Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сирәк очрак: Татарстанда 1225, 1740, 2035 граммлы өч игезәк бала туган

Ике кыз һәм бер ир бала туган сирәк күренеш Чаллыда булган.

news_top_970_100
Сирәк очрак: Татарстанда 1225, 1740, 2035 граммлы өч игезәк бала туган
Чаллы балалар тудыру үзәгендә гаиләнең көтелгән балалары — ике кызы һәм улы берьюлы туган. Балаларның авырлыгы 1225, 1740, 2035 грамм.

Балалар вакытыннан алдан туган. Шуңа күрә башта аларны реанимациядә тотканнар. Хәзер балалар һәм аларның әнисе үзен яхшы хис итә, дип хәбәр иттелә Кама балалар медицина үзәге сайтында.

Бәхетле балаларга Вера, Надежда һәм Игнат дип исем кушканнар.

Чаллы перинаталь үзәгендә өч игезәк бала соңгы тапкыр 2016 елда туган булган. Ул чакта гаиләдә өч игезәк кыз бала туган. Соңгы биш елда дүрт тапкыр өч игезәк бала туган.

Ике игезәк балалар елына 100 пар чамасы туа, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100