Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әбине чүкеч белән җәзалаучыларны тотканнар

 Ике ир-ат төнлә өйгә кереп, 87 яшьлек карчыкның аякларына чүкеч белән сугалар, пистолет, пычак белән яныйлар.

news_top_970_100
Татарстанда әбине чүкеч белән җәзалаучыларны тотканнар
Бүген НТР каналы 87 яшьлек әбине җәзалауда шикләнелүчеләрне тотканнарын хәбәр итте. Бу кешеләр гаепләрен таныган, тулысынча үкенәләр. Аларны сак астында калдырганнар. Пенсионер карчыкны кыйнап, акчасын талаучыларга җиде елга кадәр төрмә яный.
  • Түбән Кама районының Ачы авылында яшәүче 87 яшьлек әбигә һөҗүм иткәннәр дип 18 октябрьдә язган идек.
Елена Андреевна исемле әби үзенә 9 октябрьгә каршы төндә һөҗүм итүләрен сөйли. Карават янына бер ир-ат килгәнне тоеп уянып киттем, дип әйтә. Аның артында тагын бер ир-ат басып тора. Куркып калган әби серванттан 3 мең сум, шкафтан 50 мең сум акчасын алып бирә.

Ләкин талаучылар әбидә тагын акча бар дип уйлый. Карчыкны җәзалый башлыйлар. Башта кыйныйлар. Аннары чүкеч белән аякларына сугалар, пистолет, пычак белән яныйлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100