Татарстанда БДИ нәтиҗәләре билгеле: уртача баллар арткан, һәм лидер районнар билгеле
Мәктәпләрдә 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаган укучыларның сынау чоры артта калды, Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарының якынча нәтиҗәләре билгеле. Болар хакында Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Барлык фәннәр буенча БДИның уртача баллары Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ә әдәбият һәм химия буенча алар сигез баллга артык. Шулай ук, берничә предметтан республика буенча 2025 елгы нәтиҗәләрне дә уздырганбыз: профильле математика буенча ул – 2,78, физика буенча – 7,78, информатика буенча – 3,5, биология буенча 1,3 баллга артык.
Профильле математика, физика, әдәбият һәм чит телләр буенча уртача максималь балл 70тән югары, ә иң түбән уртача балл – география һәм җәмгыять белеме буенча – 60 баллдан түбән.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, химиядән кала башка табигый-фәнни цикл предметлары буенча уртача республика баллының артуы күзәтелә. Республиканың берничә районы БДИ нәтиҗәләре буенча соңгы ике ел дәвамында лидерлык позицияләрен саклап килә. Арча районы исә, барлык табигый-фәнни дисциплиналар буенча алдынгылар сафына эләккән.
Тәтеш районында физика буенча имтихан нәтиҗәләре – 4,5 баллга, Кама Тамагы районында – 7,7 баллга, Спас районында 13 баллга арткан. Министр сүзләренчә, Спас районында биология буенча да уртача балл быел 13кә югарырак булган, бу Спаска лидерлык зонасына күчәргә мөмкинлек биргән.

БДИны көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар ике тапкыр күбрәк тапшырган
Татарстанда быел Бердәм дәүләт имтиханнарында 18 меңнән артык катнашучы теркәлгән. «Көллият һәм техникум укучылары арасыннан имтихан бирүчеләрнең ике тапкыр диярлек артуы күзәтелә, бу – югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүе белән аңлатыла. Мәсәлән, урта һөнәри белем алган «экономист» медицина вузына керергә теләсә, аңа рус теле һәм ике профильле фән – күбесенчә химия һәм биологиядән имтихан тапшырырга кирәк булачак», – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Россиянең барлык төбәкләренә «табигый-фәнни фәннәр (химия, физика, биология), профильле математика һәм информатиканы сайлаучылар өлеше» күрсәткече билгеләнгән. Министр сүзләренчә, Татарстан куелган бурычны үтәгән. Республикада чыгарылыш укучыларының 39,7 проценты шул фәннәрдән имтихан тапшырган, ә планда билгеләнгән күрсәткеч 38 процент булган.
Министр «Физмат прорыв» һәм «Физхим прорыв» республика проектлары нәтиҗәсендә укучыларның табигый-фәнни дисциплиналарны өйрәнүгә кызыксынуы артканын билгеләп узды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Химия, физика, биология, профильле математика һәм информатикадан имтихан сайлаучылар саны арткан. Физика һәм профильле математикадан имтихан бирүчеләр артуына югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүе дә этәргеч булган.
Аерым предметлар буенча нәтиҗәләр
Рус теле буенча БДИның уртача баллы 66,6 тәшкил итте, бу Россиядәге уртача күрсәткечтән 3,6 га югарырак;
Профильле математика буенча республикада уртача балл – 71,2, бу гомумроссиянекеннән 4,8 баллга диярлек югарырак;
Физика буенча уртача балл – 71,7, бу гомумроссиянекеннән 5,2 гә артык;
Химия буенча республикада уртача балл – 66,9, бу гомумроссиянекеннән сигез баллга югарырак;
Биология буенча БДИның уртача баллы – 61,2, бу гомумроссиянекеннән 4,5 кә югарырак;
Информатика буенча уртача балл 64 тән артык, бу гомумроссиянекеннән 5,2 гә югарырак;
Әдәбият буенча уртача балл – 71,95, ул Россиядәге уртача күрсәткечтән 8,5 берәмлеккә диярлек артып киткән;
Инглиз теле буенча уртача балл – 74,2, бу гомумроссиянекеннән 8 баллга диярлек югарырак.
Җәмгыять белеме буенча уртача балл – 56,3 балл, бу гомумроссиянекеннән 1,1 гә югарырак.
«РФ Президенты Владимир Путин Указы белән тарихи гыйлем өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре расланды. Шуңа күрә тарих буенча БДИ нәтиҗәләренә аерым игътибар бирәбез. Тарих буенча уртача балл артты һәм 61,6 тәшкил итте, бу гомумроссия күрсәткеченнән 3,7 берәмлеккә югарырак. Тукай районы укучылары уңышка иреште, анда уртача балл гына артып калмаган, 2025 ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны да арткан», – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Татарстанда сайлап алган фәнне яңадан тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 25 процентка арткан
Россия Президенты карары нәтиҗәсендә, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар бер предметтан имтиханны тагын бер кат 8 һәм 9 июльдә тапшыра ала. Татарстанда бу хокуктан 3,2 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы файдаланган. Узган елда андыйлар 2,5 меңнән артык булган.

«Бу – 2025 елга караганда 25 процентка күбрәк. Кабат тапшырулар саны буенча беренче урынны җәмгыять белеме алды, аннан соң информатика бара, ул узган ел беренче урында иде. Нәтиҗәләр 20 июльдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, ә апелляция булганда – аларны үткәрү вакытын исәпкә алып», – дип хәбәр итте министр.
Илскур Һадиуллин сүзләреннән аңлашылганча, төп чорда мәҗбүри фәннәр буенча БДИның минималь бусагасын узмаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны якынча алдагы еллар дәрәҗәсендә кала, ә математикадан аларның кимүе күзәтелә. Шул рәвешле, быел рус теленнән – 40, профильле математикадан – 144, база математикасыннан 98 укучы минималь балл җыя алмаган. 2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бу фәннәрне сентябрьдә кабат тапшыра алачак.
408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 имтиханда 100әр балл җыйган
Республикада имтиханны 100 баллга тапшыручылар саны артты. Татарстан – имтиханда 100 балл җыючылар саны буенча Россиядә лидерлар өчлегендә. Якынча мәгълүматларга караганда, барлыгы 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 имтиханны йөз балга тапшырган. Министр, 2021 елдан башлап, моның соңгы алты елда иң югары күрсәткеч булуын искәртте. Узган ел республикада йөз баллы 313 нәтиҗә билгеле.
Быел ике чыгарылыш укучысы – 300әр, 48 чыгарылыш укучысы – 200әр, 358 чыгарылыш укучысы 100әр балл җыйдылар. «КФУ IT-лицеен һәм Казан суворов училищесын тәмамлаучылар 300әр балл алды. Математика, физика һәм биология буенча нәтиҗәләр күп тапкыр яхшырды, рус һәм инглиз телләре буенча ике тапкырдан артыкка үсте», – дип ассызыклады министр.

Алдагы еллардагы кебек үк, иң югары баллар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында мәктәп тәмамлаучыларда. «Быел мондый муниципалитетлар саны сизелерлек артты һәм 41 районга җитте», – диде Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренә караганда, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман һәм Саба районнарында мәктәп тәмамлаучылар беренче мәртәбә сынаулар чорында 200-баллы нәтиҗәләргә ирешкән. «Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары абсолют лидерлар булып кала», - дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.
Моннан тыш, укучыларны имтиханнарга уңышлы әзерләгән педагоглар саны арткан. «Быел абсолют лидер булып Казанның 131 нче лицееның математика укытучысы Кирилл Сергеев танылды. Аның 15 чыгарылыш укучысының нәтиҗәсе 100 балл», - диде министр.
Быел БДИда максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, нәтиҗәне исәпкә алып, 15 мең, 25 мең һәм 35 мең сум акча алачак.

Медаль алучылар саны 250 кешегә арткан
Мәктәптә уку йомгаклары буенча «кызыл" аттестат һәм медаль алу бәхете 3,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысына тәтегән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 250 кешегә күбрәк, дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин.
«Алтын медаль белән бүләкләнүчеләрнең саны елдан-ел тотрыклы кала. Быел беренче дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән 1,9 меңнән артык чыгарылыш укучысы бүләкләнде», – дип ассызыклады ул.
Алтын медаль барлык билгеләре "5» булган, рус теленнән һәм сайлап алган предметтан имтихан нәтиҗәсе 70 баллдан да ким булмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырыла. Көмеш медальне аттестатында ике "4» тән артмаган, калганнары «5» булган, шулай ук рус теленнән һәм сайлап алган предметтан БДИда кимендә 60 балл алган укучыларга тапшыралар.
Быел икенче дәрәҗәдәге «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән 1,5 меңнән артык кеше бүләкләнде, дип билгеләп үтте министр. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, медальгә дәгъва иткән 119 укучы медальгә хокукын расламаган. «Бу узган ел тенденциясенә туры килә», - диде Илсур Һадиуллин.

Төп дәүләт имтиханының иң югары нәтиҗәләре – инглиз теле, туган тел һәм туган тел әдәбиятыннан
Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 47,6 меңнән артык кеше имтихан тапшырган, 811 тугызынчы сыйныф укучысы дәүләт имтиханы формасын сайлаган.
«Иң югары нәтиҗәләр – инглиз теле, туган тел һәм әдәбият буенча. Иң түбән уртача билге – җәмгыять белеме буенча», - дип сөйләде министр.
Аның сүзләренчә, имтихан нәтиҗәләре буенча химия, биология һәм информатика буенча уртача билге арткан, ә математика һәм физика буенча - кимегән. «Безнең өчен бу үзенә күрә бер каршылык, чөнки «математика» һәм «физика» предметлары илнең инженерлык киләчәгенең нигезен тәшкил итә. Республика аны хәл итү өчен «Физмат прорыв» һәм «Физхим прорыв» проектларын гамәлгә ашыру кысаларында гаять зур ресурслар бирә, – дип белдерде министр.
