news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан онкологлары простата бизе сидек куыгына кереп үскән ир-атка операция ясаган

news_top
Татарстан онкологлары простата бизе сидек куыгына кереп үскән ир-атка операция ясаган
Фото: © РКОД MAX каналы

Татарстан онкологлары нормадан ун тапкыр зуррак булган простата бизен алган һәм сидек юллары эшен торгызган. Әлеге очрак турында Республика клиник онкологик диспансеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барысы да гадәти диспансеризациядән башланган. 70 яшьлек ир-атка терапевт простата бизе күзәнәкләре бүлеп чыгара торган аксымга анализ билгеләгән. Нәтиҗәдә өстәмә тикшерү кирәк булган, биопсия простата бизендә яман шешне күрсәткән. Тикшерү нәтиҗәсендә тагын бер үзенчәлек ачыкланган – ир-атның простата бизе ун тапкырга диярлек зурайган.

Фото: © РКОД MAX каналы

Шул ук вакытта бизнең бер өлеше сидек куыгының эченә шактый кереп торган. Ир-атны кече йомышны үтәү белән бәйле проблемалар бик борчыган. Төнлә аңа биш-алты тапкыр сияргә торырга туры килгән, сидек куыгы тулысынча бушамаганлыгы тоелган. Бәвел тоткарланып тору аркасында катетер урнаштыру ихтыяҗы да туган.

Табиблар пациентның простата бизен тулысынча алган. Бизне алганнан соң, алар сидек куыгының сидек бүлеп чыгару каналы белән тоташу урынын һәм сидекнең табигый чыгуын торгызганнар.

Операция уңышлы үткән. Пациент акрынлап тернәкләнеп, җиденче тәүлеккә өенә кайтарылган. «Үземне яхшы хис итәм, акрынлап тернәкләнәм. Аллаһка шөкер, барысы да яхшы», – дип сөйләгән ир-ат хастаханәдән чыгар алдыннан.

Фото: © РКОД MAX каналы

РКОДның операция ясаган командасы:

  • Георгий Тариелович Басиашвили – 6 нчы онкология бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы;
  • Айрат Эльфар улы Бариев – 6 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы
  • Алинә Марат кызы Нигъмәтуллина – 6 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы
  • Булат Рөстәм улы Жданов – анестезиолог-реаниматолог
  • Айзилә Рамил кызы Миңнемуллина – шәфкать туташы-анестезист
  • Карина Булатовна Галимова – операция залындагы шәфкать туташы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар