Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме ничек санала һәм нәрсәгә тәэсир итә?

news_top_970_100
Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме ничек санала һәм нәрсәгә тәэсир итә?
Фото: "Татар-информ" архивы

Минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) – дәүләт тарафыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләме. Эш бирүче аны хезмәткәргә билгеле бер стандартлар үтәлгәндә (тулы ставкага эшкә урнашу, 1 айга билгеләнгән барлык сәгатьләрне, сменаларны эшләү) тулы эш ае өчен түләргә тиеш. Аның төп максаты – эшчеләрнең социаль яклануын гарантияләү һәм артык түбән хезмәт хакларын булдырмау. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Минималь хезмәт хакы ничек билгеләнә?

Федераль МРОТны Россия Хөкүмәте раслый һәм закон белән ныгыта. Федераль күрсәткечтән тыш, Россиянең һәр төбәгендә үзләренең минималь хезмәт хакы билгеләнергә мөмкин. Алар федераль күрсәткечтән түбән була алмый, әмма яшәү бәясенең төбәк үзенчәлекләрен компенсацияләргә кирәк булганда, югарырак та була ала.

МРОТ ничек исәпләнә?

МРОТ медиана хезмәт хакы күләменә карап исәпләнә, аны Росстат узган ел өчен исәпләп чыгара. 2021 елдан МРОТ һәм медиана хезмәт хакы нисбәте 42 процент күләмендә билгеләнә. Шул ук вакытта мондый нисбәт 5 елга бер тапкырдан да сирәгрәк каралмый.

МРОТ нәрсәгә тәэсир итә?

Минималь хезмәт хакы икътисад һәм социаль өлкәләргә тәэсир итә. Мәсәлән:

– эшчеләрнең хезмәт хакына. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан барлык хезмәткәрләр дә билгеләнгән күләмнән ким булмаган хезмәт хакы алырга тиеш.

– больничный һәм декрет ялы түләүләре. Пособие күләме МРОТны исәпкә алып санала, шуңа күрә аның артуы социаль түләүләрне дә арттыра.

– штрафлар һәм салымнар. Кайбер штрафлар һәм фондларга җибәрелә торган түләүләр МРОТка бәйле рәвештә исәпләнә, бу – бизнес чыгымнарына йогынты ясый.

Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме

2025 елда Татарстанда МРОТ дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен – 22 440, ә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүчеләр өчен – 23 200 сум.

Бу күрсәткеч эш бирүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә әһәмиятле, чөнки ул мөмкин булган минималь хезмәт хакын билгели һәм халыкның яшәү дәрәҗәсенә йогынты ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100