news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган укытучы кызга хөкем карары үзгәрде

news_top

Татарстан Югары суды моңарчы укытучы булып эшләгән 21 яшьлек кызга карата хөкем карарын йомшартты. Ул 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган өчен хөкем ителгән иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тукай районында укытучы кыз былтыр сентябрьдә көнчелектән ярсып, сөйгән егетен пычак белән яралый. Суд аны алты ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

27 майда булган суд утырышында хөкем карарын йомшарттылар. Бу кыз алты ел ярым урынына биш ел төрмәдә утырачак. 

Фаҗига Тукай районының «Татарстан» совхозында була. Көллияттә укучы 17 яшьлек егет үзенең йортында яралана. Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче сөйгән кызы аның аркасына һәм күкрәгенә пычак кадый. 

«Беренче көннән үк улым авыр хәлдә. Табиблар сүзләренчә, аны бирегә вакытында китереп җиткергәннәр, бераз булса, ул кан югалтудан үләр иде. Операцияләр, донорлар каны, табиблар тәҗрибәсе ярдәм итте. Бердәнбер улымны саклап калган өчен аларга рәхмәт», — ди егетнең анасы Светлана Флоридовна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар