news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда давыл үтте: нәтиҗәләре нинди

news_top

Бүген Татарстанда көчле яңгыр гына түгел, давыллар да булды. Нәтиҗәдә кайбер районнарда агачлар ауган һәм түбәләр купкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Питрәч районының Шәле авылында 6 шәхси торак йортның һәм янәшәдәге корылмаларның түбәләренә зыян килгән. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, бу урында җилнең максималь тизлеге секундына 17 метрга җиткән. Зыян күрүчеләр юк, йортлар яшәү өчен яраклы.

Моннан тыш, агач авуның 6 очрагы теркәлгән: берсе – Казанда, дүртесе – Питрәч авылында һәм берсе – Биектау районындагы Бөреле бистәсендә. Агач аву нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар