагый, җәмәгать башлангычында эшләп килүче оешмалары һәм Советлары барлар...
Әйе, Юлай. Умартачыларыбыз актив рәвештә безгә министрлыкка да килә, болай интернеттагы мессенеджерлар, төркемнәр аша да аралашып торабыз. Умартачылык эше Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән үк яхшы һәм нәтиҗәле гамәлгә куелган районнарда бал кортлары үлеме дә сирәк яки юк, һәм бал уңышы да начар түгел.
Бик матур күренеш, кайсыбер районнарда Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмнәрендә зур, мул бал уңышы алган умартачыларны бүләкләү бар. Моны барлык җирдә дә гадәткә кертүгә караш?
Күпчелек халык, балны өстәл түренә бәллүр касәләрдә китереп куйгач кына, тәмле әйбер, дип фикер йөртә. Ә чыннан да, бал табынга килеп ирешкәнче күпме тир түгә умартачы?! Умартачылык белән шөгыльләнеп карамаган кеше белми шул. Минем әтием дә гомер буена умартачы булды, бик таләпчән һәм пөхтә кеше булды. Иртәнге сәгать 3-4тә умарталар янында булыр иде. Үзем Әтнә якларыннан булам, без үскәндә, әле ул Арча районы иде. Әтинең умартачылыкта даны шулкадәр шәп иде, шәһәрләрдән кешеләр әтигә балга савытларын китереп куялар иде, бал аертуын һәрчак көтеп алдылар. Хикмәте: әти беркайчан да умарта кортларына сироплар ашатмады. Әйбәт кенә умарталарны карап, сезон эчендә бер семьядан 25-30 кг бал алуы хәтеремдә. Бер елны хәтта 60 кг бал алуга да иреште.
Алдынгы, абруйлы умартачыларны төрле тантаналарда, алдынгылар слётларында да бүләкләү, аларның тырыш хезмәтенә хөрмәт күрсәтүләр – бик ямьле күренеш. Питрәч, Актаныш һәм башка кайбер районнарда мондый күңелле һәм шатлыклы күренеш барлыгын беләм.
Умартачылар – ул бал кортларына охшаган уңган халык. Алар тырыш, әмма бик тыйнак. Умарта кортлары кебек эшләсәк, безнең икътисад та даими үсештә булыр.
Бүген умартачылыкны ныклап тергезү өчен ниләр кирәк?
Менә безнең умартачылык өлкәсендә эшләү – кеше үз ихтыяры белән генә эшли ала. Әлбәттә, фальсификат балга карата ныклы көрәш алып бару – әһәмиятле рольдә. Андый сыйфатсыз балчылык продуктлары артуы да базарда хаклар арзанаюга илтә бит! Умарталыкларны саклап калабыз һәм күбәйтәбез, дисәк, басуларны химик препаратлар белән эшкәрткәндә 1 һәм 2нче класслы, аеруча хәвефле матдәләрдән торганнарын киметергә яки бөтенләй аларны кулланмаска кирәк. Аларны биологик препаратлар белән дә алмаштырып була, экологиягә дә уңай тәэсир булачак. Балның файдалы ашамлык икәнен халыкка аңлату эшләрен дә алып бару зарур. Ул һәр гаиләнең өстәлендә булсын, ул бит олы кеше өчен дә, бала организмына да бик файдалы. Сез дә бу хакта вакытлы матбугатта ешрак сөйләсәгез иде.
Бүгенге көндә республикада умарталарны күбрәк шәхси хуҗалыкларда һәвәскәрләребез үрчетә. Киләчәктә бал продуктларын җитештерүче крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрлек оешмалары да артсын иде. Безнең умартачыларга Татарстан хөкүмәтеннән булдырылган ярдәм дә бар. Токымлы умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә кагыла бу. Мәсәлән, умартачы бер умарта пакеты яки пчеломатка сата икән – 2000-2500 сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә.
Әгәр дә, җитәкчеләр һәм умартачылар законнарны үтәп барса, эшләр көйле барачагына иманым камил.
Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә, фермерларга – балны күбрәк бирә торган үсемлекләрне чәчү ягын күрсәгез иде. Өлкән яшьтәге умартачыларыбыз да күп, кочёвкаларга ялан-болыннарга умарталарны алар йөртәлми. Шуңа күрә, авыл җирлегеннән 300 метрлап ераклыкта бал уңышын мул бирә торган фацелияләр, донниклар, эспарцетлар чәчсеннәр иде. Бу – басуларны химикатлар белән агулаганда, бал кортлары ул кырга очмасыннар өчен әйбәт манёвр. Бу инде бал кортлары өчен яклау полосасы була. Басу-кырны эшкәрткән очракта, кичекмәстән, 7 км радиустагы умарталыклар хуҗаларын бу хакта искәртергә кирәк!
Шулай ук республикадан «Татарстан балы» бренды белән умартачылык продуктларының экспортын тергезү дә – бик кирәкле хезмәт. Умартачыларның артып калган балын кабул итүче предприятиеләр, оешмалар дәүләт кимәлендә булдырылуы да уңай йогынты ясамыйча калмас. Умартачыларга товарларын реализацияләү эшендә зур ярдәм булыр.
Актанышта умартачылар һәм аграрийлар киңәш корып, фацелияне зур-зур мәйданнарга чәчүләренә хәбәрдармын.
Безнең республикада бал бирә торган авыл хуҗалыгы культураларының күләме 600 мең гектарга якын. Фацелия – балны иң яхшы һәм иң күп бирә торган үсемлек. Кызганычка, аны чәчү мәйданнары Татарстанда бик күп түгел. Ә берничә районда гына, 10лап кына муниципалитетта. Андый күп бал бирә торган чәчүлекләр күбрәк булсын иде. Бал җыю сезонында бал кортлары нибары 40-45 көн яшиләр. Менә мескен кортлар турында фәлсәфи итеп уйлап карасаң, үз гомерләрендә 1-10 меңгә кадәр очыш ясыйлар һәм 4-5 грамм бал алып кайталар, ә нектар белән исәпләсәк, 7-8 грамм.
Донник та мул бирә торган үсемлекләр сафында. Гомумән, яхшы итеп бал бирә торган күп кенә культура авыл хуҗалыгында терлекчелектә дә файдалы кулланышта. Донник балы юкә һәм карабодай баллары кебек югары бәяләнә.
Республикада быел көнбагыш 176 мең, донник 1 мең, фацелия 1800, карабодай һәм рапс 125 мең гектарда чәчелгән. Нинди районга, нинди культура чәчергә икәнен дә әйтеп булмый бит. Һәр төбәкнең туфрагы үзенчәлекле. Әлбәттә, Татарстан аграрийлары бал бирүче культураларны чәчү мәйданнарын арттырсыннар иде ул!
Халыкка ниләр киңәш итәр идегез?
Күбрәк бал кортлары турында кызыксынырга кирәк. Сәламәт буласыгыз килсә дә, озак яшисегез килсә дә, һичшиксез, бал ашагыз. Безнең умартачыларга һәрвакыт «яшел ут» янсын. Бал бит ул, гомумән, уникаль продукт.
Һәм, әлбәттә, төп әйтер сүзем: кышкылыкка бал кортларына җитәрлек бал калдырырга кирәк, шуннан кортлар үлеме аз булачак.
Алда нинди ярминкәләр, умартачылык тармагы чаралары көтелә икәнен дә хәбәр итеп китик.
24 августта Саба районында Төбәкара «Пчелотуй» узачак;
30 августта – Чүпрәле районында Бал ярминкәсе һәм умартачылар киңәшмәсе көтелә;
Шулай ук бихисап район җирлекләрендә, шәһәрләрдә бал ярминкәләре үткәрәчәкләр.
Әңгәмәбез өчен рәхмәт яусын, Динард Хидиятуллович. Әлбәттә, умартачылыктагы уңыш әллә ничәмә факторга бәйле. Һава торышының яхшы килүе кирәк. Давыл, яңгыр, кинәт кенә көчле яңгыр кебек афәтләрдә корт үлә дә куя. Артык эссе дә, артык салкын да ярамый. Без ниятли генә алабыз кебек, калганы Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән тора. Шулай да ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында мондый сектор эшләп килгәндә, татлы да, сыйфатлы да бал җитештерүчеләребез эшләре уңышлары белән шатландырып торыр, дигән өметтәбез.
БАЛ. Фәнни мәгълүматлар ярдәмендә умарта кортларының эшчәнлеге белән танышканда, туклану продукты һәм дәвалау средствосы буларак бал бик борынгы заманнардан ук киң кулланылган. Аның дәвалау үзенчәлеге составында шикәрнең күп төрләре, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, кислоталар һәм башка күп матдәләр булуы белән аңлатыла да. Язылганнардан беленүенчә, борынгы грек математигы Пифагор үзенең озын гомерле булуын даими рәвештә бал ашаудан күргән. Йөз елдан артык яшәгән борынгы философ Демокрит сәламәтлекне саклау өчен эчке органнарны – бал белән, ә тышкы органнарны май белән тукландырырга кирәклеген әйтә. Танылган Рим врачы Гален балны төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланырга тәкъдим итә. Атаклы врач, табигать фәннәре белгече һәм шагыйрь Әбүгалисина (Авиценна, 980-1037 еллар) яшьлеген сакларга теләгән кешеләргә бал ашарга кушкан. Аеруча 45 яшьтән өлкәннәргә даими рәвештә корт балын кулланырга киңәш итә. Иван Грозный буыннар авыруын бал белән дәвалый. Мондый мисалларны тагын да күп китерергә мөмкин. Корт балы һәм алар җитештерә торган башка төрле продуктларның халык медицинасында да киң кулланылыш табуы – бу хакта ачык дәлил. Бу татлы продукт ярдәмендә күп очракта йөрәк-кан тамырлары һәм үпкә, нерв, салкын тию, тире, күз авыруларын һәм яраларны дәвалаганда уңай нәтиҗәләр алына. Бавыр, бөер авыруларын дәвалауда да корт балы бик әйбәт нәтиҗә күрсәтә. Балның башка очракларда да файдалы булуы киң билгеле. Кешеләр кулланышында иң югары урынны алып торган балны төрләргә бүлеп йөртәләр. Беренчесе – чәчкә балы. Кортлар язгы айлардан көзгә кадәр үлән, агач чәчкәләреннән баллы табыш җыя. Чаршын, прополис ясый. Аннан тыш яфрак балы да була. Икесе дә натураль балга керә. Икесен дә кешеләр продукт буларак файдалана. Ләкин яфрак балын умартачы кортларның үзләренә запас азык буларак кышкылыкка калдырмый, аны ашаса, кортлар эч китү белән чирли. Көзге ревизия вакытында яфрак балын чәчкәнеке белән алмаштыра. Яфрак балының кешегә зыяны юк. Аны кайбер чит илләрнең сатып алучылары хәтта теләп, сорап ала, диләр. Табыш вакытында нинди чыганаклардан җыелуына карап, бал тәме, төсе, исе белән бер-берсеннән нык кына аерылып торырга мөмкин, дип язылган умартачылар остазы Әгъдәл Низаевның «Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү» китабында.