Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда дәүләт программалары: 2018 елда чирек триллион сум нәрсәгә тотылачак?

Татарстанда 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 2018 елның 1 июленә аларның үтәлешенә 213 млрд 300 млн сум күләмендә акча тотылган. Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Алексей Песошин журналистларга республикадагы дәүләт программалары турында сөйләде.

news_top_970_100
Татарстанда дәүләт программалары: 2018 елда чирек триллион сум нәрсәгә тотылачак?
Дәүләт программаларына чыгымнар республика бюджетының гомуми күләменнән 96,1 процент тәшкил итә.

– 2018 елга дәүләт программалары өчен 254 млрд 600 млн сум акча планлаштырылган. Шул исәптән, федераль бюджеттан 29,3 млрд сум (11 процент), республика казнасыннан 160,9 млрд сум (63,2 процент), 3,3 млрд сумы җирле бюджет (1,3 процент). Бюджеттан тыш чыганаклар 61 млрд сумнан гыйбарәт (24 процент). Дәүләт программалары кысаларында, социаль инфраструктура объектларын төзү, ремонтлау, төзекләндерү буенча 38 республика программасы гамәлгә ашырыла, моңа 42 млрд сум акча каралган, диде Хөкүмәт рәисе Алексей Песошин.

Төзелеш, төзекләндерү

  • 1 млн 300 мең кв метр торак куллануга кертелгән. 2018 елның 8 ае эчендә 72 күп катлы торак йорт төзелгән. Аларның мәйданы 561 мең квадрат метр. 
  • Гомуми мәйданы 621,4 мең квадрат метр булган 4 мең 970 аз катлы индивидуаль торак төзелгән. 
  • Социаль ипотека һәм арендалы торак программалары буенча 2 мең 893 фатир кулланышка кертелгән. Мәйданы 158,5 мең квадрат метрга якын. 
  • 65 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 чаңгы базасы сафка баскан. 
  • 4 авыл клубы төзелгән, тагын 24ен төзү дәвам итә. 
  • 41 фельдшер-акушерлык пункты, 11 табиб амбулаторие төзелә. 
  • 10 авыл җирлекләре башкарма комитетлары бинасы пәйда булачак. 
  • 14 муниципаль мәктәп капиталь төзекләндерелгән, тагын 2 объектта эшләр тәмамлану алдында. 7 коррекцион мәктәптә эшләр төгәлләнеп килә. 
  • 61 балалар бакчасы төзекләндерелә, 33ендә эшләр дәвам итә. 
  • 15 балалар сәламәтләндерү лагере, 21 яшүсмерләр клубы (7 объектта эш дәвам иттерелә), 1 яшьләр үзәге, 2 ресурс үзәге әзер, 9 объектта эшләр дәвам иттерелә.
  • 17 муниципаль архив бинасына ремонт ясалган, 2 объектта эшләр бара. 
  • Мәдәни билгеләнешле 19 объект төзекләндерелгән, 23е тәмамлану стадиясендә. 
  • 14 социаль хезмәт стационар оешмасында эшләр азагына якынлашкан, 20 объектта эшләр алып барыла. 
  • Төзекләндерү эшләре тәмамланган 5 амбулатор-сырхауханә учреждениесе исәпләнә, 101 объектта эшләр бүгенгәчә дәвам итә. 
  • "Һәркемгә уңайлы мохит" программасы буенча 5 объект үзгәртеп корылган, 20 объектта эшләр төгәлләнеп килә. 
  • Авыл хуҗалыгы идарәләре һәм ветеринария берләшмәләрнең 45 бинасы ремонтланган. 
  • Ашыгыч медицина ярдәм станциясе һәм хастаханәләрнең 2 объектында, 31 башкарма комитет бинасында эшләр үткән.
  • 2018 ел программасына кертелгән 995 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт дәвам иттерелә. Аларның үтәлеше бүген 42-43 процент тәшкил итә. 
  • 11 Бөек Ватан сугышы ветераны, 5 һәм аннан күбрәк бала үстерүче 26 күп балалы гаилә, 64 ятим бала яшәү шартларын яхшырткан. Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итүгә 93 млн сумнан артык суммага 47 субсидия бирелгән.

Мәшгульлеккә теләктәшлек


Алексей Песошин хезмәт базарында вазгыять тотрыклы булуын билгеләп узды. Эшсезлек 3,4 процент дәрәҗәсендә. Бу Россия(4,8 процент) һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда (4,4 проц) түбәнрәк. Теркәлгән эшсезлек 0,51 процент. Премьер моны соңгы 20 елда иң түбән күрсәткеч булуын әйтте.

Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча программага 1,4 млрд сум акча каралган. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 14-17 яшьтәге 7800 балигъ булмаган үсмер вакытлыча эшкә урнаштырылган. 622 эшсез гражданның үзмәшгульлегендә теләктәшлек күрсәтелгән. 4200 кеше өстәмә һөнәри белем ала. 78 мең кешегә профессиональ ориентация, 3200 эшсез гражданинга социаль адаптация буенча ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, бала карау буенча ялда булып, эшкә керешергә уйлаган 787 әнигә һөнәри белем бирелгән. Бу чара популяр.

Социаль ярдәм

Халыкны социаль яклау программасын гамәлгә ашыру өчен 26 млрд сум акча каралган. Беренче яртыеллыкта бу акчалар инде тулысынча тотылган.

– Республикада социаль түләүләр системасы федераль түләүләрнең 30, республика түләүләренең 49 төреннән гыйбарәт. Узган 2017 елда 1 млн 680 мең кешегә социаль ярдәм күрсәтелде. Социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләрдә капиталь ремонт башкарыла. 2015-2017 елларда 350 млн сумга 85 учреждение төзекләндерелде. Быел бу максатларга 145 млн сумга якын акча бүлеп бирелде, - диде Песошин. Беренче яртыеллыкта акчаның 80 проценты инде кулланыш тапкан.

Татарстанда “Олы яшьтәге кеше өчен гаилә” сынау проекты гамәлгә ашырыла. 2018 елның беренче яртысында өлкәннәр өчен 39 гаилә булдырылган. Өлкән кешене үзенә сыенлырган гаиләләргә айлык түләүләр түбәндәгечә: III төркем инвалидны караган өчен 4 мең сум (мөмкинлекләре чикләнмәгән кешеләрне караган өчен дә шул сумма), II төркем инвалидны тәрбияләгән өчен 6 мең сум, I төркем инвалид өчен 8 мең сум.

Юллар төзелеше һәм төзекләндерү



Татарстанда быел юллар төзү һәм юл объектларын төзекләндерү буенча дәүләт программасы нигезендә, барлыгы 25,5 млрд сумга 2 мең 320 юл объекты төзелеше һәм ремонт эшләре планлаштырылган. Бу эшләрнең 65 процентка якын өлеше башкарылган, моңа барлыгы 16 млрд сум акча сарыф ителгән.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзелеше буенча эшләрнең 54 проценты башкарылган. 28 торак пунктны каты өслекле юл белән тоташтыру буенча эшләрнең үтәлеше 56 процент дәрәҗәсендә. Мәктәп маршрутлары уза торган юлларның торышын яхшырту буенча эшләрнең 46,5 проценты башкарылган.

Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә 334 урам-юл челтәре объектында ремонт эшләре башкарылган (планның 83 проценты). Урамнарны тәртипкә китерү буенча эшләрнең үтәлеше 82 процент дәрәҗәсендә. 139 урамда эшләр төгәлләнгән. Шәһәрләрдә 579 ишегалды территорияләре ремонтлана, бу эшләр 62 процент дәрәҗәдә башкарылган.

2018 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 82 млрд сумнан артык күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы



Республикада авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын көйләү буенча дәүләт программасына 9 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Чәчүлек мәйданнары быел 2 млн 900 мең гектар җир тәшкил итә. Авыл җирендә кече хуҗалык формаларын кредитлау, матди-техник базаны үстерү өчен 8 кооперативка 171 млн сум күләмендә грантлар тапшырыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыклары үсешенә 108 млн сум акча каралган. Савым сыерлары һәм кәҗәләрен тотучы халыкка ярдәм йөзеннән, республика казнасыннан 360 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Авыл хуҗалыгы тармагы объектларын төзү, капиталь төзекләндерү эшләренә 1 млрд 800 млн сум акча сарыф ителәчәк. 232 сыер торагы, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә саклагычта капиталь ремонт үткәреләчәк. 123 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк. 128 ындыр табагында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелә.

Мәгариф

Алексей Песошин мәгариф өлкәсендә мөһим проектлар кадрлар потенциплын үстерүгә йөз тотканын әйтте. 2 мең педагогика хезмәткәренә ярдәм итүгә 309 млн сум акча каралган. 54 млн сум бюджет акчасы юнәлдерелгән.

– Республикада һөнәри белем бирү системасы абруен күтәрү буенча комплекслы эш башкарыла. "Ворлдскиллс" хәрәкәте төп юнәлешләрнең берсе булып тора, - диде Премьер-министр.

Сәламәтлек саклау



Быел сәламәтлек саклау өлкәсендәге программага 63 млрд сумнан артык акча бирелә. Медицина тармагында кадрлар сәясәтен тотрыклы итү өчен табибларга ярдәм чаралары күрсәтелә. 2018 елның беренче яртыеллыгында дәүләт программасы буенча 32 табибка 1 млн сум күләмендә компенсация түләнгән. 2018 елда табибларның торак шартларын яхшыртуга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 200 грантын бирү күздә тотыла. Гыйнвар-июнь айларында республикада 380 меңнән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу еллык планның 62,5 проценты күләмендә. 9 меңгә якын кеше югары технологияле медицина ярдәме алган. Бөерне күчереп утырту буенча 12, йөрәк күчереп утырту буенча 1 операция ясалган, 3,8 мең ашыгыч коронарография үткәрелгән. Дарулар алу өчен 341 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Тирә-якны саклау

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чараларга 2018 елның беренче яртысында 502 млн сум бюджет акчасы бүлеп бирелгән. 4 мең 342 хокук бозу очрагы теркәлгән. Калдыкларны тиешсез җиргә китереп ташлау буенча 1693 урын юкка чыгарылган . Закон бозучыларга карата 19 җинаять эше кузгатылган. Территрияләрне, сулыкларны чүптән арындыру буенча эш дәвам итә .

Республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру кертелә торган инвестицияләр белән тыгыз бәйле . Хәзерге вакытта республика 23 дәүләт, 8 федераль максатчан программада катнаша. 18 елның 1 июленә федераль бюджет хисабына чаралар өчен 72 млрд сум акча расланган. Бүген 37 млрд 300 млн сум акча кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100