news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда күп балалы гаиләдә тагын өч игезәк туган

Кама балалар медицина үзәгендә соңгы ике айда гына ике тапкыр өч игезәк бала туган.

news_top
Татарстанда күп балалы гаиләдә тагын өч игезәк туган
Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә табиблар Кесарев кисеме ясап өч игезәк баланы дөньяга китергән. Бу турыда үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 июльдә Баймөхәммәтовлар гаиләсендә берьюлы өч бала барлыкка килгән. Аларның авырлыгы  2130, 2300, 2150 грамм. Әлегә балаларны табиблар күзәтүе астында тәрбиялиләр.

Моңа кадәр бу гаиләдә бер ул һәм ике кыз булган инде. Шулай итеп, Марина белән Фидаил гаиләсендә хәзер алты бала бар.

Нәни малай һәм ике кызга Әмир, Амелия һәм Наилә дип исем кушканнар.

  • Өч игезәк табу күренеше сирәк очрый торган хәл. Тик соңгы ике ай эчендә генә Кама балалар медицина үзәгендә икенче тапкыр өч бала берьюлы туды. 2 июньдә Чаллы балалар тудыру үзәгендә гаиләнең көтелгән балалары — ике кызы һәм улы берьюлы туган, дип хәбәр иткән идек. Балаларның авырлыгы 1225, 1740, 2035 грамм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар