news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сайлауларда волонтёрлар һәм халыкара күзәтүчеләр эшли

news_top
Татарстанда сайлауларда волонтёрлар һәм халыкара күзәтүчеләр эшли
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасында РФ Федераль Җыены тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау һәм муниципаль сайлаулар башланды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, тавыш бирү тыныч бара, стандарт булмаган хәлләр һәм шикаятьләр теркәлмәгән.

Дәүләт Думасына сайлауларда гомумроссия округы буенча 2774 кандидат теркәлгән, бер мандатлы округлар буенча – 11 сәяси партиядән 1587 кандидат һәм 4 үз-үзен тәкъдим итүче. Татарстанда федераль округ буенча 10 партиядән 80 кандидат, алты бер мандатлы округ буенча 6 партиядән 32 кандидат сайлауга керә. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатын 50нче бер мандатлы округ буенча сайлаулар үтә – Биектау һәм Әтнә районнары, анда 2 партиядән 3 кандидат һәм 1 үз-үзен тәкъдим итүче теркәлгән. Муниципаль сайлауларда 202 мандат өчен 557 кандидат теркәлгән.

Андрей Кондратьев

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Республикада яшь сайлаучыларга аерым игътибар бирелә. Татарстанда 43 мең беренче тапкыр тавыш бирүче исәпләнә. Аларның һәрберсенә шәхси чакырулар җибәрелгән, участокларда аларны аерым каршы алалар һәм бүләкләр тапшыралар. Сайлау комиссиясе вәкиле сүзләренчә, яшьләр барлык процессларда актив катнаша.

Сайлаучылар яшәү урыны буенча тавыш бирә ала. «Мобиль сайлаучы» эше кысаларында гаризалар кабул итү 14 сентябрьдә тәмамланган. Шулай ук сәламәтлеге чикле гражданнар һәм якыннарын карау кирәк булучылар өчен өйдә тавыш бирү каралган. Гаризаны шәхсән яки телефон аша участок комиссиясенә 20 сентябрьнең 14:00 сәгатенә кадәр бирергә мөмкин.

Чит илдә командировкада яки отпускта булган гражданнар дипломатик вәкиллекләрдә тавыш бирә ала – тавыш бирү дөньяның 152 илендә оештырылган. Чит илдә бер миллионнан артык россияле тавыш бирә, дип искәртте Андрей Кондратьев. Чит илләрдәге участоклар адреслары белән тулы мәгълүмат Россия Тышкы эшләр министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Участокларда БДБ миссиясеннән күзәтүчеләр, шулай ук Екатеринбургта узган яшьләр халыкара форумында катнашучы халыкара эксперлар эшли. Аргентина, Ирак, Индонезия, Үзбәкстан, Германия, Мексика, Оман, Мисыр һәм Мадагаскардан күзәтүчеләрнең вәкаләтләре расланган. Алар күзәтәчәк участокларны үзләре сайлап алган. Барлык участоклар видеотеркәү белән җиһазландырылган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әлеге вакытта кайнар линия телефонына 514 шалтыру килгән. Сайлаучылар участок комиссияләре адресларын төгәлләштерә (16%), кандидатлар һәм партияләр турында сораулар бирә (7%), өйдә тавыш бирү турында (7%), паспорт мәгълүматларын үзгәртү турында (16%) мәгълүмат сорый.

  • Кайнар линия номерлары: 292-84-33 һәм 8-800-200-00-20.

Шулай ук пилот режимында яңа сервис эшләтеп җибәрелгән. Сайлау участокларындагы волонтёрлар: 476 кеше үзе теркәлеп, сайлаучыларга ярдәм итәргә теләк белдергән. Сайлауларны 81 басмадан 470 журналист күзәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар