news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Менделеевскида коеда балалар үлгәч, «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләрен кулга алганнар

news_top
Менделеевскида коеда балалар үлгәч, «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләрен кулга алганнар
Фото: Татарстан прокуратурасы

Менделеевскида 2 бала һәлак булганнан соң, «Таткоммунэнерго» компаниясенең 2 хезмәткәрен кулга алганнар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Агентлыкка билгеле булганча, компания хезмәткәрләрен 7 гыйнварда ук кулга алганнар – суд аларның икесенә дә өй аресты билгеләнгән.

«Татар-информ» 4 гыйнварда Менделеевск шәһәрендә өсте ачык булган канализация коесында 10 яшьлек ике малайның мәете табылганын язган иде. Люксыз кое тау янәшәсендә булган. Балалар таудан шуып төшкәч, шул коега төшеп киткән. Җинаять эше ачылган. Ачыкланганча, өсте ачык кое «Таткоммунэнерго» оешмасы балансында булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар