news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кышкы күңел ачу урыннары җитәрме: «Балалар өчен тау шуу урыннары аз калды»

Менделеевскида 2 бала ачык канализация люгына төшеп һәлак булганнан соң (депутатлар люкларны ябарга түгел, ә тауларны бетерергә тәкъдим итте), Дәүләт Думасында үзлегеннән ясалган кышкы тауларны бетерү мәсьәләсен күтәрделәр. Татарстан халкы исә бәйрәмнәр тәмамлангач сорау куя: бөтен кеше яраткан кышкы уеннар – таулар, боз шәһәрчекләре кая югалды?

news_top
Татарстанда кышкы күңел ачу урыннары җитәрме: «Балалар өчен тау шуу урыннары аз калды»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Нигә балалар өчен боз шәһәрчекләре һәм таулар ясамыйлар?»

– Казанлылар 1990 һәм 2000 елларда «Казан» милли мәдәният үзәге (хәзер – Татарстан Милли китапханәсе) алдындагы мәйданда куелган чыршыны сагынып искә ала, – дип яза «Республика Татарстан» порталы. – Ул вакытта анда зур, матур карусельләр, әкияти скульптуралардан торган боз шәһәрчеге һәм биек таулар була иде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хәзер Казанның «Гаилә» үзәге янындагы төп чыршысы янында әллә ни юк та кебек: читән белән әйләндереп алынган мәйданчыкта чыршыдан тыш чәй һәм тәм-томнар сата торган будкалар гына тора. Берничә ел элек монда балаларга шуар өчен бер тау бар иде, хәзер ул да юкка чыкты. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында, Кремль яр буенда, Җиңү паркында корыла торган таулардан да истәлекләр генә калды...

«Чаша» янында кызык юк, чыршы тирәли әйләнеп узудан башка эш калмады», «Казанда нигә балалар өчен боз шәһәрчекләре һәм таулар ясамыйлар? Ничә ел инде шундый хәл, бала белән шуарга барыр җир юк», – дип яза шәһәр халкы Казан мэриясенең телеграм-каналында.

«Рәсми ачылган таулар бармак белән генә санарлык»

Казан башкарма комитетыннан «Республика Татарстан» газетасына хәбәр итүләренчә, быел 1,3 миллион кеше яшәгән шәһәрдә барлыгы 4 рәсми тау ясалган. Авиатөзелеш районында «Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе» алдындагы мәйданда тау һәркем өчен ачык. Совет районында «Тулпар» паркында тау бар, ләкин анда керү түләүле. Вахитов районында «Әкият» курчак театры алдында шәхси эшмәкәр «ватрушкалар» прокаты белән агач тау ясап куйган, тик ул кечкенә балалар өчен генә. «Химиклар» мәдәният йорты янындагы «Наратлык» паркында да ике кечкенә агач тау бар иде, ләкин бәйрәмнәр үткәч, аларны сүттеләр. Кыш исә дәвам итә. Югыйсә, кайчандыр «Химиклар» паркына бөтен шәһәр җыела иде – монда шәп боз шәһәрчеге, төрле биеклектәге тимер таулар күп була иде. Паркны төзекләндерәсе бар, дигән сылтау белән аларның барысын да, «искергән» дип, сүтеп аттылар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан экскурсоводы Лилия Нәбиуллина сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәренә килгән туристлар да еш кына «чана һәм тюбингта кайда шуып була» дип сорый икән. «Зөя тауларына» (Свияжские холмы) барырга киңәш итәргә була, тик анда бәяләр «тешли». Курорт сайтындагы мәгълүматка караганда, сноутюбны 2 сәгатькә арендага алу бәясе (бу бәягә балалар шәһәрчегенә керү дә каралган): эш көннәрендә – 900 сум, ялларда – 1400, ә бәйрәмнәрдә – 2500 сум.

Ни өчен Казанда таулар аз, дигән сорауга башкарма комитеттан мондый җавап килде:

«Тауларның аз булуы аларны сертификацияләү процедурасы катлаулану белән бәйле. Сертификат алу өчен паспорт алырга һәм операторлар – тауда эшләячәк һәм куркынычсызлык өчен җавап бирәчәк кешеләрне билгеләргә кирәк. Тауны караучысыз калдырырга ярамый. Бу исә проектны кыйммәтләндерә. Моннан тыш, тауларның үз бәясе дә сизелерлек артты», – диелде җавапта.

«Башка зур шәһәрләрдә бу мәсьәлә ничек?»

Түбән Кама мэриясе хәбәр итүенчә, шәһәрдә 3 рәсми тау бар: «Гаилә», «Кояшлы алан» паркларында һәм шәһәр мәйданында.

Чаллы башкарма комитеты исә автоградта бернинди дә агачтан да, боздан да ясалган рәсми ачылган тауның булмавын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чаллылылар да социаль челтәрләрдә ризасызлыкларын белдерә: «Кызганыч, элек һәр ишегалдында искиткеч таулар була иде. Мэрия янында зур тау – иң төп истәлекле урын иде, анда балалар да, олылар да кыш буе шуа иде»; «Хәтерлим, Гренадада тимер таулар бар иде: берсе кечерәк, икенчесе зур. Каникулда көн саен шунда бара идек».

«Таулар кая югалды?» – дигән сорауга шәһәр администрациясе болай җавап бирә: «Хәзерге кышларда температура еш үзгәреп тора, бу – бозны тотрыксыз, йомшак һәм куркыныч итә. Таулар имгәнү (бәрелү, сыну) куркынычын арттыра. Безнең төп бурыч – куркынычсыз һәм уңайлы ял тәэмин итү».

Тик мондый сылтаулар халыкны ышандырмый. Шундый ук мантыйк белән шугалакларны да тыярга була – алар да тайгак бит: «Балачакны хәтерлим, Җиңү паркындагы зур таудан шуа идек, халык күп, күңелле була иде, беркем дә имгәнмәде. Хәзер ниндидер тыюлар... Һава пычрак дип сулап йөрергә дә тыегыз инде, барыбыз да өйдә утырыйкмы?» – дип яза халык.

Чаллы халкы Дәүләт Думасындагы үзлегеннән ясалган тауларны бетерү тәкъдимен дә абсурд дип тапкан. Беренчедән, табигый калкулыкларны ничек бетереп була? Икенчедән, балалар кемнеңдер җавапсызлыгы аркасында ачык люкка төшеп һәлак булса, тауларның монда нинди гаебе бар?

«Ни өчен балаларны кышкы шатлыктан мәхрүм итәргә тиешләр? Аның урынына коелар белән шөгыльләнегез, тәртип булсын. Кешеләрне ачык люклардан саклагыз һәм балаларга тауларны кайтарыгыз!» – дип җавап биргәннәр депутатлар инициативасына.

Шәһәр халкы үз тәкъдимен дә кертте: кар күп яуган көннәрдә тракторлар карны ишегалларында өем итеп өя бит, шуларны су сибеп тау итеп ясап була: «Балалар өчен нинди шатлык булыр иде! ЖЭК люкларның кайда икәнен белә, урынны исәпләп була. Шул өемнәрне тигезләп, су гына сибегез!» Ләкин бу тәкъдим дә бәхәсле, чөнки хәзер ишегаллары машиналар белән тулган.

«Һәр тауга – бер волонтер?»

Рәсми ачылган таулар күп булмагач, балалар да, олылар да шуарга яраклы теләсә нинди биеклектән шуа. Казанда мондый таулар Горький паркында, Горки-Әмәт урманында, элеккеге Милли мәдәният үзәге янындагы чокыр битләрендә барлыкка килде.

Балалар республика клиник хастаханәсе мәгълүматларына караганда, узган елның 30 декабреннән быелның 11 гыйнварына кадәр шифаханәгә сноутюбларда шуып имгәнгән 39 бала китерелгән. Табиблар балаларның кайда имгәнүен теркәми, ләкин, күрәсең, бу нәкъ менә үзлегеннән ясалган тауларда булган.

Махсус җиһазландырылган урыннар булмаганда, кешеләр шуарга яраклы, ләкин куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән калкулыкларны сайлый. Кайбер очракларда мондый таулардан машина юлына, сулыкка яки торак йортларга килеп чыгу куркынычы бар, – ди Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибының хирургия буенча урынбасары Михаил Поспелов. – Әгәр инде мондый «кыргый» тау популяр икән, анда волонтерлар яки җаваплы кешеләр дежур торырга тиеш. Алар тәртипне карарга һәм бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итәр иде.

Евгения Черноусова, «Республика Татарстан»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар