Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарифлар арта: «дөрес исәпләнмәгән» дигән шик булганда нишләргә?

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә узган ел дәвамында 1 меңнән артык сораулар, мөрәҗәгатьләр кабул ителгән.

news_top_970_100
Тарифлар арта: «дөрес исәпләнмәгән» дигән шик булганда нишләргә?
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Республика халкы үзләренең сораулары белән Тарифлар буенча дәүләт комитетының сайты, «Халык контроле» порталы һәм «Кайнар элемтә» телефоны саннары аркылы үзләрен борчыган сорауларга ачыклык кертүне сорый ала. Гражданнар һәм юридик затлар өчен телефон саннары эшли: (843) 236-36-36. Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә хәтле кабул ителә (төшке аш 12.00 дән 12.45кә кадәр).

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Республикадагы тарифлар системасы хакында тулысынча хәбәрдар булу өчен, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов белән әңгәмә кордык.

Үткән ел ахырында һәм бу ел башыннан тарифлар бәяләрендә нинди яңалыклар, үзгәрешләр булды?

Агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап әлегә кадәр үзгәрешләр булмады. Узган ел тарифларда бәяләр кыйммәтләнмәде. Аңа хәтле 2022 елда тарифлар 2 тапкыр артты. Июль аеннан Татарстанның барлык муниципалитетларында тарифларга бәя артуы көтелә. Тарифлар үзгәрешен татарстанлылар август аендагы квитанцияләрдә күрәчәк. Су, газ, ут өчен тариф бәяләре һәр муниципалитетларга индивидуаль рәвештә билгеләнә. Тарифлар 10,8 проценттан алып 15,7 процентка кадәр күтәреләчәк. Шәһәрнең зурлыгына карап та тариф бәяләре исәпләнәчәк. 15,7 процент – Казанга, Яр Чаллыга беренче чиратта кагылачак. Шуны да билгеләп үтик, 10 каттан югарырак йортларда газ юк. Анда электроэнергия бәясе берникадәр арзан. Тарифлар кайсы муниципалитетта ничек артасы билгеләнгән документ белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтының «Аналитик-белешмә материаллар» бүлегендә танышып була. Ул «Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәрләре. Тарифлар 2024» исеме белән тәкъдим ителә.

Бакчачылык сезоны ачылды. Бакчачылар, бакчачылык ширкәтләре өчен тарифлар нинди булачак?

Алар өчен аерым индексацияләр булмаячак.

Билгеле, халык квитанцияләрдәге яңа бәяләрне күреп шатланмаячак!

Коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән сумманың бер өлеше инфраструктураны яхшыртуга юнәлдереләчәк. Һәр ел саен федераль бюджеттан ремонт эшләренә 1 миллиард сумнан күбрәк сумма бирелсә дә, ул сумма җитеп бетми.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда тарифлар күтәрелү хисабына су белән тәэмин итү системаларына модернизация һәм ремонт булачак. Су коллекторлары, торбалары яңартылачак. Җитәкче белдергәнчә, Казанны су белән тәэмин итү системалары 70 процентка искергән, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә бу система шактый үзгәрешләр таләп итә.

Коммуналь хезмәтләр арасында иң күп сораулар тудырганы – каты көнкүреш калдыкларны җыюны оештыру. Бу эш ничек алып барыла?

2019 елдан алып каты көнкүреш калдыкларын җыю, полигонга чыгару да – коммуналь хезмәт буларак исәпләнә. Бу төр дә индексацияләнәчәк. Чүп өчен тариф торакта яшәгән һәр кешегә билгеләнә. Тариф бәясен милекче яки торакта теркәлгән затлар түли. Каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча ике төр территория бүленә. Берсе – капчыклап, билгеләнгән бер көнне җыю. Икенчесе – территориядә махсус контейнерлар куелган. Әлбәттә, чүпләрен теләсә кайда, яр буйларына чыгарып ташаучылар да бар.

Ә олы габаритлы чүпне нишләтергә? Аны җыймыйлар бит!

– Зур габаритлы чүпне полигонга чыгару өчен, кеше бушлай айга 1 тапкыр зур контейнер-бункер китертергә мөмкин. Моның өчен чүп җыю компаниясенең операторына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул тариф бәясендә исәпләнгән.

Мәсәлән, кеше ул йортта, фатирда яшәмәсә?

– Ул кеше яшәмәгәнлеген расларга кирәк. Моның өчен эш, уку йортыннан белешмә алу мөмкин. Шулай ук үлем очрагында да хәбәр итү зарур. Болай иткәндә яңадан исәпләү ясалачак.

Коммуналь хезмәт бурычлары «мираска» әверелгән очраклары да бармы?

Милек хуҗасы вафат булса, аның коммуналь хезмәтләренең бурычлары варисларына күчә. Шундый очрак та булды, 350 мең сум күләмендәге бурыч мирасы белән варисларына күчте.

Бакча чүбен кая куярга белми азапланучылар да бар бит.

Ә менә кипкән агач ботакларын ваклау ысулы, аннан соң вакланган ул чүпне бакчачылыкта куллану киң тарала. Бу инде бакчачыларның үз карамагында.

Су, газ хисаплагычлары хакында да сөйләшеп алыйк. Хисаплагычларсыз халык көн буена бакчасына суны агызып ятуны күргән бар.

Хисаплагыч – бик яхшы әйбер, аны барлык татарстанлыларга урнаштырырга тәкъдим итәбез. Мәсәлән, су хисаплагычлары куйдырмаучылар тариф нигезендә кеше башыннан түләп бара. Ә хисаплагыч урнаштырганнар кулланылган су өчен түли.

Гомумән, сезнең бүлек ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында иң «ачыктыр»? Турыдан-туры гражданнар белән эшлисез бит.

Халык үз фатирлары, йортлары буенча гына түгел, эшмәкәрләр коммуналь хезмәтләренең тарифларына кагылган сораулар белән мөрәҗәгать итә. Күп очракта татарстанлыларны тарифларның дөрес исәпләнеше борчый. Шулай ук җәмәгать транспортында булган льготалар буенча сораулар булгалый. Тулаем алганда торак-коммуналь хуҗалыгы буенча дип була.

Тариф бәяләре арту белән, халык коммуналь хезмәтләрнең сыйфатлы булуына өметләнә...

Тариф бәяләре арткан очракта идарәче компания хезмәтләрен сыйфатлы итеп күрсәтергә тиеш. Тарифлар бик нык югары муниципалитетлар бар. Мисал итеп китерәм: Бөгелмә, Тәтеш районнарын һәм Алабуга шәһәрен.

Август аенда арткан бәяләр белән квитанцияләрне алып гаҗәпләнүләр булмасын өчен, халыкка мәгълүмат җиткерү эше алып барыла?

Идарәче компанияләр, йортларга коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар тарифлар артканын аңлаешлы рәвештә халыкка җиткерергә тиеш. Мәсәлән, күпфатирлы йортны мәгълүмат тактасында яки подъездда ни сәбәпле артканын аңлаткан игълан элү мөмкин. Бөтен кеше дә тарифлар артуын алдан ук белми бит. Ә әлегесе көнгә андый игъланнар ясалмый! Идарәче компанияләр һәм хезмәт күрсәтү оешмалары бу эш үзләренең вәкаләтләренә кермәгәнлеге белән аңлата. Ниндидер сораулар булса, әгәр дә тариф бәяләре дөрес исәпләнмәгән дип саныйсыз икән – идарәче компаниягә яки торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100