Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көзге ярминкәләр: бәяләр түбән, сыйфат югары

Килде ярминкә даулап, килде ярминкә шаулап, бәхет, муллыклар яулап. Сентябрьдән декабрь ахырларынача шәһәр халкы көзге сый-хөрмәткә кинәнә. Быел көзге ярминкәләр 23 нче декабрьгә кадәр оештырылачак дип вәгъдә ителә.

news_top_970_100
Татарстанда көзге ярминкәләр: бәяләр түбән, сыйфат югары

Искәртеп үтик, Казанда ярминкә 10 мәйданда, тагын 7 чатырда эшли. Аерым алганда, алар “Казан” агросәнәгать паркында, “Бәхетле” гипермаркетлары янында (Ямашев ур., 71а һәм Ленинград ур., 27 нче йорт), Липатов урамы, 7нче йорт янында, “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында, Чехов базары артында, Мәскәү базарында, "Чулпан” мәдәни үзәге янында, Тимерьюлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук, “Яңа Тура” технополисында оештырыла.

Чаллыда  авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч мәйданда эшли. Яңа мәйданчыкларның берсе Габдулла Тукай урамы, 16нчы йорт янында. Сәүдә рәтләре, шулай ук, Г. Камал исемендәге бульварда да тезелеп китә. Биредә  шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен Азнакай, Мөслим районнары тәкъдим итә.

16 нчы сентябрьдән башлап республикада инде 9 ярминкә уздырылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Сөләйманов сату мәйданчыкларына барлыгы 700 млн сумлык продукция китерелгәнен әйтте. 8,5 меңнән артык автотехника җәлеп ителгән. 7,5 мең тонна бәрәңге, 2,2 мең тонна, 1,2 мең тонна кишер, 850 тонна чөгендер, 3 мең 325 тонна суган, 182 тонна башка төр яшелчәләр китерелгән. 438 тонна сыер, 190 тонна дуңгыз, 58 тонна сарык, 216 тонна кош ите кертелгән. 5 млн данәдән артык йомырка, 537,5 тонна он, 233 тонна ярма, 238 тонна карабодай, 3,5 мең тонна бөртекле ашлык, 235 тонна катнаш азык, 580 тонна шикәр комы, 270 тонна сөт, 65 тонна сыер мае, 35 тонна сыр сатуга кертелгән.

– Барлык әйбер сатылып бетеп бара. Быел, былтыргы белән чагыштырганда, тагын да активлаштылар. Яңа катнашучылар да күп. Милекчеләре алмашынгач, быел 4 сөт комбинаты ярминкәчеләр сафына басты. Вак җитештерүчеләр дә барлыкка килә. Токмач, колбаса эшләнмәләре җитештерүчеләр продукциясе дә киштәләргә килеп эләгә. Кеше атна саен килә. Халык бик күп, - ди Ренат Сөләйманов

Бәяләргә килгәндә, тармак белгече әйтүенчә, министрлык билгеләгән чиктән арттырып куючылар юк, киресенчә, берникадәр түбәнрәк бәягә сатучылар бар. Әйтик, шикәр комы 35 сум дип билгеләнгән, ә аны 32 сумнан да саталар. Сөтнең литры өчен 30-32 сум дип рекомендация бирелгән булса, нигездә, аны 30 сумнан саталар. Сыер ите килосы өчен 320 сумга кадәр дип билгеләнгән, ә аны ярминкәдә 290-300 сумнан да табып була. Хәер, бу итнең нинди өлеше булуына да карый.

– Һәркем үзенчә тырыша инде. Арча, Буа, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Спас, Тәтеш, Теләче районнары аеруча мактауга лаек. Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Зәй, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Чирмешән үзләрендә район үзәкләрендә ярминкәләрне мөстәкыйль рәвештә уздыра. Алар тарафыннан район үзәкләренә барлыгы 192 млн сумлык продукция китерелгән, ди Ренат Сөләйманов.

Район үзәкләрендә ярминкәләр оештыручылар арасында Түбән Кама, Әлмәт, Чистай лидерлар сафында.

“Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе ярминкәдә катнашучы берничә район вәкилләре белән сөйләште.

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Ямашев урамындагы “Бәхетле” кибете каршында сәүдә итә.

Халык сөтне яхшы ала

– Ярминкәне Югары Ослан районы белән бергә үткәрәбез. Баштагы чорда 2 млн 800 сумлык продукция китерә идек, хәзер 2 млн 300 сумга калды, чөнки ашлыкны бик алмый башладылар. Атна саен ярминкәләр килгәч, халык запас җыеп куйгандыр, мөгаен, дип уйлыйбыз, әмма барыбер алгалыйлар әле. 2 тонна сөт, 2 тонна ит алып киләбез. Халык сөт ала. Иртәнге 6 нчы яртыда аны 30 сумнан сата башлыйбыз, шул вакытта олырак яшьтәгеләр сөткә чыга башлый. Кабак, ташкабак, бәрәңге, кишер, суган, кәбестә сатыла. Һәр сатучының үз клиентлары бар дип әйтергә була. Жилплощадка ягына сатуга тирес тә чыгарабыз. Министрлык куйган бәядән арттырып түгел, кимрәк сатарга мөмкинбез. Әгәр хуҗалыкның арзанрак сатарга ихтыяры бар икән, очсызрак җибәрә. Продукция тулаем сатылып бетеп бара. Каз, үрдәк, ит тә яхшы китә. Яңа ел алдыннан аларны яхшы алалар, ди Кайбыч районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров.  

Биектау районы җитештерүчеләре Ленинград урамы, 27 нче йорт адресы буенча “Бәхетле” янында сәүдәчелек итә.

 

 

Бәяләр нормаль, кыйбатрак булса, кеше алмый

– 11 авыл хуҗалыгы оешмасы, 15 ләп фермер, шәхси эшмәкәрләр чыга. Якынча 3 млн 900 сумлык товар белән килеп, сатып бетереп кайтабыз. Нигездә, бөтен булган товарны китерәбез. Сөт, бәрәңге, яшелчә, үзебездә ясала торган колбаса эшләнмәләрен, эремчек, майлар, бал сатабыз. Дуңгыз, сыер, күркә, тавык итләре дә бар. Габдрахманов фамилияле бер фермер литрын 100 сумнан кәҗә сөте чыгара. Соңгы вакытта игенгә, бәрәңгегә ихтыяҗ кимеде. Хәзер бәрәңгене дә капчыклап түгел, әз-әзләп кенә алалар, шул атнага җитәрлек кенә итеп. Сөтне яхшы алалар. Аны 30 сумнан сатып бетереп кайтабыз. Аннары безнең заявка, тәкъдимнәр китабы бар. Шәһәр халкы үзенә нәрсә кирәк, шуны яза. Бу атнада, мәсәлән, берәү сорагач, печән җибәрдек. Без Питрәч белән чиратлашып чыгабыз. Үзара шалтыратышып, заявкалар турында хәбәр җиткерәбез. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән бәяләрдән сатабыз. Түбәнрәк куярга ярый, арттырырга ярамый. Бәяләр нормаль дияр идем, кыйбатрак булса, кеше алмый да, - дип сөйләде Биектау районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге башлыгы Рөстәм Сабиров.

Шимбә саен уздырыла торган республика киңәшмәсендә министрлык тарафыннан аерым районнар гына түгел, авыл хуҗалыгы оешмалары да мактап телгә алына. Шуларның берсе – Кукмара районының “Вахитов” исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Кемнәрдер атна аралаш кына килсә, “Вахитов”ныкылар һәр шимбә башкалада. Узган еллардан аермалы буларак, быел алар Агросәнәгать паркында түгел, Ленинград урамындагы мәйданда сату алып бара.

Рәхмәт, әйбәт бәядән сатасыз, диләр...

– Атна саен тана ите алып киләбез. Былтыр бәрәңге генә алып килә идек. Ярминкәдә сатсаң, файдага инде. Транспорт чыгымнарын каплыйлар. Бәяләр дөм кыйбат, дөм арзан дип тә әйтеп булмый. Атна саен 2 үгез алып барабыз, аннан 120 мең сум тирәсе акча керә. Ит, категориясенә карап, 300 сумга кадәр. 4 тонна бәрәңге бара инде. Сатылып бетә үзе. Бәрәңгене 12 сумнан сатабыз. Сөт продукциясен дә сатарга исәп бар, тик аны бәрәңге белән бергә йөртергә җайсыз. Суыкка китеп, бәрәңге алып барып булмаса, сөт алып барырбыз дигән план бар. Борчак, солы кебек әйберләр алып барабыз, дип белдерде хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

Аның сүзләренчә, ярминкәдә актив катнашучы булу өчен хуҗалыкның зурмы-кечкенәме булуы роль уйнамый. Иң мөһиме, үстерелә, үрчетелә торган әйберне сатарга китерү теләге.

– Үгезе үсеп тора, бәрәңгесе дә. Шулай булгач, теләк кенә кирәк. Халык күп йөри, “рәхмәт, әйбәт бәядән сатасыз” дип рәхмәт әйтәләр, ди Нәфыйк әфәнде. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна саен йомгак ясап, аеруча актив өч районны билгели. Ярминкәләрнең 23 нче декабрьгә кадәр үткәрелүен кабаттан искәртү артык булмас. Шулай булгач, ярминкәләрдәге үзенә күрә бер бәйрәм рухын тоеп кайту өчен вакыт әле җитәрлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100