Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда алты айлык баласының ике кулын һәм аягын сындырган әни кешене хөкем иттеләр

news_top_970_100
Татарстанда алты айлык баласының ике кулын һәм аягын сындырган әни кешене хөкем иттеләр
Владимир Васильев, архив

Кама Тамагы районында яшәүче хатынны баласын имгәткән өчен хөкем иттеләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Суд нәни баласының сәламәтлегенә зыян китергән хатынны гаепле дип тапты, диелә хәбәрдә.

Тикшерү ачыклаганча, былтыр августта бу хатынны 6 айлык баласы белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Сентябрьдә нейрохирургия бүлегендәге палатада бу хатын елаган баласына караватның металл кырые белән суга. Баланың бот сөяге сына.

Ләкин хатын баласының имгәнүен табибларга әйтми. Берничә көннән ул баласына тагын куллары белән суга, баланың ике иңбашын сындыра. Аннары әни кеше хастаханәдән чыгып китә.

Әлеге җинаять турында матбугат чараларын һәм социаль челтәрләрне мониторинглаган чакта билгеле була. Җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Суд карары буенча, бу хатын 2 ел да 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә, 3 ел сынау срогы билгеләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100