Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда эшмәкәрлек: кайсы район "кара исемлек"тә?

Татарстан шәһәр һәм районнарында бизнес-мохиткә бәя биреп рейтинг төзелгән. Республика буенча эшлеклелек климаты темасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелде.

news_top_970_100
Татарстанда эшмәкәрлек: кайсы район "кара исемлек"тә?
Эшкуарлар хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов эшмәкәрләр арасында үткәрелгән сораштыру, тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте. Докладка карата үз фикерен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та җиткерде.

Анализ ясау өчен һәр районда 100әр эшмәкәр, Яр Чаллыдан 1200, Казаннан 2600 эшмәкәр сораштырылган. Моннан чыгып, бизнес активлыгы һәм бизнес кәефе индекслары билгеләнгән: 50 дән югары булган күрсәткеч районда бизнес үсешен чагылдыра, 45 тән түбәнрәк күрсәткеч бизнесның сүлпәнәюен күрсәтә.

Алдынгылар һәм артта калганнар: Әтнә алда, Азнакай "кара исемлек"тә

Бизнес активлыгы рейтингыннан  Әтнә районының эшмәкәрләргә бай булуы күренә. Аларда бу күрсәткеч 51,9. Яңа Чишмә, Мөслим, Кукмара, Теләче районнарын да мактап телгә алып була. Аларда да индекс күрсәткече 50 дән узган. 45 район исемлегендә соңгы урынны Апас алып тора. Бизнес активлык аларда 36,3 дәрәҗәсендә генә. Аутсайдерлар арасында, шулай ук, Азнакай, Сарман, Алексеевск, Минзәлә, Баулы районнарын атарга була. Рейтингны төзегәндә, эшмәкәрләр керемнәре, үз эшләренә инвестицияләр кертү, эшкуарлар штаты киңәю, тыштан финанслау җәлеп итү-итмәү исәпкә алынган.

Эшкуарлык советы, 2017 ел активлыгы белән чагыштырып, үзгәрешләрне дә ачыклаган. Рейтинг лидерлары исемлегендә Түбән Кама, Кама Тамагы, Мөслим, Тәтеш, Яңа Чишмә районнары. Ә менә Баулы, Балтач, Арча, Биектау, Азнакай районнары активлыкны күпкә киметкән.

Бизнес кәефе индексы исә эшмәкәрнең эшләү шартларын һәм бизнес өметләрен чагылдыра. Индекс 50 дән артса, хакимият белән бизнесның мөнәсәбәтләре тәртиптә дигән сүз. 45 тән түбәнрәк индекс эшмәкәрләрнең төп өлеше эшлеклеклек климаты бозыла, хакимияттән шартлар тудырылмый дип уйлауларын күрсәтә. Тәтеш рейтингта беренче урында, анда бу күрсәткеч 53,8 дән арткан. Теләче, Мөслим, Түбән Кама, Кукмара районнары, шулай ук, беренче бишлектә. Азнакай, Лениногорск, Нурлат, Алексеевск, Яшел Үзән районнарында бизнес кәефе төшенкелектә.

Әле теләгән күрсәткечкә үк ирешә алмасалар да, 2017 ел белән чагыштырганда, бизнес кәефен күтәрү буенча Буа, Зәй, Тукай, Аксубай, Түбән Кама районнарының тырышлыклары күренә. Азнакайда, күрәсең, бизнеска аяк чалучы факторлар кисәк арткан, ул “кара исемлек” тә (бизнес кәеф индексы хәтта 22 процентка кадәр кимегән). Рейтингның соңгы урыннарында Чистай, Сарман, Актаныш, Минзәлә.

– Былтыр без республикада бизнес кәефен 43, ә эшлеклелек активлыгын 48 пункты дәрәҗәсендә билгеләгән идек. Быел активлык 43кә, ә бизнес кәефе 37 гә кадәр төште. Хәзер бизнес хәле яхшылардан түгел. Әгәр бу тенденция дәвам итсә, киләсе елда эшлеклелек активлыгы 37гә кадәр төшәчәк. Бу биснесларын ябучылар үсеш алучылардан күбрәк булачак дигәнне аңлата, - дип борчыла Тимур Нагуманов. Аның әйтүенчә, алдагы 6 айда да эшлеклелек кимү юлында. Балтач, Баулы районнарында хәлләр мөшкел булуыннан эшнең шуңа таба баруы күренә.

Казанда да, бу ел нәтиҗәләре буенча, активлык һәм бизнес кәефе индекслары буенча кимү күзәтелә. Шулай да, республика буенча тулаем караганда, әле чаң сугарлык түгел. Казан эшмәкәрләре беренче яртыеллыкта керемнәре арту турында ешрак хәбәр итә. Башкалада эшлеклелек активлыгы кимүен эшмәкәрләр кредит алу кыенлыклары белән бәйләп аңлата. Кредитка заявка биргән 58 процент эшкуарлар банктан акчаны кулларына төшерә алмаган.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең 52 проценты шартларның начарайганын әйткән. Бизнес-омбусдмен сүзләренчә, 2017 елда бу күрсәткеч яхшырак булган – 42 процент эшмәкәр генә шартлардан ризасызлыгын җиткергән. Моннан тыш, сораштыру барышында күренгәнчә, эшмәкәрләрнең 33 проценты якындагы ярты елда шартлар начараюын көтә.

Аның каравы, бизнесменнарга штраф күләмнәре кимегән. Бу аларга эш алып бару җайлашкан дигән сүз. Ел башыннан Татарстанда штрафка тартылган эшкуарлар ике тапкырга диярлек кимегән. Былтыр һәр бишенче эшмәкәргә штраф түләргә туры килгән булса, быел бу сан 9 процентка кадәр кимегән. Тимур Нагуманов моны административ басым кимү белән аңлата. Аның әйтүенчә, Татарстан Президентының бизнес даирәсендә хокук бозу, хилафлыкларны кисәтү буенча йөкләмәсе үтәлгән, беренче нәтиҗәләре инде күренә. Былтыр эшмәкәрләрнең 42 проценты хилафлыклар өчен артык югары штрафларга зарланган. Быел бу сан нык үзгәргән – штрафлар зур булудан 24 процент бизнесмен гына риза түгел.

"Рейтингка агрессив карамагыз!"

Булган поблемаларны яшерергә дә, алардан качарга да кирәкми. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын эшлеклелек климаты рейтингына тыныч, ачусыз карарга өндәде. Аның фикеренчә, рейтинг хакимият һәм бизнесменнарга җитди проблемалар чишелешен табарга булыша.

– Ничек бар, шулай кабул итегез. Безгә вазгыятьне үзгәртергә, бизнеска йөз белән борылырга кирәк. Агрессивлык белән түгел, ә бизнес кәефен үзгәртә алырлык чишелеш юлларын табарга кирәк", - диде.

Президент эшлеклелек климаты начар һәм бизнес өметләре акланмаган районнарга барырга кирәк дип белдерде.

– Әгәр 100 кеше вазгыять позитив түгел дип әйткәч, димәк, чыннан да сораулар бар. Вазгыять начарайган районнарда урыннарга чыгып карарга кирәк. Алар шулай дип әйткәч, димәк, анда чыннан да нәрсәдер бар. Очраклы бер тапкыр гына булган хаталы хәлләр булса, әле ярый. Күпме ярдәм чарасы алынган, нәрсә борчый – һәр территориядә проблемаларга тыныч кына анализ ясасак, файдага гына булачак", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бер төркем эшмәкәр үзләре очрашкан кыенлыклары белән уртаклашты. “Витязь” футбол академиясенә нигез салучы Рөстәм Исмаилов балалар спорты үсеше белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.

– Берничә ай инде Татарстан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә проект кертергә ниятлибез. Без спорт министры Владимир Леоновка да мөрәҗәгать иттек. Ул безнең проектны хуплады. Муниципаль берәмлек башлыкларына проектка теләтәшлек итүләрен сорап хатлар да язды. Ләкин без туктап калдык, административ каршылыкка очрадык. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре безне ишетәселәре килми, муниципалитет башлыкларына барыгыз, дип борып җибәрәләр, тик без инде ярты ел һаман языла алмыйбыз. Ничек кенә сәер булса да, Башкортстанда без проектны бер ай эчендә гамәлгә керттек, - ди.

 Рөстәм Миңнеханов моны ишетеп, кайсы районнарда битарафлыкка очраганы турында сорашты. Рөстәм Исмаилов исә, “Казаннан кала, барлык шәһәр һәм районнар” дигәч, Президент, “димәк, ярты ел миңа Казан гына килә алачак”, диде.

Яшьләр тәҗрибәле эшмәкәрләрдән киңәш көтә

Рөстәм Исмаилов, эшмәкәрләргә муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итәргә булышучы “проводник” кирәк, дип саный. “Покровские пекарни” челтәре хуҗаларының берсе Таһир Әхмәров киңәшләр бирү буенча ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде. Бу идеяне Татарстан Президенты да күтәреп алды.

– Остазлык мәктәбе кирәк. Эшмәкәрлекне башлап җибәрү җиңел генә түгел ул, аның мәшәкатьләре бихисап. Бездә файдалы киңәшен бирә алырлык кешеләр бар, конфликтлы вазгыятьләрне ничек кисәтергә һәм башка сораулар буенча да. Иң яхшы укытучы үзе шушы эшмәкәрлек юлын үткән кеше була алыр иде. Мин күзәтчелек органнарына да әйтәм: теге яки бу орган түрәсенең нинди формада аралашырга тиешлеге буенча өйрәтүләр кирәк, шул вакытта конфликтлы очраклар да тумас иде. Минемчә, мондый эшнең позитив яклары күренәчәк. Дөрес итеп киңәш бирү акчадан да кадерлерәк. Акчадан бигрәк, яхшы белгечләр кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Хакимият үзе дә татып карасын!

“Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин исә, эшен киңәйтүгә аяк чалучылар булуына зарланмый.

– Безгә ишек ачмыйлар дип әйтә алмыйм, һәркайсы безгә яшел ут бирә, ди ул.

Шулай да, ачы тәҗрибәсе бар. Беренче павильонны ачканда эшкә тотынганчы, аренда килешүе беткән, электр энергиясенә тоташу тоткарлап торган.

– Бездә атна саен “яшерен кунак” проекты гамәлдә. Бәлки,  хакимияттә дә шундый тәҗрибә кирәктер. Без үзебез арасыннан кемнедер бәяләү критерийларына өйрәтеп, аннары ул өчпочмак тәмлеме-юкмы дип бәяли. Бәлки, хакимият коммуникация, җир биргәндә, хакимиятнең үзенә дә җирне арендага алып, үзендә сынап, татып караргадыр, - дигән тәкъдимен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов моны куәтләп: “Мин дә үзеңә ниндидер процессны сынап карау дөрес дип уйлыйм”, - диде.

Эшмәкәрләрнең төрле органнардан гел җәзаларга омтылышлы шалтыратулар килеп ирешүе турында зарларын җөпләп, Президент:

– Түрәләр культурасында көч куллану булырга тиеш түгел. Мин гел “әйдәгез, бизнеска йөз белән борылыйк” дип әйтеп киләм. Сөйләшергә өйрәнергә кирәк, сөйләшү “мин сезгә штраф сугам” дип башланырга тиеш түгел. Башта ачыкларга, аннары гына гаепле булса, җәзага тартырга була. Бардак булырга тиеш түгел, бу эшне системага салырга кирәк. Тикшерүче дөрес юнәлеш бирергә тиеш. “Мин сезгә шулкадәр срок бирәм, үзгәрешләр күренмәсә, башка чараларын күрәчәкмен” дияргә тиеш. Әйе, намуссыз эшмәкәрләр дә бар, ләкин күпчелек өлеше гадел эшләүчеләр бит, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100