news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда автобус әйләнеп капланган: 15 кеше зыян күргән

news_top
Татарстанда автобус әйләнеп капланган: 15 кеше зыян күргән
Фото: © Татарстан прокуратурасы

Татарстанның Чирмешән районында 11 июльгә каршы төндә 15 кеше зыян күргән җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, Кузайкино – Нурлат трассасында пассажир автобусы йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, шуның аркасында автобус кюветка очып ауган.

Фото: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

15 кеше зыян күргән: өчесен хастаханәгә салганнар, 12сенә урында ярдәм иткәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, автобуста барлыгы 46 кеше булган, шул исәптән ике бала. Автобус Самара – Яр Чаллы рейсын башкарган. Имгәнүчеләр арасында 15 яшьлек кыз бар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов барган. Авария факты буенча тикшерү башланган. Моннан тыш, әлеге факт буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышын район прокуратурасы контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Фото: © РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар