Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Түбән Кама халкы кадәр кеше фәкыйрьлектә яши: пособиеләр алу юллары

Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Министр чыгышының иң кызыклы урыннары — «Интертат» күзәтүендә.

news_top_970_100
Татарстанда Түбән Кама халкы кадәр кеше фәкыйрьлектә яши: пособиеләр алу юллары
https://pixabay.com/

 «Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши»

Татарстан фәкыйрьлек күрсәткече түбән булган иң яхшы дүрт төбәк арасында булса да, бүгенге көндә бездә 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Чагыштырып карау өчен, Түбән Кама шәһәренең халык саны — 240 мең кеше. Фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләрнең 72 проценты — балалы гаиләләр икән. «Быел балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 11,6 млрд сум акча каралган», — диде Эльмира Зарипова.

Фәкыйрьлек күрсәткече — ул шартлы төшенчә. Кереме яшәү минимумыннан арткан кешеләр ярлылар рәтенә керми. Татарстанда аның күләме 2022 елга 10756 сумны тәшкил итә. Яшәү минимумы — юкка гына кертелгән әйбер түгел. Кереме аннан түбән кешеләргә дәүләт пособиеләр белән ярдәм итә. Керем бер сумга гына югарырак булса да, фәкыйрьлек пособиесе түләнми.

Күп очракта, фәкыйрьлек чиге йөз сумга гына артса да, дәүләт пособиесенә дәгъва кылучылар даирәсе шактый арта. Монда саннар меңләгән кеше белән исәпләнә.

Россиянең күпчелек төбәкләрендә фәкыйрьлек чиге Татарстанга караганда югарырак. Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә ул 11009 сумны, Удмуртиядә һәм Ульян өлкәсендә — 11262 сумны, Марий Элда — 11136 сумны, Бурятиядә 13793 сумны тәшкил итә. Яшәү минимумы күрсәткече бары тик Саратов, Липецк һәм Пенза өлкәләрендә Татарстаннан бераз кимрәк. Тулы исемлек белән Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

Әгәр Татарстанда яшәү минимумын Башкортстан күрсәткече белән тигезләсәләр, фәкыйрьләр саны, һичшиксез, 254 мең генә булмас иде.

«Быел үз эшен ачарга теләүчеләр өчен социаль контракт күләме 150 мең сумга җитте»

«Хәерчелекне киметү өчен төп инструментларның берсе булып социаль контракт тора», — диде Эльмира Зарипова.

Социаль контракт — ул авыр тормыш шартларыннан чыгу максатларында кеше белән социаль яклау органы арасында төзелгән шартнамә.

Министр сүзләренчә, социаль контракт төзелгән очракта, эшсез кешегә эш эзләү вакытына яшәү минимумы күләмендә 9 айга кадәр пособие түләнә (2022 елда 10756 сум). Үз эшен башлап җибәрергә теләгән кешегә пособие 12 айга каралган. Авыр тормыш хәленнән чыгу, мәсәлән, дәвалану, алкогольгә бәйлелектән котылу өчен социаль контракт алты айга төзелә, ягъни ярты ел буе пособие түләнә. Социаль контрактны кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр генә төзи ала.

«Быел үз эшен ачарга теләүчеләр өчен социаль контракт күләме, ике тапкыр артып, 150 мең сумга кадәр җитте. Җиһазлар, чимал яки кирәкле материаллар сатып алу өчен 150 мең сум — яхшы мөмкинлек. Үз эшеңне башлап җибәргәч, эшмәкәрлекне үстерү буенча башка дәүләт программаларына да керергә мөмкин булачак», — диде Эльмира Зарипова.

Социаль контракт системасында тагын бер яхшы яңалык бар: быелдан социаль контракт төзегәндә пай җирләре исәпкә алынмый.

«Быелдан без кешенең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә аның пай җирләрен исәпкә алмыйбыз. Социаль контракт шартларында кешегә дәүләт ярдәме билгеләгәндә әлеге җирләр исәпкә алынмаячак. Бу социаль контракт төзүгә дәгъва итә алучылар даирәсен киңәйтә. Өстәмә меңләп кеше социаль контракт системасында катнаша алачак», — диде Эльмира Зарипова.

Былтыр аз керемле алты йөзгә якын кешенең социаль контракт төзү өчен язган гаризасы пай җире булу сәбәпле кире кагылган. Бу мәсьәлә халык җыеннарында еш күтәрелгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кешенең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә пай җирен исәпкә алмаска дигән йөкләмә биргән.

Министр сүзләренчә, социаль контракт төзү өчен социаль яклау органнарына гариза язарга кирәк. Гаризаны шулай ук күпфункцияле үзәк, яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин. Керемне, мөлкәтне раслаучы документлар тупларга кирәк түгел, чөнки мондый мәгълүмат дәүләт органнарында бар.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 4 февральгә 324 социаль контракт төзелгән. Шуларның 272се — эшкә урнашуга, 13е — шәхси эшмәкәрлекне гамәлгә ашыруга, берсе — шәхси ярдәмче хуҗалыкны булдыруга, 38е — авыр тормыш хәленнән чыгуга. 2021 елда Татарстанда барлыгы 8 428 социаль контракт төзелгән.

Газ кертүчеләргә 80 мең сумга кадәр субсидия

Газ кертүче татарстанлылар йорт биләмәсе эчендә газ торбасы сузу һәм җиһазлар алу чыгымнарын каплар өчен 2022 елда 80 мең сумга кадәр субсидия ала алачак. Бу яңалык 2,5 мең кешегә кагылыр дип фаразлана.

«Субсидия йорт биләмәсе эчендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнары күләмендә биреләчәк. Бер мәртәбә бирелә торган түләүгә 2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән кешеләр дәгъва итәргә хокуклы булачак», — диде Эльмира Зарипова.

80 мең сумга кадәр субсидия Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, гаилә әгъзасына 10 мең сумнан кимрәк кереме булган гаиләләргә, I һәм II группа инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә.

60 мең сумга кадәр субсидия гаилә кереме һәр кешегә 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә бирелә.

Татарстан Министрлар Кабинетының газ үткәрү өчен субсидияләр турында карары проекты хәзерге вакытта ведомствоара килештерү уза.

«Беренче балага пособие алу өчен гаризаны ел саен язарга кирәк»

«Беренче балага өч яшь тулганчы айлык түләү билгеләнә. Ул өч яшькә кадәр каралса да, бер елга гына исәпләнә, ягъни гаризаны ел саен язарга кирәк. Керемнәр, милек белән тәэмин ителеш, гаилә хәле бер ел эчендә үзгәрергә мөмкин», — диде Эльмира Зарипова.

Кереме яшәү минимумыннан ике мәртәбә артмаган гаиләдә беренче бала туса, аңа өч яшь тулганчы айлык пособие каралган. 2022 елда пособие күләме 10433 сумны тәшкил итә. Бу сумма ел саен үсеп бара.

«Быел пособие бер кешегә уртача керем 23 448 сумнан артмаган гаиләләргә түләнә. Мәсәлән, айлык түләү алу өчен өч кешелек гаиләнең кереме 70 344 сумнан артмаска тиеш. Татарстанда бу түләүне 38 меңгә якын гаилә ала. Ул федераль бюджеттан финанслана. Татарстанга моның өчен якынча 4 млрд сум акча бүленә», — диде Эльмира Зарипова.

Күпләр пособие алу өчен кайсы периодның кереме исәпләнүе турында кызыксына икән. Министр сүзләренчә, гариза тапшырган көнгә кадәр алты айлык керем исәпкә алына. «Кайберләр ай саен гариза яза. Гариза кире кагылган очракта, ярты елдан соң кабат язарга тәкъдим итәм, чөнки бер ай эчендә генә уртача керем үзгәрмәскә мөмкин», — диде Эльмира Зарипова.

Өч яшькә кадәрле беренче бала пособиесенә гаризаны Республика матди ярдәм үзәгендә, күп функцияле үзәкләрдә, дәүләт хезмәтләре порталында язарга мөмкин. Пособие алучыларның 90 проценты гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә юллаган.

Аз керемле гаиләләргә 3-7 яшьлек бала өчен пособие түләнә

«Кереме яшәү минимумыннан (бер кешегә 10756 сумнан) артмаган гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрле балалары өчен 2020 елның 1 июненнән пособие түләнә. Мәсәлән, пособие алу өчен өч кешелек гаиләнең айлык кереме 32268 сумнан артмаска тиеш. Керемнән тыш, милек белән тәэмин ителеш тә исәпкә алына», — диде Эльмира Зарипова.

Исәпкә алына торган милекнең чиге шактый зур. Пособие алырга дәгъва итүче гаиләнең икешәр фатиры, икешәр торак йорты, икешәр автотранспорты булмавы шарт. Биш елдан «өлкәнрәк» машиналар исәпкә алынмый.

Моннан тыш, гаиләдәге эшкә сәләтле кешеләрнең хезмәт яки башка эшчәнлектән әзме-күпме кереме булырга тиеш. Бу керемнәр булмауның объектив сәбәпләре дә каралган. Мәсьәлән, моңа 3 яше тулмаган бала карау, армиядә хезмәт итү һәм башкалар керә.

«Түләү күләме төгәл сумма белән билгеләнгән. Ул гаиләнең кеременә карап, яшәү минимумының 50, 75, 100 процентын тәшкил итә ала. Әйтик, түләү яшәү минимумының 50 проценты күләмендә билгеләнеп, бу сумма гаиләгә фәкыйрьлектән чыгарга мөмкинлек бирми икән, 75 процент билгеләнә. Әгәр 75 процент та фәкыйрьлектән чыгара алмаса, яшәү минимумының 100 проценты билгеләнә», — диде Эльмира Зарипова.

2022 елда пособие күләме:

5 216,5 сум (бала өчен яшәү минимумының 50 проценты),

7 824,75 сум (бала өчен яшәү минимумының 75 проценты),

10 433,0 сум (бала өчен яшәү минимумының 100 проценты).

Татарстанда 2022 елның гыйнварында 3-7 яшьлек балалар өчен 48,8 мең түләү билгеләнгән.

3-7 яшьлек балаларга пособие алу өчен гаризаны шулай ук Республика матди ярдәм үзәгендә, күп функцияле үзәкләрдә, дәүләт хезмәтләре порталында язарга мөмкин. Керем һәм милек турында мәгълүмат тапшыру кирәкми. Пособие бер елга билгеләнә. Гаризаны ел саен язарга кирәк.

Аз керемле булган йөкле хатын-кызларга пособие түләнә

«2021 елның 1 июленнән Пенсия фонды яңа түләүләр башкара. 6 атнадан 12 атнага кадәр исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар, кереме аз булган очракта, айлык пособие алырга хокуклы. Яңа төр түләү яшәү минимумының 50 проценты күләмендә исәпләнә. Ул быел артты һәм 5862 сумны тәшкил итә», — диде Эльмира Зарипова.

Йөкле хатын-кызларга пособие гаилә кереме бер кешегә яшәү минимумыннан — 2022 елда 10756 сумнан артмаган очракта түләнә.

Шулай ук аз керемле ялгыз ата-аналарга да 8-17 яшьлек балалары өчен Пенсия фонды тарафыннан пособие түләнә. Аның күләме 2022 елда 5216 сумны тәшкил итә.

Ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 63 процентка арткан

«Күп балалы гаиләләргә системалы рәвештә ярдәм итеп тору Татарстанда демографик хәлне яхшырту мөмкинлеге бирде. Ике балалы гаиләләр саны кимеми, ә өч һәм аннан күбрәк балалылар арта бара. 2012 елда 24,8 мең күп балалы гаилә булса, хәзер аларның саны 40,5 меңгә җитте. Аз керемле күп балалы гаиләләргә бирелгән түләүләрнең дә бу күрсәткечтә роле бар», — диде Эльмира Зарипова.

Министр 2020 елдан аз керемле күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан елына 500 млн сумга якын акча бүленүен әйтте. Бу сумма өч яшькә кадәр баласы булган күп балалы аз керемле гаиләләргә дару алырга елына ун мең сумлык сертификатка, бакча өчен түләгәнгә 100 процент компенсациягә, яңа туган балага 9 мең сумлык кирәк-яраклар комплектына, биш һәм күбрәк бала үстерүчеләр өчен өстәмә пособиегә юнәлтелгән.

«Ата-ана фидакарьлеге» медале белән 100 мең сум акча биреләчәк

Мәкалә азагында — яхшы яңалык. Быел Татарстанда яңа дәүләт бүләге — «Ата-ана фидакарьлеге» медале гамәлгә кертелә. Медальгә лаек булучыларга 100 мең сум акча да биреләчәк.

«Гаилә һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга Дәүләт Советына юлламасында яңа дәүләт бүләген — „Ата-ана фидакарьлеге“ медален гамәлгә кертергә кирәклеге турында әйтте», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, медаль белән гаилә законнары таләпләре нигезендә җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнәчәк. Гаиләдә кимендә бер балигъ булмаган бала булуы мөһим. Медаль җиде бала да исән-сау булып, җиденче балага җиде яшь тулгач бирелә.

«Бүләккә Татарстанда кимендә 10 ел яшәгән, социаль җаваплы гаилә төзегән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртуны тәэмин итүче ата-аналар яисә тәрбиягә бала алучылар тәкъдим ителәчәк. Ата-ананың берсенә медаль белән бергә 100 мең сум акча да биреләчәк», — диде Эльмира Зарипова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100