«Көйсезләнгән өчен». Татарстанда яшь әни нәни баласының ике кулын, аягын сындырган
Татарстанда яшь әни нәни улының сәламәтлегенә авыр зыян китерүдән гаепләнә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның августында Кама Тамагы районында яшәүче хатын 6 айлык улын кыйный. Ул баланы елаган һәм көйсезләнгән өчен җәзалый.
Аннары сабыйны Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Палатада әни кеше елаган баласына тагын суга. Ул малайның аягына караватның металл таягы белән бәрә. Сабыйның боты сына. Әни кеше бу травма турында табибларга әйтми. Берничә көн узгач, ул тагын баласын кыйный. Бу юлы баланың ике иңбаш сөяге сына. Аннары хатын хастаханәдән чыгып китә.
Җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контрольдә тота, хатынны сак астына алганнар. Эш судка тапшырылган.