Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Атыгыз, кисмәгез генә": Татарстандагы бер авылда карчыкны чүкеч һәм пычак белән җәзалаганнар

Төнлә әбинең өенә ике ир-ат килеп керә һәм акча таләп итә.

news_top_970_100
"Атыгыз, кисмәгез генә": Татарстандагы бер авылда карчыкны чүкеч һәм пычак белән җәзалаганнар
Түбән Кама районының Ачы авылында яшәүче 87 яшьлек әбигә ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу фаҗига турында НТР каналы хәбәр итте.

Елена Андреевна исемле әби үзенә 9 октябрьгә каршы төндә һөҗүм итүләрен сөйли. Карават янына бер ир-ат килгәнне тоеп уянып киттем, дип әйтә. Аның артында тагын бер ир-ат басып тора. Куркып калган әби серванттан 3 мең сум, шкафтан 50 мең сум акчасын алып бирә.

 

Ләкин талаучылар әбидә тагын акча бар дип уйлый. Карчыкны җәзалый башлыйлар. Башта кыйныйлар. Аннары чүкеч белән аякларына сугалар, пистолет, пычак белән яныйлар.

"Атыгыз, кисмәгез генә", - дип ялвардым дип сөйли әби.

Талаучылар әбине бәйләп калдыралар һәм чыгып китәләр. Карчык бауларны чишеп, Кама Аланында яшәүче улына шалтырата. Әбинең улы 15 минутта килеп җитә. Полиция чакыра.

Талаучыларны әлегә таба алмаганнар. Аларның бармак эзләре дә калмаган. Хәзер җинаятьчеләрне полиция эзли.

Әбинең туганнары талаучыларны кемдер өйрәтеп җибәргән дип фаразлый. Һөҗүм иткән ир-атлар әбинең ишекне бикләмәгәнен, эш көннәрендә ялгыз яшәвен белгән. Карчыкта ничә сум акча булуын да чамалап килгәннәр дип уйлыйлар. Нәкъ менә шушы көнне карчык плитә алганын гына караклар белмәгәндер диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100