Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда лабораториада яки «эскиз бизнесыннан» Кариев театрына ни файда?

Кариев театрында «Tamga» режиссерлар лабораториясе узды: алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләнде һәм киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелде.

news_top_970_100
Татарстанда лабораториада яки «эскиз бизнесыннан» Кариев театрына ни файда?
Салават Камалетдинов

«Tamga» лабораториясе Кариев театрында өченче ел рәттән үткәрелә. Быелгысының темасы — «Мин. Мәктәп. Дөнья». Режиссерлары — Буа театры режиссеры Тимур Кулов, Мәскәү режиссерлары Тимур Шәрәфетдинов һәм Ринат Ташимов.

III «Tamga» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтъчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылган. Куратор — театр тәнкыйтьчесе, ТР мәдәният министры киңәшчесе Нияз Игъламов.

Нәрсә соң ул театраль лаборатория?

Лаборатория — театрның үз алдына куйган сынавы да, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы да, дип әйтер белгечләр. Театрның пресс-релизында шулай дип язылган.

Театраль лаборатория — театрга яңа режиссер килеп, аның берничә көн дәвамында труппадага артистлар белән спектакль эскизы ясавы. Эскиз — спектакльнең караламасы. Театр аны спектакль итеп куеп бетерә ала, яки инде режиссерны рәхмәт әйтеп озата да, чиста намус белән оныта.

Лабораторияләрне яклаучылар аның театр өчен позитив стресс булуын әйтергә ярата. Янәсе бер атна эчендә премьера чыгару катнашучылар арасында иҗади стресс барлыкка китерә, һәм бу аларга уңай тәэсир итеп, актерларның яшерен ресурсларын ачарга ярдәм итә

Лаборатория бизнесы белән шөгыльләнүчеләр лабораторияләр ясаучы коллективларның Россиядә алдынгы театрлар булып китүенә ышандырырга тырыша. Ә лаборатория ясамаган театрларда торгынлык хөкем сөрә, диләр.

Апрель ае ике театр өчен лабораториада йолдызы астында узды. Болар — Кариев һәм Тинчурин театрлары.

ххх

Тинчурин театры эскизларын без бу атнада караячакбыз. Хәзергә сүзебез Кариев театры эскизлары турында.

ххх

Белешмә. Кариев театрында беренче лаборатория 2019 елда узган иде. Бер атна эчендә театр дүрт эскиз-каралама әзерләде. Театр репертуарга үсмерләр өчен кызыклы спектакльләр алырга теләгән, әмма текстлар мәсьәләсендә ашыгычлык, аларның уйлап бетерелмәгән булуы гауга чыгарды. Шулай да театр ике эскизны спектакль итеп үстерде. Өченчесе — «Минем әти — Питер Пэн» дигәне театрның баш режиссеры Ренат Әюповка Питер Пэн дигән әкият героен искә төшерергә булышты һәм театрда яңа ел әкияте туды.

Лабораториянең икенче сезоны әкиятләр темасына багышланган иде. Бу темага алыну бер яктан, беренче кыю лабораториядән соң чигенү булса, икенче яктан, Яшь тамашачы театры буларак гамәлгә куелган театрның асылын эзләү булгандыр. Пандемияле чор булса да, театр аны үткәрергә җөрьәт итте.

Беренче ике лаборатория Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендә узса, өченчесен яңа директоры Луиза Янсуар дәвам итте.

ххх

Эскиз өчен өч әсәр сайланган. Сөмбел Гаффарованың «Самат һәм кара король», Дана Сидеросның «Сезгә дә кагылса» һәм С. Ингның «Әгәр мин дәшмәсәм» әсәрләре. Беренче икесе пьеса булып туган, өченчесен, Луиза Янсуар әйтмешли «кирпеч калынлыгы китаптан» инсценировка ясаганнар.

Сөмбел Гаффарова, «Самат һәм кара король» — Тимур Кулов эскизы. Спектакль 6+ тамгасы белән күрсәтелә.

Вакыйгалар картлар йортында башланып китә. Шахматчы Самат бабай биредә яши. Уйлары аны балачагына алып китә. Ул 1961 елның апрелен һәм мәктәпнең шахмат түгәрәген искә төшерә. Акчалата премия вәгъдә ителгән шахмат турнирында кем җиңәр — Айратмы, Саматмы? Самат җиңү өчен шантаж ясый: янәсе, Айрат җиңелмәсә, ул аның әтисе эшләгән ветеринария клиникасындагы эт баласын хайваннарны газаплаучыларга бирәчәк… Айратка акча этләргә ярдәм итү өчен кирәк булса, Саматка ул авыру классташына уенчык алу өчен кирәк…

Дана Сидерос, «Сезгә дә кагылса» — Ренат Ташимов эскизы. 16+ тамгасы тора.

Оригиналда исеме «Всем кого касается». Бу инде шактый зур багажлы әсәр, хәтта «Сатирикон» да Константин Райкин үзе куйган. Тагын шактый ТЮЗларда куелган, шул исәптән, Новосибирск, Красноярск, Төмән, Уфа… Дана Сидерос псевдонимы белән язучы Мария Кустовская тумышы белән Казаннан. Ләкин Казанда куелганы юк.

Вакыйга элитар мәктәптә бара. Бирегә ике малай укырга килә, аларның берсе аутист. Малайлар үзара бер-берсенә кагылып сөйләшә. Башта класс аларга каршы була, соңрак бөтен мәктәп аларның ишарәләр теленә күчә.

Кариев театрында моңа охшаш әсәр бар инде — ул I лаборатория җимеше булып, спектакль итеп үстерелгән «Йомрыбаш» спектакле. Анда да яшьләр яшәгән фатирга килеп эләккән агалы-энеле ике егетнең берсе аутист.

Селеста Инг, «Әгәр мин дәшмәсәм». Америка язучысының бу әсәре рус теленә «Все, чего я не сказала» дип тәрҗемә ителгән. Режиссер — Тимур Шәрәфетдинов. Инсценировка авторы — Алена Кәримова. 16+ тамгасы тора.

Бу күп проблемалар төенләнеше булган әсәр. Биредә аталар һәм балалар проблемасыннан башлап иммигрантлар тормышына кадәр барысы да сыйган.

ххх

Эскизлар өчен яшь режиссёрлар сайланган. Аларның күпмедер дәрәҗәдә милли тирәлектә формалашкан төрки-татар фамилияле шәхесләр булуына да игътибир ителә.

Тимур Кулов тумышы белән Чаллы шәһәреннән. Казан театр училищесын (Ю.И.Карева курсы, 2008 ел), Щукин исемендәге театр институтын (Л.Е. Хейфец остаханәсе, 2013 ел) тәмамлаган. Соңгы берничә елда Раил Садриевның ныклы җитәкчелеге астында Буа театрында иҗат итә.

Ренат Ташимов «Драма һәм кино актеры» белгечлеге буенча Ф. М. Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетын тәмамлаган, Екатеринбург дәүләт театр институтында Николай Коляда курсында белем алган. «Коляда-театр»нда эшләгән. Хәзерге вакытта Мәскәү сәнгать академия театры каршындагы Вл. И. Немирович-Данченко исемендәге студия-мәктәбендә укый.

Тимур Шәрәфетдинов Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать институтын, МХАТ мәктәп-студиясе һәм Вс. Мейерхольд исемендәге үзәкнең уртак магистратурасын (В.А.Рыжаков остаханәсе) тәмамлаган.

Әлеге өчлектән иң уңайлы позиция Тимур Шәрәфетдиновта — аңа дөньякүләм танылган авторның билгеле әсәре туры килгән.

Башкалардан аермалы буларак, Тимур авторлар белән эшли белә. «Әгәр мин дәшмәсәм» эскизы өчен инсценировка ясаган Алена Кәримова сүзләренә караганда, текст кат-кат эшләнгән. Режиссер аны үзе күзаллаган хәлгә җиткерттергән.

Ә Тимур Кулов белән Ренат Ташимов әзер әсәрнең эченә үтеп кермичә, аның җитешсезлекләрен форма белән томаларга маташканнар. Әлбәттә, бу барып чыкмаган.

Кызык бер күзәтү. Сөмбел Гаффарованың «Самат һәм кара король» спектакле Самат бабайның 80 яшьлек туган көне белән башланып китә. Кара тактага 2021 елның 24 апреле дип язып куела. Аннары вакыйгалар 1961 елның 24 апреленә күчә. Ягъни, 60 елга чигенеш. Вакыйгалар мәктәпнең шахмат түгәрәгендә бара. Самат һәм аның дуслары кызыл галстуклы пионерлар. 2021 елда 80 яшь булган бабайга 1961 елда 20 яшь булыр иде. Тимурның математика белән проблемамы?

Тимур формалар белән шулкадәр мавыккан. Хәтта оештыручылардан тере эт таптырган. Тапканнар, әлбәттә, приюттан алып килгәннәр. Артистлар уйный-уйный кулдан-кулга йөрткәндә дә тыныч кына торды маэмай. Бәлки, сабырлыгы өчен бүләк булып аңа яхшы хуҗа табылыр — бер зал халык арасыннанмы, театрныкылар арасыннанмы — кем дә булса алыр, кире приютка китмәс дигән өмет бар.

Ренат Ташимов «Сезгә дә кагылса» эскизын фойеда куйган. Ул репетиция залына күтәрелә торган баскычларны да, пыяла ишекләрне дә файдаланган. Театрның яңа йолдызы Булат Гатауллин да аңа туры килгән. Әмма… әллә ул әсәргә ачкыч таба алмаган, әллә милли театрда бу әсәр яңгырамый — кызык түгел.

Театрда инклюзия темасына шуңа охшаш спектакльнең куелган булуы да әсәргә игътибарны киметә. Аутист үсмерле әсәр театр репертуарында бар инде — «Йомрыбаш».

Ә менә Тимур Шәрәфетдинов бер атна эчендә театрга тулы бер спектакль диярлек эскиз ясап бирде. Уйландыра торган әсәр.

Тимур Шәрәфетдиновның спектакльне туктатып артистларның әниләренә бәйле хатирәләре белән уртаклашуы — гаять көчле момент. Белмим — бу бар алыммы, яңа әйберме — әмма ул шулкадәр үз булып кергән бу әсәрнең тукымасына, тамашачы да ирексездән үз хатирәләренә чумадыр.

Язылмаган закон: эскиз өчен татар, рус һәм чит ил әдәбияты алына

Милли театрларда лаборатория өчен әсәрләр сайлаганда бер дөнья әдәбияты, бер рус әдәбияты әсәре һәм бер милли әсәр сайлана. Мөгаен, бу ниндидер язылмаган закондыр. Милли әсәр булуын аңлыйм. Дөнья әдәбиятын да аңлыйм — безгә яхшы әсәрләр кирәк. Рус классикасын да аңлыйм — «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам», дип язган Тукаебыз да. Ә менә бүгенге рус драматургиясен алу мәҗбүриме? Ни бирә ул камил булмаган әсәрне тәрҗемә итә-итә безнең тамашачыга көчләп тагу? Рус театрлары куя икән — куйсын, театрлар заманча драматургияне куярга тиеш. Татар театрлары ул «тиешлекне» татар драматургиясе белән эшли, инде үз өстебезгә заманча рус драматургиясен чыгару миссиясен дә салмыйк. Татарстанда рус телле театрлар бар — аларга калдырыйк ул миссияне.

Ә дөнья әдәбиятының матур үрнәкләре белән эшлик. Аларда без үзебезгә аваздаш булган проблемалар, хисләр таба алабыз. Мин театрның Селеста Ингның «Әгәр мин дәшмәсәм» әсәрен үз репертуарына алуын теләр идем.

Пьеса укымый торган тәнкыйтьчеләр

Инде театр лабораторияләренең бер кисәге булган фикер алышулар турында. Лаборатория сметасындагы саллы гына бер пункт — Мәскәү яки Питер тәнкыйтьчеләре. Алар килеп эскиз карыйлар да, фикер әйтәләр.

III «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтъчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылган иде. Гаҗәп инде, алар пьесаларны укып та килмәгәннәр. Фикер алышканда Сөмбал Гаффарованың пьесасын укымаган булулары турында бер дә уңайсызланмыйча әйтеп торалар. Болай ярыймыни?

Сорау туа — лабораториягә чакырылган театр тәнкыйтьчеләре ни дәрәҗәдә кирәк?

лабораториягә чакырылган театр тәнкыйтьчеләре ни дәрәҗәдә кирәк?

Лаборатория сметасыннан бу пунктны алып ташласаң да, нидер үзгәрер дип уйламыйм.

Кырыктартмачылар

Лабораторияләр, гомумән, театрларга ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Әйтик, Камал театры, Әлмәт театры кебек тәҗрибәле җитәкчеләре булган драма театрлары әлеге уен белән мавыкмый.

Театраль лабораторияләрнең ниндидер җитди максаты булырга мөмкин. Әйтик, театр репертуарына конкрет андагы яки конкрет аудитория өчен спектакль кирәк, ул аның өчен махсус грант таба һәм лабораторияне оештыра. Әсәрләр дә темага яраклаштырылып сайлана. Бу инде ел саен беренче, икенче, өченче лаборатория үткәрү түгел, кирәк булганда һәм грант булганда үткәрү.

Безнең театр җанлы булсын әле, торгынлыкта дип уйламасыннар дип кенә лаборатория ясау… бу аңлашылмый.

Лаборатория кем өчендер җанланып алу булса, кемгәдер бизнес. Танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов татар театрын «театраль тәнкыйть сәүдәгәрләре» булган театр тәнкыйтьчеләре төркеме белән тоташтырып торучы күпер.

Танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов татар театрын «театраль тәнкыйть сәүдәгәрләре» булган театр тәнкыйтьчеләре төркеме белән тоташтырып торучы күпер.

Авылдан авылга йөреп вак товар саткан кырыктартмачылар кебек, театрдан театрга йөреп театрны җанландыру өчен «витаминка» сатучы булып күз алдына килә. Театр чыннан да «Театраль лаборатория» дип аталган «витаминка» белән савыгып, җанланып, тернәкләнеп китә аламы? Шушы лабораторияләр аша ул Россиянең театраль процессына кушылып китәме? Әллә театр тәнкыйтьчеләренең «бизнесы» өчен бер пункт булып кына каламы?

Апрель ни өчен лабораторияләр ае?

Тагын бер сорау: Казанның ике татар театрында — Тинчурин һәм Кариев театрында параллель рәвештә лабораторияләр баруы бу театр өлкәсендә координация җитмәү түгелме? Бер елда 12 ай: аның өч ае җәйге ял, кышкы бер ае яңа ел әкияте булса да, лабораторияләр өчен сигез ай кала ләбаса.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100