news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 2027 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм артачак

news_top
Татарстанда 2027 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм артачак

2027 елдан башлап Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм 950 млн сумга кадәр арттырылачак. Бу максатларга акча республика бюджетыннан бирелә.

Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сыерлар асрауга субсидияләр бер башка 6,3 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылды, бу аларның баш санын шәхси секторда саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мөгезле эре терлекләр симертү фермалары төзү юнәлеше кертелә. Ә атчылык программасы кысаларында ярдәмче хуҗалыкларда атлар сатып алуны һәм тотуны субсидияләү күздә тотыла», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

Сыерлар асрауга субсидияләр бер башка 6,3 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылды.

Фото: © «Татар-информ»

Министр ассызыклаганча, мондый ярдәм чаралары Россиянең башка төбәкләрендә юк. Шулай ук, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга үгезбозаулар сатып алуга ярдәмне гамәлгә кертү соңгы елларда беренче тапкыр шәхси секторда терлекләрнең баш санын киметүне туктатырга мөмкинлек биргән. Шушы программа нигезендә 1,4 мең баш үгез малы сатып алу нәтиҗәсендә республикада терлек саны артуга ирешелгән.

«Терлекләрне читтән түгел, ә республикабызда сатып алырга тырыштык», – ди Марат Җәббаров.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен «Агромотиватор» гранты гамәлгә кертелгән. Тугыз кеше мөгезле эре терлек симертү, яшелчәчелек, кошчылык, товар балыгы үрчетү һәм терлек азыгы культуралары үстерү буенча үз агробизнесын башлап җибәрүгә акча алган инде.

Министр сүзләренчә, кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 1,8 млрд сум каралган, шуның 1,4 млрд сумы фермерларга бирелгән. Гомумән алганда, агросәнәгать комплексына ярдәмгә 16,6 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль казнадан – 4,2 млрд сум.

«Бюджетта чикләүләргә карамастан, ярдәмнең барлык чараларын да саклап калып булды. Республика хуҗалыкларына 11,1 млрд сум күчерелгән, ягъни еллык лимитның 67 проценты дигән сүз. Хәзерге вакытта сайлап алулар дәвам итә. Октябрь аенда тагын 2 млрд сумга якын акча җибәреләчәк», – дип белдерде Марат Җәббаров. Быел авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук, кыска срокка исәпләнгән 32,8 млрд сумлык 248 ташламалы кредит һәм 17 млрд сумлык 61 инвестиция кредиты алган.

«Зур инвесторлар кереп эшләү нәтиҗәсендә, кайбер районнарда уңай үзгәрешләр күзәтелә»

Фото: © prav.tatarstan.ru

Марат Җәббаров әйтүенчә, Татарстан Рәисенең терлекләр баш саны кимегән районнарда вазгыятьне яхшырту буенча парламентка юлламасында әйтелгән күрсәтмәсен үтәү юнәлешендә эш бара. Министр барлык районнарның да тырышлык куюын ассызыклады.

«Һәр район терлекчек буенча да, игенчелек буенча да үзенчә яхшы итеп эшләргә тырыша. Зур инвесторлар кереп эшләү нәтиҗәсендә, кайбер районнарда уңай үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, Әгерҗе районы бик авыр хәлдә иде. Анда хәзер зур комплекслар төзелә, бик күп җирләре эшкәртелә башлады. Киләсе елларга ул уңышлы эшләп килүче районнар исемлегендә күренер, дип ышанам.

Шулай ук, Минзәлә районында терлекчелек буенча хәлләр мөшкел иде. Кайбычта да «Август» агрохолдингы эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәл яхшыра. Мондый уңай мисаллар республикада күп. Без барыбыз да районнарда яңа проектлар эзләү өстендә эшлибез. Зур булса да, кечкенә булса да, аның районга файдасы зур. Ләкин, ничек кенә тырышсак та, бөтен җирдә дә яхшы күрсәткечләргә ирешеп бетеп булмый. Авырлыклар аркасында кайбер фермерлар терлек санын киметә», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

Агросәнәгать комплексына ярдәм итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларында билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар